Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мәскәүнең “күрмәгәнен күрсәткән” яңгыр Татарстанга килә

Башкалада явым-төшемнең өч айлык нормасы яуган.

19 июнь Татарстанда бу атнаның иң җылы көне: +27 градус. Әмма озакламый һава температурасы янә төшәчәк, яңгырлар явачак. КФУ профессоры Юрий Переведенцев «Челнинские известия» хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, безнең якка көнбатыштан атмосфера фронты килә.

Шуның йогынтысында Мәскәүдә бик көчле яңгырлар явып, башкаланыэң берничә районын, кайбер метро станцияләрен су баскан, җир өсте транспорты туктап калган, аэропортларда 30лап рейс тоткарланган, парклар ябылган.

«Һава торышы үзгәрә. Мәскәүнең „күрмәгәнен күрсәткән“ атмосфера фронты, бераз көчсезләнгән хәлдә, безнең тарафка юнәлгән. Урыны белән яңгырлар булырга мөмкин. Ул узып киткәннән соң бездә шундук салкынайтачак», — дип аңлатып үткән Юрий Переведенцев.

Республикада июль аенда явым-төшем күләме нибары 20мм гына булган әле (норма буенча — 70 мм). Көндез һава температурасы +20 градустан артмаячак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев