Күңел инде язны сагына...
Белеп җырлый Салават: «Әле генә кергән идек шау чәчәкле майларга»... Көннәрнең бер-бер артлы үткәнен, җәйләрдән көзгә күчеп баруыбызны сизми дә калабыз шул...
Авылда «көз исе» инде. Көзнең билгеләре һәркайда үзен сиздерә. Хикмәт билгеләрдә генә дә түгел, ә сала кешесенең күңелендә ахрысы. «Кичәге кич күңелгә моңсу моң салды. Кинәт салкынаеп киткән кич, көздә генә була торган әче сагыш – күңелне кисеп кенә ала торган тойгыны уятты. Җәй тәмамлана бит!? дигән уй йөрәкне сыздырып узды. Юк әле, җәй бетмәгән. Июль азагы гына! Көзләргә ерак әле, дип шатландым», – дип язган иде инде моннан бер айлап элек бер танышым үзенең «ВКонтакте»дагы битенә (бернинди төзәтүсез бирелә).
Нигәдер бала чактан ук күңелгә керә иде ул августтагы моңсулык. Җәйге каникуллар бетә дигәннән туган моңсулык кына булмагандыр ул, чөнки мәктәпне гомерем буе яраттым. Көз дә иң яраткан ел фасылым иде (әле көзнең дә яңгырлысын, елагын ярата идем). Бу моңсулык әлегәчә, күпме еллар үтсә дә, һаман кабатлана: аны сизми, тоймый, күрми калып та булмый. Һавага да, агач-үләннәргә дә, агымсу өстенә дә сарыла ул. Таңнар да, кичләр дә башкача була бу чорда. Бигрәк тә кояш баер алдыннан арта әлеге моң. Табигатьтә андый моңсулык фәкать карлар эреп беткәндә генә кабатлана. Җирләр ачыла гына башлаган вакыт. Бар җирдән дымлы, моңсу һава бөркелә. Күңелне мөлдерәмә тутыра торган чор ул да. Мин генә түгел, язгы һәм көзге моң турында башка кешеләрдән дә еш ишетергә туры килә.
Шушы вакыт җитсә, авыл кешесе инде күңеле белән көзге эшләрне барлый башлый. Көзге эшләрне генәме икән? Җәй никадәр иртә килсә, соң китсә дә, барыбер җитми ул. Ел саен планлаштырган дөнья кадәр эшләр өелеп кала. Иртә язда бу җәйдә күпме план корасың, әллә ниләр эшләрсең кебек тоела. Тик быел да шуны эшли алмадым яки шунда бара алмадым дигән үкенечләр ел да табыла. Сентябрьгә бик өметләнеп тә булмый, аның ничек киләсен белеп булмый. Исән-имин бәрәңгеләрне казып алып, урнаштырсаң,өченче катка печән басуларын җыештырып, тәртипләсәң, бакчаларны кышка әзерли алсаң да шөкер итәрлек кенә була.
Әмма, телибезме-теләмибезме, без әзерме-юкмы, табигатьнең үз кануннары. Исәп инде көнләп-сәгатьләп көз файдасына эшли. Ул ашыгамы, без акрынрак кыймылдыйбызмы, белгән юк. Вакыт агышына һич тә ияреп өлгереп булмый. Җирләрен эшкәртеп, агач-куакларын бәйләп кергәндә мин ел да: «Язга кадәр!» – диеп саубуллашам. Көзләргә кереп барганда да инде күңел якты, матур язларны сагына башлый. Алда әле караңгы көзләр, салкын кышлар дип күңелнең бер почмагы сулкылдый. Көзнең алтынга күмелгән матур чакларын, кышның ак, саф карларын исеңә төшер, ди аңа икенче бер почмагы. Җаннар тыныч булсын, имин көзләр килсен дип телә ди өченче почмагы...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев