МАЙ АЕНА СЫНАМЫШЛАР
Сынамышлар ниләр вәгъдә итә икән, күз салыйк әле? Ә сез сынамышларга ышанасызмы?
Танышыйк әле:
- Май ае салкын булса – игенгә туклык.
- Майда яңгырлар күп булса, арыш уңар.
- Арыш чәчкәндә әрем бик ачы булса, арыш яхшы булыр.
- Майның тугызында солы тишелә башласа, бәрәңге утыртырга вакыт.
- Унберенче майда юеш булса, бөтен җәй юеш булыр.
- Күке күкелдәмичә май җылытмый.
- Майның егерме берендә яңгыр яуса, көз яңгырлы булыр.
- Песи тәрәзәдән карап торса, көн яхшыга булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев