“Лучистый” лагерендә ял иткән балаларының агулануына норовирус сәбәп булган
Соңгы мәгълүматлар буенча инфекция аркасында 54 кеше – 49 бала һәм биш әйдаман зыян күргән.
(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Кырым Республикасы һәм Севастополь буенча Роспотребнадзорның Төбәкара идарәсе хезмәткәрләре “Лучистый” лагерендә ял иткән Татарстан балаларының агулану сәбәбен ачыклады. Балалар норовирус авыруы аркасында хастаханәгә эләккән. Бу хакта “Татар-информ”га ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
“Лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәсе буенча эпидемиологик тикшерү кысаларында Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре буенча гигиена һәм эпидемиология үзәгендә балалар арасында булган авыруның этиологик расшифровкасы уздырылды. Беренче авыруларны тикшерү нәтиҗәләре буенча, авыруга норовирус сәбәпче булган”, - диделәр матбугат хезмәтендә.
Ведомствода әйтүләренчә, инфекциянең чыганагы әлегә ачкыланмаган. “Лаборатор тикшеренүләр комплексы уздырыла. Инфекция чыганагы һәм аны йоктыру факторлары ачыклана. Дезинфекция чаралары комплексы башкарыла”, - диделәр матбугат хезмәтендә.
- Соңгы мәгълүматлар буенча, инфекция аркасында 54 кеше – 49 бала һәм 5 әйдаман агуланган. Табиблар аларның хәлен уртача авырлыкта дип бәяли, гомерләренә куркыныч янамый. Алдарак “Татар-информ” хәбәр иткәнчә, Кырым Республикасының Тикшерү комитеты “Лучистый” балалар лагерендә ял итүчеләрнең агулану факты буенча тикшерү эше башлады.
Фото: Александр Эшкинин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев