"Үлемсез полк" сафына сине быел улым алып чыкты...
Яшь бабай, син исән чакта нишләп мин хәзерге кебек акыллы булмадым икән?
Исәнме, Яшь бабай... менә тагын очраштык... ничек тиз уза бу бер ел вакыт, сизелмәгән дә. Ә сугышта алай булмагандыр, әйеме? Елларга тиң көннәр булгандыр... кайчакта тормышта чарасыз калган чакларда егылып китеп елыйсы килә. Ә сез мең мәртәбә егылсагыз да еламагансыздыр. Әллә качып кына елаган чакларыгыз булдымы икән? Күңел бит... Мин бер генә көнгә авылдан аерылып торсам да үземне ятим, үксез, канатсыз итеп тоям. Ә сез, ничек түздегез икән ул сагынуга... ут, ядрә астында авылыңны сагыну ничек була икән ул... ай- һай таза, көчле йөрәк кирәк моның өчен...
Яшь бабай, син исән чакта нишләп мин хәзерге кебек акыллы булмадым икән? Нишләп мин синең янга гел бал ашарга, шаярып сөйләшергә генә кердем икән... Дәү әниле якның кадерле бер хатирәсе бит син...
Әнә, бәрәңге бакчасыннан башыңа битлек киеп менеп киләсең... ә мин монда кычкырам "Яшь бабай, исәнмеееее..." гел шушы күренеш күз алдында...
- Гаршия, каяле бал белән чәй эчерт әле бу матур кызга...
Яшь тәтә белән кара- каршы утырып чәй эчәбез...
...
Мин ул вакытта бала акылы белән сугышның нәрсә икәнен аңламаган сабый... 9 май көнне һәйкәл янына барып, чәчәкләр куеп, сугыш турында шигырьне матур итеп сөйләп кайтасы дип белүче ахмак булганмын...
Хәзерге балалар да алай тирән аңламый сугышны... инде аның үзен күрергә язмасын...
Яшь бабай, синең сугышчан батырлыгың белән кызыксынмаган, ул вакытта синең батырлыгыңны аңламаган кызыңны гафу ит яме...
Яшь бабай, тормыш шундый рәхәт, табигать белән бергә күңелләр дә яшәрә. Җиңүне дә елның иң матур вакытында яулагансыз... ул вакытта сез бу матурлыкны күрер хәлдә булдыгызмы икән? Нәрсә сорыйм... Җиңү шатлыгыннан хәтта канлы җир өсте дә ямьле тоелгандыр ...
Яшь бабай, хатымны тәмамлыйм, киләсе елга тагын язармын, Алла теләсә... минем әле сиңа әйтер һәм сорар сүзләрем бик күп... җавап югын белсәм дә...
Хуш, тыныч йокла...
"Үлемсез полк" сафына сине быел улым алып чыкты...
Лилия Гарифуллина, Көшкәтбаш
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев