Хезмәт

Лаешта фаҗига: 10 яшьлек бала үз-үзенә кул салган

Кичә Лаешта зур фаҗига булган: 10 яшьлек бала үз-үзенә кул салган. Бу турыда Татарстан Тикшерү комитетыныӊ пресса үзәге хәбәр иткән.

Хәзерге вакытта җинаять эше ачылган. Әтисе 10 яшьлек малаен мәктәптән өенә кайтарып куйганнан соӊ яӊадан эшенә китә. 2 сәгатьтән соӊ ишекне ача алмагач, аны ватып керергә мәҗбүр була. Керсә, бауда баласыныӊ үле гәүдәсен таба. Якыннарыныӊ әйтүенчә, гаилә яхшылардан саналган, бу малай да бокс түгәрәгенә йөри торган була, тәртибендә, үз-үзен тотышында ниндидер үзгәрешләр, тайпылышлар күзәтелмәгән.
Фото: evening

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: