Хезмәт

Күз яшьләре белән килгән җиңү

1945нче елның апрель ае.

Реклама

Бу көннәрдә сугыш хәрәкәтләре фашистик Германиянең башкаласы Берлин тирәсендә бара, минуты-сәгате белән Берлинның «тезләнүен», Җиңү хәбәрләрен зарыгып көтәләр. Телеграф баганасына беркетелгән радиорепродукторлар көне-төне безнең гаскәрләрнең уңышлары турында хәбәр биреп тора.
Советлар Союзының бөек бәйрәме итеп үткәрелә торган 1нче май көненә багышланган митинг ул елны Балтачта - район мәдәният йорты каршында узды. Җыелган халыкның күңелләре күтәренке, фронттан җиңү хәрәкәтләре турында яңадан-яңа шатлыклы хәбәрләр килә тора.
1945нче елның 9нчы май көнне радиодан атаклы диктор Левитан тантаналы тавыш белән безнең гаскәрләрнең немец фашистларының төп оясы булган Рейхстагны яулап алулары һәм фашистларның берсүзсез капитуляция ясаулары турында хәбәр итте. Бу Бөек Җиңү турындагы хәбәр Балтачның барлык халкын аякка бастырды: халыкның олысы-кечесе дә, сугыш кырларында җәрәхәтләнү сәбәпле, өйләренә кайткан фронтовиклар да урамга агылды. Кешеләр дулкынланып, шатлыктан бер-берсен Җиңү белән тәбрикли, берсен-берсе кочаклый, куллары белән бер-берсенең иңбашларын, аркаларын коча, үбешәләр, сөенечтән җырлап та җибәрәләр.
Менә район үзәге булган Балтачның мәдәният йорты янындагы трибунага район җитәкчеләре, районның күренекле кешеләре, хәрби комиссариат вәкилләре күтәрелде. Җиңү көненә багышланган митинг башланып китте. Чыгыш ясаучылар халыкның Җиңү яулау өчен куйган фидакарь хезмәтләре, безнең данлыклы гаскәрләребезнең хәрби уңышлары һәм алда торган бурычлары турында сөйләделәр. Иң беренче бурыч итеп, сугыш китергән җимереклекләрне төзәттереп, тыныч тормыш шартларында яшәүне оештырырга, язгы чәчү эшләрен тиешле вакытта төгәлләргә өндәделәр.
Җиңү бәйрәме уңаеннан, кешеләр һәрбер йортта кызыл флаглар күтәрделәр. Бу көндә халыкның шатлыгы чиксез иде. Митингтан соң, бәйрәм көненең икенче өлеше башланды. Һәрбер өйдә, мөмкинлекләреннән чыгып бәйрәм ашлары белән кунакларны сыйлыйлар. Ирләр һәм егетләр күз яшьләрен тыя алмыйча, бергә окопларда яткан, соңгы суырырлык тәмәкеләре белән уртаклашкан, тик кайта алмый, яу кырында ятып калган иптәшләрен сагынып искә алалар.
Безнең өйдә дә Җиңү шатлыгы хәсрәт күләгәсе белән капланган килеш калды. Минем абыем Әнвәр Балтач урта мәктәбендә сызым укытучысы булып эшләгән иде. Сугыш башлануның беренче көннәреннән үк армиягә алынды. 1941нче елның август аеннан алып аның бер хәбәре дә булмады, ул хәбәрсез югалды. Без аны Киев шәһәре өчен булган сугышларда, Днепр елгасына батып үлгәндер дип уйладык.
1945нче елның 9нчы май көнен мин Балтач урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы буларак каршыладым. Хәзер инде мин туксанга якынлашам. 1950-1963нче елларда Балтач һәм Яңгул урта мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләдем. Хезмәтемдәге уңышларым өчен «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе белән бүләкләндем. 1963нче елдан алып Яр Чаллы мәктәпләрендә укытып, лаеклы ялга чыктым. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшим.
Ата-бабаларыбызның, әни-апаларыбызның җан әрнүләре, аяусыз батырлыклары бәрабәренә яулап алынган җиңүнең кадерен белик, җәмәгать. Тыныч-имин тормышта дус-тату яшик! Саҗидә Сәгъдиева (Капкаева)
Рәсемдә: автор тормыш иптәше Шәүкәт Сәгъдиев белән.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: