Хезмәт

Ленинград блокадасы (Районыбызның тарихи китаплары язмаларыннан)

1943нче елның 18нче гыйнвар көнендә бөтен дөнья радиодан: «Җиде көн дәвамында барган каты сугышлардан соң Ленинград һәм Волхов фронты сугышчылары сугыш линиясендә кушылдылар.

Шуның нәтиҗәсендә Лениград блокадасын өзделәр», дигән белдерүне ишетте. Блокаданың тулысынча ачылу көне 1944нче елның 27нче гый-нвары.
Әйе, бу тарихи көнгә дә 70 ел!
900 көнгә якын дәвам иткән, миллион ярымга якын үлем китергән, ачлык, суыклык, сусызлык, ут, ягулык, транспорт булмау нәтиҗәсендә үлемгә дучар ителгән 2 миллион кеше яшәгән шәһәр язмышы... Блокада Ватан сугышы та-рихында миллионлаган кешеләрнең тормышында тирән яралар калдырган вакыйгаларның иң дәһшәтлеседер, мөгаен. Ленинградлылар шәһәрне ачлык үлеменнән саклап
калуда Ладога күле морякларын, кышын күл аша салынган боз юлыннан азык-төлек, корал ташыган сугышчыларның фидакарьлеген онытмыйлар. Ленинград блокадасы, Ладога күле вакыйгаларын үз башыннан уздырган, Волхов һәм Ленинград фронтларында сугышкан кайбер фронтовик райондашларыбызны искә алып китик әле.
«БУРАЗНАЛАРДАН СИРПЕЛГӘН ҖЫЛЫЛЫК» КИТАБЫННАН...
«Курмалалылар хәтерендә сакланган гыйбрәтле, авыр сугыш еллары истәлекләре байтак. Билгесез солдатлар, каһарманнар, геройлар әле һаман табыла. Шуларның берсе күптән түгел «Хезмәт» газетасында басылган. «Орден - күкрәгендә» дигән язманың герое Ватан сугышындагы батырлыгы өчен1945нче елның 6 февралендә үк Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән 93 яшьлек сугыш һәм хезмәт ветераны Гомәр ага Садыйков. (Бүгенге көндә инде вафат). Бу орденның тарихына кайтыйк. Ленинград блокадасы. Волхов фронты. Ладога күле. Солдатлар телендә «Үлем күле» дип йөртелгән ул. Гомәр агага бу исемнәр бар да таныш. Ул - 1941-1943нче елларда камалган Ленинград районында Волхов фронты сугышчысы, шофер. Ладога күле аша салынган боз өсте юлын - «Тормыш юлы»н яхшы хәтерли. 28 чакрым озынлыгындагы юлдан камалган шәһәргә азык-төлек, ягулык, корал ташый. Хәрби частьнең карусыз, үлемсез шоферы, гәрчә үлем аны һәр адымда сагалап йөрсә дә. Блокада ачылгач аңа «За боевые заслуги» сугышчан медале бирелә (1943 ел) һәм сугыш чоры булса да, 10 көнлек ялга җибәрелә.
«ТАШНЫ ЯРЫП ҮСКӘН ГӨЛЛӘР» КИТАБЫННАН...
Яңгул балалар йортында склад мөдирләре булып Әминә Сафиуллина, Шәмсиҗиһан Мөхәммәтгалиева (Җиһан Галиева) эшләгәннәр. Әминә дә, Җиһан да Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кыз фронтовиклар. 1943нче елның 4нче гыйнварында бергә сугышка китәләр, икесе бергә Ленинград фронты ПВО көчләренең 2нче полкында хезмәт итәләр. Ленинград оборонасы сугышчылары буларак, алар 1943нче елда «Ленинград оборонасы өчен» медаленә лаек булалар. Икесенә дә 1966нчы елда Жуков медале, 1985нче елда «Ватан сугышы» ордены бирелә.
«АЛГАРЫШ ТАШКЫНЫ, АК ҖИЛКӘННӘР» КИТАБЫННАН...
Готыф Хаҗиәхмәт улы Әхмәтов сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ике тапкыр Кызыл Йолдыз ордены, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Кронштадта артиллерия расчеты командиры буларак, Ленинград блокадасын үз башыннан кичерә, ачлык газапларын татый.
Нигъмәт Гыйльмуллин Ленинград фронтында каты яралана, инвалид булып кайта, укытучы булып эшли.
Яңгул авылы каһарманнары Габдулла Гарифуллин Ленинград фронтындагы батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз орденына лаек була. Габид Галимов, Фазылҗан Нигъмәтҗанов «Ленинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнгәннәр.
«Сорнай» китабында исемнәре мәңгеләштерелгән райондашларыбыз:
Николай Александрович Наумов (1914нче елгы, Кече Лызи авылыннан) хезмәт иткән «Киров» крейсеры сугыш башланган көнне Балтыйк диңгезенең Рига култыгында торган. Крейсер Ленинградка керү юлларын, Фин култыгын да саклаган. Матрос Николай Наумов «Батырлык өчен» медаленә лаек була, «Ленинград оборонасы» өчен, «Кенигсбергны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соң «Сорнай» хуҗалыгында рәис, бригадир, завхоз вазыйфаларын башкара. Ленинград оборонасында сугышкан Ленинград фронты сугышчылары Николай Иванович Медведев (Югары Ушма), Михаил Ожмеков (Зур Лызи I өлеш), Федот Плотников (Зур Лызи II өлеш) «Батырлык өчен», Ленинградның 280 еллыгы медальләре белән бүләкләнә. Әхәт Закиров (Балтач) «Батырлык өчен» медаленә лаек була. Гаптрахман Хәкимҗанов 3нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә, каты яралана;
Якташыбыз Ислам Хәбибуллин (Чутай авылыннан, полковник) Волхов фронтында сугыша, блокаданы өзүдә катнаша. «Ленинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнә. Барый Хамбалов Волхов һәм Ленинград фронтларында блокаданы өзү сугышларында катнаша. Ике мәртәбә «Батырлык өчен» медале ала.
Бу райондашларыбызның һәрберсе «Ленинград оборонасы өчен» медальләренә лаек булалар. Әмма исәннәре фәкать Барый Хамбалов кына, бүгенге көндә Балтачта гомер итә.
Фото: http://900igr.net/fotografii/istorija/Leningradskaja-blokada/029-Doroga-zhizni.html

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: