Хезмәт

Көтүлеге шәп, тик кигәвеннәре...

Менә тагын көтү чираты җитте. Көн эссе, матур. 28 сыер, шул чама сарык малы.

Көтүлек бездә проблема түгел, бер дигән урында көтәбез. Элекке кебек яңгыр-эссе дип тә кайгырасы түгел, машина белән генә көтәбез. Барысы да шәп булыр иде дә, тик төштән соң кигәвеннәр котырды.
Мескен малкайлар чыдый алмый, әле көтүләре белән бер якка чабалар, әле икенче якка. Ашауда гамьнәре калмады. Шушмадан куып чыгарып булмый мескеннәрне. Көн дә шул хәл булса, нишләрләр дип малларны жәлләгән идек - ярый әле көннәр бераз сүрелде.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: