Хезмәт

Күзләреңдә күкләр зәңгәрлеге

Гаилә. Әлеге сүзне әйтүгә күзалдына, әти, әни һәм бала килеп баса. Ике ягында ике канаты булган балалардан да бәхетле кеше юктыр дөньяда. Аллаһыга шөкер мин дә шундыйлар рәтенә керәм.

Иң газиз кешеләрем Кенәбаш авылында гомер итәләр. Әтием Мансур һәм әнием Рәйсә әлеге авылда туып-үскән кешеләр. Район үзәгеннән фатир бирәбез дигәндә дә алар туган туфракларына хыянәт итмичә, тау башына урнашкан авылларында яши биргәннәр. Әтием туры сүзле булса, әнием яралы күңелне бәйләп, сызламасын өчен майлап куя алырдай кеше. Аның кебек әни һәрбер балада булса да, минем горурлыгым да, киңәшчем дә, кирәк чакта күзләремне ачучы да ул.

Язның беренче ае ел саен гаиләбездә матур бәйрәм - әниебезнең туган көнен билгеләү белән башланып китә. Ә быел ул бигрәк тә матур дата булып тора, чөнки өебезнең җылы учагын саклаучы әниебезгә бүген 60 яшь тулды.

Әниемгә нинди сыйфатлар хас соң дип уйланам. Ул тугры хатын, үрнәк әни, йомшак һәм хөрмәткә лаек әби һәм дәү әни. Көне иртәнге 5 тулганчы башланып, кичкә кадәр аяк өстендә эш башкаруда ул. Эшләгән чагында да, хәзер дә ул өйдәге бар нәрсәнең наять булуын теләде, безне дә үз үрнәгендә шуңа өйрәтте. Үз әнисеннән өйрәнеп калган гади генә серләргә башта безне төшендерсә, хәзер инде оныкларын да шул тәртиптә тормыш алып барырга өйрәтә. Үземне хәтерли башлаганнан бирле әнием фермада эшләде, лаборант та, сыер савучы да, ферма мөдире дә булды ул. Тик гаиләсен беркайчан да икенче планга куймыйча, әтиебез нык авырып киткәч, эшен калдырып аның янәшәсендә булды. Әниемнең беркайчан да уфтанганын ишеткәнем юк, ул һәрчак тормышка оптимистларча карап, шөкер итеп яши.

Әниемнең кулларыннан килмәгән эше юктыр, бары техникадан гына бик курка ул. Ә менә чын хуҗабикә буларак гөлләр үстерүенә, төрле-төрле төсләрдән оекбашлар, җәймәләр бәйләп куюына күпләр сокланып туя алмый, серләрен сорап килүчеләр дә бар.

Һәркөн иртән иң беренче эшем - әнигә шалтырату, аның хәлен белү. Авырган чакларында да тавышын көр итеп сөйләшергә тырыша ул, чөнки безне борчыйсы килми шул аның. Шулай да ана белән бала күңеле күренмәс мең кат җепләр белән бәйләнгән. Аның күңеле сыкрап торган чакны да, авырганын да тиз сизенәбез. Тормышта аңа күп кенә югалтулар кичерергә дә, дөрессезлекләр белән көрәшергә дә туры килде, ләкин мин аның беркайчан да кеше алдында күз яшен түгеп, үзен жәлләткәнен күргәнем юк, дөрес, янәшәсендә терәк-таяныч булып, һәрчак киңәшләшер әтиебез булу да аның өчен зур файда шул. Гомер корып яши башлауларына да тиздән 42 ел була, ә алар әле һаман бер-берсенә булган хисләрен югалтмыйча, безнең өчен һәрчак маяк булдылар.

Әниебезнең киңәшләрен тыңлап кайчак ник укытучы булмадың икән син әни, дияргә яратабыз. Ул заманнарда укырга мөмкинлек булса, ул бәлки киткән дә булыр иде, тик 8 бала тәрбияләп үстергән әби-бабаема бу эш җиңел бирелмәгән. Ә менә безне белемле, тормышка яраклы, кешеләргә файдалы итеп үстерер өчен әти-әниебез күп көч куйды.

Кадерле әниебез, бүген сиңа 60 яшь тула. Әмма син безнең өчен һаман япь-яшь, иң гүзәл, иң изге, иң кадерле әни. Без агарткан чәчләрең, битеңдәге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде безне.

Киләчәктә көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Чөнки безнең туган йортыбызның яме сез. Ата-ана булмаса, әллә нинди сарайларның да яме калмый, алардан үтәли җилләр исә башлый. Ә әти-әни исән булса, карлыгач оясыдай кечкенә өй дә зиннәтле сарайдан зиннәтлерәк тоела.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: