Күңел кылын мең кат кузгат, хисләремне кат-кат сызлат...
Иҗат — яшәү рухы
Язмыш
Язмыш белән беркөн шулай,
Алдык әле сөйләшеп.
Күңел-сандык ташып ашты,
Тыйнак кына серләштек.
Сөйләшә торгач йөрәктән
Хисләр кайнарлап чыкты.
Әрнү, сагыш, үкенүләр
Бер мизгел тулып акты.
Шушы сынауларың белән
Бәгырне мең кат телдең,
Үз эчемдә сызлансам да,
Бирешмәм сиңа, дидем.
Гомер буе үзгәрмичә
Авыр юллар ярсам да.
Син бит миңа насыйп иттең
Тормышны яратырга.
Рәхмәт, кырыс булсаң да син,
Өйрәттең хак яшәргә.
Җаным яралы булса да,
Яши мәхәббәт миндә.
Җиңел түгел
Җиңел түгел безнең язмыш,
Катлаулы юллар язылган.
Тик шулай да авырлыкка
Сабыр иткән, түзә алган.
Җиңел түгел, гомер буе
Сыналган юлдан баруы.
Күңелләр китек булса да,
Бар өмет тулы булуы.
Катлаулылык та кирәктер,
Тормыш тәмен белер өчен.
Бирешмичә бу язмышка,
Яшәү көчен барлар өчен.
Җиңел түгел беркемгә дә
Кырыс язмыш кочагында.
Моң-зарларны түкми-чәчми
Яшиләр үз учагында.
Күңел кылын мең кат кузгат
Күңел кылын ник кузгаттың?
Хисләрне ерак тараттың...
Тыела алмыйча таңда,
Моң-сагышлар акты анда.
Шушы якты утка кереп,
Язмышымны бизим, диеп.
Күпме гомер яндым, көйдем,
Сынсам да, сыгылмам, дидем.
Күңел кылын мең кат кузгат,
Хисләремне кат-кат сызлат.
Бу халәткә ияләндем,
Мин шуңа да бәхетлемен.
Күңел ярасы
Болытлар агыла еракка,
Аның да юллары борчулы.
Белә ул Җир-Ана йөрәгенең,
Сагышка күмелгән чаклары.
Җир кайгысын күтәреп иңендә,
Ак мамык карала офтанып.
Кысыла тыннары, киң күктә
Ачынып елыйлар, сыкранып.
Яңгыр кулын суза,
Җир өстенә,
Төзәтергә теләп ярасын.
Бер мизгел юасы иде лә,
Сугышның бик яман карасын.
Болытка ияреп тетрәнгән,
Кем генә юк икән, сыкранган.
Бар авыр уйларны таратып,
Тынычлык теләгән чакларда,
Я, Раббым, җаннарга юл салсаң.
Я, Раббым, җаннарга юл салсаң.
Чулпан Габделганиева,
Кариле авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Комментарии
0
0
Молодец, Чулпан
0
0