Хезмәт

Кунакханәләрдә ниләр бар? (Көнче хатын, хыянәтче ир һәм сөяркәләр турында администратор күзәтүе)

Бездә булган хәлләрне сезгә дә сөйләргә булдым. Табиблар сере кебек, мин дә исемсез яки исемнәрне үзгәртеп сөйләрмен.

 Ак күлмәк, кара итәк. Сул як күкрәгемә – бейджик, йөземә елмаю тагам. Казанның зур булмаган кунакханәсендә җиде ел дәвамында администратор эшен башкарам. Бездә булган хәлләрне сезгә дә сөйләргә булдым. Табиблар сере кебек, мин дә исемсез яки исемнәрне үзгәртеп сөйләрмен.

Уртача бәяле кунакханә, «гаилә кунакханәсе» дип атыйбыз үзебезне. Килгәннәрнең 50 проценты гына башка шәһәрнекеләр. Калган яртысы – казанлыларыбыз.

Гадәттә, иң кызык хәлләр шулар белән була. Казанда торыр урының булып нинди юллар кунакханәгә китерә ала инде?! Өйдән, өйдәгеләрдән ял итәргә, берсен дә күрергә теләмичә киләләр. Бар, әлбәттә, өйдә буядык, буяу исе килә, дигәннәре, йә тараканнардан агу сиптек, шуңа килдек дип акланганнары да. Елмаюымны яшерәм, дөрес эшләгәннәр, буяу исе иснәп ятарга инде! Миңа нәрсә, минем алда аклану урынсыз, мин эштә. Алай дисәң, 24 сәгать буена мин үземне ресепшн өстәле алдында патшабикә сыман хис итәм. Телим икән – кертәм, кунак ошамаса, кертмәскә дә мөмкинмен. Аннары тәртип урнаштырган булам, имеш, артыгын шауламагыз, бүлмә эчендә тәмәке тартмагыз.
Моннан бер-ике ел элек ай саен безгә бер министрлыктан бер абзый йөри иде.Таракан-фәлән дип акланып тормый, ял итим әле дип уза иде. Ял итәргә ярдәмгә студент кызлар киләләр. 60 яшьләр тирәсендә, тазарак кына, артык әдәплелек белән аерылып тормады, ләкин уйнашкан булып, күзен кысып йөрде.

Шулай берәр ел тирәсе килеп йөргәндер инде. Ә безнең коридорларда камералар эленеп тора. Аерым бүлмәдә камерага тоташтырылган махсус приставка белән компьютер тора. Чиновник, бүлмәсеннән студент кыз белән чыккан арада, күзе камерага төште. Озак уйламыйча, каерып та төшерде шуны. Ул яздырылган язуларның кайда да булса саклана икәнлеген аңлау өчен күп тә кирәкми инде югыйсә... Сыдырып төшерүнең мәгънәсезлеген аннан соң булса да аңлаган микән ул? Тик бер айдан килгәч, күзенә карап, сез кара списокта, дигәнгә үпкәләде.

Бүлмәгә кергән кеше турында без берсенә дә мәгълүмат бирмибез. Урамнан керсә дә, телефоннан шалтыратса да. «По запросу полиции» – җавабыбыз шул. Берсендә төнге бердә ишекне каерып ачып, 40 яшьләр тирәсендәге зур гәүдәле хатын килеп керде. Керә керешкә: «Где он?» – дип кычкыра. Сакчыбыз әле сүз дә дәшәргә өлгермәде, кунакларны уята дип, мин атылып чыктым.

– Кемне эзлисез? – дим.
– Минем ирем монда, машинасы кунакханә кырыенда тора. Кайсы бүлмәдә ул? – ди.
Фамилиясен атый. Мин инде, анкеталар ягына карамыйча да, запрос буенча гына дим. Хатын, берничә минут сүгенеп басып торганнан соң, кемгәдер шалтырата башлады. Исем-отчество белән дәшеп, миннән зарлана. Жәлләдем ул Фәлән Фәләновичны.Төнге ике тулып килә бит инде. Файдасы да булмады, дөрес шалтыратмаган, күрәсең. Бераз тынычланыбрак, мин монда сезнең диваныгызда кунам, иремне көтәм, дип, тәмәке тартырга чыгып китте. Мин тиз генә анкеталарны актара башладым. Юк бит! Юк бездә андый кеше! Ничек машинасының безнең кунакханә каршында торганын да белмим. Хатынны да жәлләп куйдым, никтер йомшак күңелле инде үзем. Юк, минәйтәм, ирегез монда, гадел итеп, күзенә карыйм. Ышанмый. Сез аны яклыйсыз, миннән качырасыз дигән була. Бик кирәк ди инде, чукынсын шунда. Төнге ике, сезнең «Санта-Барбара»гыздан күзләр йомыла. Тәрәзә каршында, бу хатынны ничек чыгарып җибәрергә икән, дип торганда, теге машинага бер ир кереп утырды да китеп тә барды. Хатын, күзләрен шар ясап, артыннан чыгып «очты» – өлгермәде. Күрмәде аны ире. Хатын, яңадан кереп: «Сез аны кисәткәнсез, тәрәзәдән чыгаргансыз», – дип гаепли башлады. Аннан, башына суккан кебек, тиз генә такси чакыртуны сорый башлады. «Ирем өйгә кайтып керүенә өйдә булмасам, бетте баш», – ди...

Бер номерга аерылган ир белән хатын килде. Үзара мөнәсәбәтләрен сөйләшергәдер инде. Матур гына киенгәннәр, әдәплеләр. Кичке алтылар тирәсендә керделәр. Бар да әйбәт кебек тоелды. Бер шешә аракы алганнар, сок, закуска. Төнге икедә сакчыбыз камерада нидер күреп, шул номерга «очты». Аның артыннан, ни булды икән дип, мин чабам. Ир хатынының борынын сугып сындырган, гөрләп кан ага. Берсе елый, икенчесе, үзең гаепле, дип сүгә. Ашыгыч ярдәм, полиция хезмәткәрләрен чакырттым. Ир, куркудандыр инде, чыгып китте. Хатыны, хәзер заявление язам сиңа, дип үкерә. Ир артыннан ишекне бикләп куйдым. Ярты минут та үтмәде, теге, кире керергә җыенып, ишекне дөмбәсли башлады. Ачмыйм. Җене котырып, стеклопакетка суга башлады. Яный, акыра, сүгенә. Бер мәлне стеклопакет коелып төште. Үзе дә көтмәде бугай болай булуын – борылып чапты. Ашыгыч ярдәм, полиция да килеп җитте. Хатынны хастаханәгә алып киттеләр, ир качкан инде. Мин, тәрәзәне ваттым дип, гариза яздым. Тик җинаять эше ачмадылар. Ул түләргә вәгъдә бирде, диделәр. Түләмәде инде – үзебез куйдык. Ә хатын гариза язмаган...

Дөресен әйткәндә, мондый хәлләр сирәк була. Калган вакытларда бездә тыныч. Берничә көнгә килгән кунаклар белән аралашып дуслашып та каласың. Күңелле монда, яратам эшемне. Бигрәк тә кешеләрне.

Зәринә ШИҺАПОВА.
Фото: pixabay.com/ru

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: