Хезмәт

Лилия Мәхмүтова: "Билет отуыма тормыш иптәшем миннән күбрәк сөенде"

Бүген редакциябезгә шат елмайган, Фирдүс Тямаев концертына билетлар откан Лилия Мәхмүтова килеп керде.

"Бу минем өчен көтелмәгән хәбәр булды. Башта ышанмадым да әле, хәтта. Дөресен генә әйткәндә, Тямаевның концертына билетлар уйнатылу турындагы хәбәргә "миңа ошый" дип тамга куйганда бәхет миңа елмаер дип уйламаган да идем. Мин үзем Раяз Фәсыйхов, Айдар Фәйзрахманов кебек артистларны тыңлыйм. Ә тормыш иптәшем Радик Фирдүс Тямаев җырларын ярата. Бу билетларга миннән бигрәк ул сөенде", диде ул.
Лилия Мәхмүтова - Нөнәгәр авылы кызы, иминият компаниясендә агент булып эшли.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: