Хезмәт

Матбугат йортында "Китаплар" кибете ачылды

16нчы июль көнне башкаланың Бауман урамында урнашкан матбугат йортында "Китаплар" кибете ачылды.

2007 елда бинадан "Китаплар" кибете күчеп китә. Бина яңа хуҗалар кулына күчә. 2012 елдан биредә яңартып төзү эшләре алып барыла. 2012-2013 элекке типографиясенең җитештерү цехлары урыныда күпкатлы паркинг корылган; паркингка «Барабус» исеме кушылган (Инкыйлабка кадәр Казанда кулланылган транспорт төре буенча).
Планнар буенча яңартып төзүдән соң бинада өч йолдызлы кунакханә, рестораннар һәм китап кибете ачылыр дип планлаштырылган булган. Менә ниһаять, Казанның үзәгендә китаплар кибете ачылды. Биредә татар китапларына урын бар.Әлеге китап кибетенә 50 кв.м. мәйдан бүлеп бирелгән, шуның 30ы сату өлеше булачак.
Моннан тыш яңа бинада, элеккеге традицияләрне сакларга теләп булса кирәк, Тукай исеме белән бәйле актлар залы тибындагы зал да булачак. Аның мәйданы 120 кв.м. тәшкил итәчәк.
Фото: http://martinian.livejournal.com/109642.html

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги:
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: