Хезмәт

Әллә яратмыйм микән?

Үз әниемә "әни" дип әйтә алмыйм. Күптән инде кочагына сарылганым, битләренән үбеп алганым юк. Күңелемдә хәзер әниемә карата бер генә ачу да, рәнҗү дә юк төсле.

Авыр сүзләр әйтеп үпкәләтмим. Әмма арабыздагы салкынлык кимемәде. Барыбер кичерә дә, аңлый да алмыйм мин аны.
Әни мине тапкач та ташлап калдырган. Әтием белән сүзгә килгән дә бар әйберен җыеп чыгып киткән. Бу вакытта абыем да булган минем. Балаларны икегә бүлгәннәр. Абый - әнигә, мин исә әтигә калганмын. Кечкенә вакытта әбиемә "әниәби" дип йөргә­нем­не хәтерлим әле. Баштарак үз әниемне үлгәндер дип уйлый идем. Тик мәктәптә укыганда, сыйныфташларым: "Сине бит әниең ташлап калдырган", - дигәч кенә, әбидән әнине таптыра башладым. Мин дә башкалар кебек аны кочарга, мәктәптәге җые­лыш­ларга әнинең килүен тели идем.
Урманга чикләвек җыярга баргач, әбием серне чиште. "Әни­ең безнең авылныкы бит синең, - диде ул. - Ял көннәрендә икенче әбиеңнәргә кайткалый икән ул. Бездән киткәндә, абы­еңны үзе белән алган иде. Чаллыга күченеп китүгә, кияүгә дә чыгып куйды. Ә әтиең аны бик яратты. Бүтән өйләнмәде". Миңа ул вакытта 14 яшьләр тирәсе иде. Күңел әнине гел көтте. Аның белән серләшәсе, киңәшләшәсе килгән чаклар да күп була. Ә икенче әбием урамда очраса да, мине күрмәмешкә сабыша. Беркайчан да кунакка чакырганы, яки үзенең килгәне булмады. Урамда әнине дә күргәли башладым. Тик ул, мин очрауга, читкә карап уза иде. Ник бер сүз эндәшсен! Шул чакта әбием янына кайтып үксеп-үксеп елаганнарым истә.
Минем борчылганны, әнигә тартылганны әти дә сизде. "Кызым, әниең сине миңа охшаганга яратмыйдыр инде. Нәкъ үзебез инде син. Кайгырма, килер бер көн, әниең үзе сине эзләп кайтыр әле", - диде. Ә берничә көннән Казанга хастаханәгә күренеп кай­тырга киткән җиреннән әтием юл фаҗигасенә очрады. Аны югалтуны авыр кичердем. Әйтерсең, бар дөньяның ямен алып китте ул. Әни аны озатырга да кайтмады. Бар юанычым булып әбием калды. Җитмәсә, әбинең дә башка балалары юк иде. Без икәү генә яшәп калдык. Сыйныфташларым егетләр бе­лән йөргәндә, мин әбиемнең кочагында йоклый идем. Аннан яшерен серләрем дә булмады. Әби мин әйбәт укысын өчен дә бик тырышты. Иртәнге дүрттә торып, коймаклар пешереп, яратып кына мине уята да өй эшләремне кабатлата. "Әтиең башлы иде. Укымышлы булды. Син безне ким-хур итә күрмә", - дип кабатларга яратты.
Мәктәпне тәмамлагач, укытучылыкка укырга кердем. Әбием дә минем белән шәһәргә күченде. Бар җыйган акчага бер бүлмәле фатир алды. Дүртенче курста укыганда, бер егет белән таныштым. Илназны әбием дә ошатты. Шулай итеп, без очраша башладык. Укып бетергәч, туй иттек. Минем игезәк балаларым туды. Әбием аларны да үстерергә булышты әле. Ә аннары авылына кайтып китте. Ул бер дә зарланмады, авырыйм да димәде. Бакыйлыкка күчүе дә кинәт кенә булды. Үләренә өч көн кала, мине чакыртып кайтарды. "Миңа китәргә вакыт. Бәхетле бул, балам. Йөземә кызыллык китер­мәдең", - диде ул. Соңгы сулышына кадәр янәшәсендә булдым.
Шулай итеп, әтисез дә, әбисез дә калдым. Ә бер көнне ишегемне әни шакыды! "Хастаханәгә килгән идем, кунып кына чыгыйм әле. Абыең төрмәгә эләкте. Ике кызымның - үз тормышлары. Берсе - Себердә, икенчесенә мин бөтенләй кирәк түгел", - ди. Бер минут эчендә еллар буе күңелемдә йөрткән авырлык юкка чыкты. Әнине кунак иттем. Өч көннән ул кайтып китте. Шулай ай саен өч көнгә хастаханәгә күренергә килә торганга әйлән­де. Казанга килгәч, бездә туктала ул. Куып чыгарганым юк, үткән­нәр турында да сүз кузгатмыйм. Ул да берни әйтми. Шунысы гаҗәп: әни оныкларын да кочагына алып сөйми, миннән дә гафу сорамый. Менә шундый әни ул. Сүз башлар идем, каты бәрелүдән куркам. Кызганам мин аны. Бер караганда, мин еллар буе көткән очрашу да булды, тик араларыбыз гына якынаймады. Әллә мин әнине яратмыйм микән?
Фото: http://www.youtube.com/watch?v=ZNSEYACvpDM

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: