Мәңге нур сибә
Әле яңа гына нәни аяклары белән тәпи киткән баланың «Әни» диеп назлы итеп дәшүе ана кеше өчен нинди зур бәхет. Әни сүзен кемнәр генә телгә алмый: укытучылар да, табиблар да, галимнәр дә, шагыйрьләр дә...
Матур җырлар, шигырьләр дә әниләргә еш багышлана. Һәр кеше өчен әни иң изге, иң матур кешеләрнең берсе. Беренче назлы карашны, татлы сүзләрне, үзенең кояштай җылы нурларын балага әни кеше җиткерә. Әниләр бәйрәме әле яшь бәйрәмнәрдән генә саналса да, аны һәр елны нәниләр генә түгел, ә яшүсмерләр, шулай ук олылар да бик сагынып, яратып көтеп алалар. Аны без ноябрь аеның соңгы якшәмбе көнендә бәйрәм итәбез. Безнең кадерле кешеләребезне шушы көнне котлау алар өчен зур бүләк. Бала назын тоеп, дөрес тәрбия биргән, синең шатлыгыңны да, кайгыңны да уртаклаша белгән, шулай ук син көлгәндә көлеп, синең моңсу йөзеңне күреп төшенкелеккә бирешмичә, башны горур күтәреп алга ышанычлы адымнар белән атларга әни кеше өйрәтә. Тормыш сукмагының авыр, җиңелләрдән түгел икәнлеген, беркайчан да авырлыкларга бирешмичә куйган максатларга ирешергә, көчле рухлы булырга өндәүче кешеләр - әниләр! Исән чакта әниләрнең кадерен белеп яшик, авыр сүзләр белән күңелләрен бер дә төшермик. Алар бары тик матур, җылы, иң самими сүзләр өчен генә туган кешеләр. Мең рәхмәт бөек аналарга!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 гыйнвар 2021 - 21:21Февраль кемнәргә бәхет вәгъдә итә? Бу эш мөнәсәбәтләренә дә, мәхәббәт өлкәсенә дә кагыла. Ә менә үзең кебек Ут стихиясендәгеләргә күңелеңне ачсаң да була.12202
-
25 гыйнвар 2021 - 20:11Мөнәвәрә Низамиевага 90 яшь тулды Чутай авылында яшәүче Мөнәвәрә Низамиевага 90 яшь тулды.14602
-
25 гыйнвар 2021 - 18:46Чаллы янында ике машина бәрелешкәннән соң яшь бала үлгән Юл-транспорт һәлакәте бүген Чаллы-Сарман юлында булган.20101
-
23 гыйнвар 2021 - 12:18Балтачта район башлыгы призына көрәш ярышларында 20 команда катнаша
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
25 гыйнвар 2021 - 08:40Газетаның 2нче санында (22 гыйнвар, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар11200
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар54800
-
24 гыйнвар 2021 - 14:30Кичә Балтач бистәсендә авыр хәл булды, Һадиевлар гаиләсенә коточкыч афәт килде (фотолар белән) Ике кечкенә бала белән урамда калдылар...117201
-
24 гыйнвар 2021 - 09:41Туйдырдылар инде, аңламыйм... Хөрмәтле, “Хезмәт”! Язып чыгыгыз әле, зинһар, бәлки туктарлар.»77101
-
25 гыйнвар 2021 - 14:46Районда табиб булып эшләүче төрек егете Сәидәхмәд Гаипназаров: «Казанга китү теләге юк, Балтачта рәхәт» Балтач районында бик күп милләт вәкилләре яши, хәтта төрек егете табиб Сәидәхмәд Гаипназаров та Балтачны сайлаган. Ординатура үткәндә Казанда калу мөмкинлеге дә була, 7 нче шәһәр хастаханәсендә үз кешегә әйләнеп өлгерә. Тик…66503
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика