Хезмәт

Әллә язмыш, әллә ялгыш – төшеп калган тәгәрмәч 3 яшьлек баланың гомерен өзгән

Йөк машинасыннан төшеп калган тәгәрмәч 3 яшьлек баланың гомерен өзгән. Әлеге һәлакәт кичә кичкә таба Башкортстанның Туймазы районында булган.

Олы юлда барганда авыр йөк машинасы "Вольво"ның арткы сул тәгәрмәче төшеп кала. Очып чыккан көпчәк башта туктап торган "Шевроле Круз", машинасына бәрелә, ә аннан юл кырыеннан барган малайга һәм аның әтисенә эләгә.
Алган җәрәхәтләрдән 3 яшьлек малай шунда ук җан бирә. Аның тән җәрәхәте алган 39 яшьлек әтисе хастаханәгә озатыла.
Кайбер мәгълүматлар буенча, өч кешелек гаиләнең Татарстаннан Хакасиягә барышы булган. Кафега туктап, тамак ялгап алырга булганнар. Әни кеше кафега кереп киткән, әтисе белән улы бәдрәфкә барып килергә булган. Менә шул вакытта яннарыннан хәвефле машина узып киткән дә инде.
Фото: http://gursesintour.com/aktualnye-novosti/
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/47317

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: