Күрше хакы
Газиз дин кардәшләрем, бүген без һәрберебез өчен дә бик әһәмиятле булган бер мәсьәләгә тукталып китәрбез
Әгүүзү билләәһи мин әш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир рахииим...
Газиз дин кардәшләрем, бүген без һәрберебез өчен дә бик әһәмиятле булган бер мәсьәләгә тукталып китәрбез. Сүз күршеләр, күрше хакы, күрше белән Аллаһ Тәгалә риза булырлык һәм сөекле Пәйгамбәребез (с. г. в.) сөннәте буенча ике арада булган мөнәсәбәтләрне җайга салып, бер-береңне хөрмәт итеп яшәү турында әңгәмә корырбыз.
Әхмәд, Тирмизи хәдисләр җыентыгында дан тапшырылган Пәйгамбәребез (с. г. в.)нең хәдисенә тукталып китик әле:
— Көннәрдән беркөнне Аллаһның илчесе безгә мөрәҗәгать итеп шундый сүз әйтте, ди. «Кем миннән берничә нәсихәт, киңәшне ала, аларның үз тормышында куллана, яисә кулланырдай кешеләргә тапшыра ала», — дип сорады ди. Шулвакыт мин (Әбу Һөрәйрә (р. г.) — ред.) беренче булып, йә Расуләллаһ мин, дидем.
Шуннан соң Пәйгамбә-ребез (с. г. в.) аңа нәсихәт бирер алдыннан кулын тота. Игътибар итегез, ничек итеп мәрхәмәтле ана, ата үзенең кечкенә баласына кочаклап нәсихәт биргән кебек яисә әби-бабай үзенең оныгын алдына утыртып дәресен биргән кебек, Пәйгамбәребез дә шушы ир кешегә, ягъни Әбу Һөрәйрәгә (р. г.) сүзләре күбрәк үтсен, тәэсире көчлерәк булсын өчен аның куллларын үз кулына ала һәм түбәндәгеләрне җиткерә:
— Аллаһ харам кылган нәрсәләрдән саклан — шул вакыт син иң гыйбрәтле кешеләрдән булырсың;
— Аллаһ биргән насыйбыңа риза бул — иң бай кешеләрдән булырсың;
— Үзеңнең күршеңә гүзәл, яхшы мөгәләмә кыл — иманлы, мөэмин булырсың;
— Үзең өчен сөйгәнне калганнар өчен дә сөй, үзеңә теләгәнне калганнарга да шуны телә — мөселман булырсың;
— Күп көләргә гадәт-ләнмә — күп көлү калебне үтерә.
Шушы нәсихәтләр арасыннан күршеләр турында әйтелгәненә тукталып китик әле.
Татар халкында «Күрше хакы — Аллаһ хакы», дигән әйтем бар. Бу хәдис булмаса да, халкыбызның күршеләребез турында иң үтемле сүзләрнең берседер. Шулай ук безнең халыкта иң якын күршене «ут күрше» дип атап йөртү дә бар. Борын заманнарда, әле шырпы булмаган вакытларда, кешеләр бер кабызган утны учакта сүндермичә тотканнар. Ниндидер сәбәп белән ут сүнсә, ут алырга иң якын кешеләргә кергәннәр. Андый изгелекле кешене «ут күрше», дип атаганнар. Димәк, күрше сүзе ул буш сүз түгел. Бу турыда Пәйгамбәребез (с. г. в.), — «кем Аллаһка һәм ахирәт көненә иман китерсә — күршесен хөрмәтләсен», дигән. Мөселманның күршесенә булган хөрмәте Аллаһка һәм ахирәткә булган иманының күрсәткече булып тора.
Сөекле Пәйгамбәребез-нең остазы Җәбраил фәрештә һәрдаим аның янына килеп дәресләр бирде һәм Пәйгамбәребез (с. г. в.): — Җәбраил фәрештә миңа дәрес бирергә килгәч, күрше хакында шул хәтлек күп нәсихәтләр җиткерде ки, хәтта мин күршемне варисым булыр дип фикерләдем, ягъни үлгәч бар малымны күршемә калдырасыдыр, дип уйладым, ди.
Кем соң ул күрше? Бу сорауга без тормыш иткән кешеләр буларак, түбәндәгечә җавап бирәбез — ул синең белән янәшәдә уң, сул, арт, алда яшәүче кешеләр.
Галимнәребез әйтә: әгәр бер җирлекнең гореф-гадәте буенча ул синең янәшәңдәге кеше сиңа күрше булып саналса, димәк ул күршенең синең өстеңә күрше хакы төшә һәм күршеләрнең кайсысының ишеге сиңа якынрак булса, аның хакы синең өстеңдә зуррак була.
Сахих әл-Бухари җыентыгында китерелә: Гәйшә р. г. — «Әй Аллаһның илчесе, ике күршем бар, кайсысына күчтәнәчне бирим», дигән? Пәйгам-бәребезнең җавабы — ишеге якынрак булганына, диде.
Кешенең күршесенә никадәр мөгәмәләсе якынрак булса, Аллаһ ул бәндәне күбрәк ярата. Бу турыда хәдисләрдә ачык әйтелә. Тирмизи, Ибн Һиббән һәм башка хадисләр җыентыгында түбәндәге дәлилләр китерелә.
Пәйгамбәребез (с. г. в.) сорау бирә, — «Аллаһ каршында ике дусның кайсысы сөеклерәк, яхшырак? Һәм үзе үк җавап бирә: — «Ике дусның кайсы бер-берсенә яхшырак, шунысы Аллаһка сөеклерәк», ди.
Күршеләр хакын галимнәребез берничә дәрәҗәгә бүләләр:
— Әгәр синең күршең булып торган кеше сиңа туган кеше булып чыкса һәм мөселман кардәш булып чыкса, синең өстеңдә аның өч хакы бар: мөселман хакы, туган хакы, күрше хакы;
— Әгәр синең күршең туган булып чыкмаса, ләкин мөселман кардәш булса, монда синең өстә ике хак тора: мөселман хакы, күрше хакы;
— Күршең синең туганыңда, мөселман кардәшеңдә түгел, хәтта башка дин әһеле булса да, синең өстеңдә бер хак кала — ул күрше хакы.
Ерак тарихтан берничә мисал китерик әле. Күренекле сахаба Габдуллаһ бине Гамер (р. г.) өенә кайтуына сарык суелган иде һәм шуны күргәч ул, яһүди күршебезгә күчтәнәч керттегезме, дип сорады.
Сәләфләрнең берсенең өенә тычканнар ияләшә һәм бу үзенең зарын белдергәч, киңәш бирәләр: син бер яхшы песи алып кайт, бер кичтә бөтен тычканыңны куып бетерә ди.
Ул уйлый: яхшы фикер бит, бер песи алып куям да, тычканнар качып бетә, әмма шулвакыт аның башына сорау килә, ә ул тычканнар кая китә соң, алар бит күршеләргә керә һәм киңәш бирүчеләргә җавап әйтә:
— Әгәр дә мин песи алсам, тычканнар күршеләргә кереп китә, бар зыянны аларга салачак, шуңа песи алмыйм ди. Менә бит күрше хакында ничек уйлаганнар!
Мөхәммәд ибн үл Шәһм (р. г.) дигән сахаба үзенең өен сатарга уйлый. Сатып алучылар килә, өйне карыйлар, ошаталар, өйнең бәясе турында сөйләшә башлыйлар.
Хуҗа әйтә: өйнең бәясен беләсез инде ди, ул инде килешенгән, ләкин, (күршесе ягына төртеп күрсәтә) бу күрше өчен күпме түлисез, ди? Аның күршесе, шулай ук сахабаларның берсе — Сәгыйт бине әл-Гас була (р.һ.) була.
Сатып алучы аптырашта кала: күрше хакы да сатыла мени, ди. Өй өчен генә түгел, күрше өчендә түләргә кирәк буламы, дип сорый.
Хуҗа җавап бирә: — Әйе, ничек инде түләргә кирәк булмасын? Ул күрше һәрвакыт кереп синең хәлеңңне сорый. Сине күрсә, сиңа сәлам бирә. Ерак юлга китсәң, йортыңны карап тора. Өеңә кайтсаң, күчтәнәч белән каршы ала. Әйбер сорасаң, ярдәм итә. Сорамасаң да беренче булып ярдәм кулын суза. Берәр авырлык килсә, авырлыгыңны җиңеләйтә, ди.
Күршесе турында әйтелгән сүзләрне Сәгыйт бине әл Гасның үзенә (р.һ.) ирештерәләр, аның шулкадәр күңеле була, шатлана һәм ул күп итеп акча күтәреп керә, күрше, өеңне генә сатма, чөнки күрше кыйммәтерәк булган саен өйнең дә бәясе арта, ди.
Хөрмәтле кардәшләр, бүгенге көндә без авыл җирендә яшибез, авыл кешеләре тормышны күршеләр белән алып бара, күрешәбез, аралашабыз, хәтта бер белмәгән кешеләр белән дә исәнләшәбез. Шәһәрләрдә бу мәсьәлә аксый, бер-берсен белмиләр, исәнләшмиләр, бер-бер-сенә йөрешмиләр, дип сөйләсәк тә, бездә дә бу начар күренеш акрынлап колач җәя.
Бу мәсьәләгә һәрберебез игътибар итсә иде. Синең бәлки хәлең әйбәттер, ә күршенең хәле әйбәтме икән, ни хәле бар икән аның, шул турыда белә-безме, уйлыйбызмы? Пәйгамбәребез (с. г. в.)нән килгән хәдисне истән чыгармыйк: «Күршесендә ач кеше була торып, үзе тук хәлендә ятып йоклаган кеше миңа инанмаган булыр».
Күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, дин әһеле Ризаэтдин Фәхретдин күршеләр турында менә нинди фикер әйткән: «Кардәшләрегездән соң сезгә иң якын кешеләр — күршеләрегез. Шуңа күрә күршеләрегез белән дус һәм тату торыгыз. Шатлык һәм кайгыларын уртаклашып, авыру вакытларында хәлләрен белешеп торыгыз, хезмәтләре булса башкарыгыз. Алар өчен һәрвакыт хәер-догада булыгыз.»
Күрше күршегә гел кирәк. Бер-береңә ярдәм итмичә, дус булмыйча яшәп булмый. Исламда гадел мөселман күршенең урыны һәм дәрәҗәсе турында бихисап данлау сүзләре әйтелә. Ә начар күрше хакында нәрсәләр әйтергә мөмкин соң? — Начар күрше ул Аллаһының рәхмәтеннән мәхрүм кеше. Бу тормышта Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте һәр яхшылыкның нигезе булып тора. Начар күрше бу мәрхәмәттән мәхрүм ителгән. Һәрберебез Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтеннән мәхрүм ителгәннәрдән булмыйча, бер-беребезгә яхшы күршеләр булып гомер кичерсәк иде.
Рамил хәзрәт Гыйльманов,
Балтач бистәсенең «Ислам нуры» мәчете имам-хатыйбы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев