Хезмәт

Мин бүген бик сәер, куркыныч төш күрдем...

Мин бүген бик сәер, куркыныч төш күрдем: Буш калган ялангач җир өстендә йөрдем.

Реклама

Мин бүген бик сәер, куркыныч төш күрдем:

Буш калган ялангач җир өстендә йөрдем.

Урман да, кырлар да, елга да югалган,

Бар җиһан карага төренгән, чишмәләр тын калган.

Бу шомлы тынлыктан колаклар зеңгелди, чигәгә кан бәрә,

Йөрәгем кысыла, сулышым кыскара. – Нишләргә? Юк чара.

Табигать! Кояшым! Җир Анам! Урманым! Ни булды?

Саф сулы чишмәләр ник тынды? Чәчәкләр ник сулды?

Уңда да, сулда да, берни юк, беркем юк. –

Ялангач җир өсте тавышсыз ыңгыраша, елый күк.

Ашыгам каядыр – аяклар атламый,

Илереп кычкырам – тавышым яңгырамый:

Кешеләәәәр! Сез кайда?

...Әллә җир эченнән, әллә соң галәмнән

Колакны чыңлатып, яңгырады бер аваз:

“Әй, кеше! Уфтанма, үкенүнең файдасы юк инде.

Җиһанны кем бозды? Гаепле үзегез, күрегез җәфасын.

Табигать бер түгел, мең кабат кисәтте. Соң инде.

Сез безгә хыянәт иттегез – алыгыз җәзасын.

Көпчәкле дошманнар һаваны боздылар, бугазны будылар,

Торбалы афәтләр түтәлләр өстенә кислота яңгыры яудырды.

Табигатьханәбез әле дә озак чыдады, тилмерде,

Соң чиктә кешене ярылган тагарак янында калдырды”...

...Төшемнең иң хәтәр җирендә уяндым.

Уянып, як-якка карагач, “Шөкер, Җир исән икән!” – дип куандым.

Тик күңел барыбер тынычлык тапмады,

Күңелнең түрендә яшерен шом калды, моң калды.

Мәймүнә Нурмиева

Бөрбаш авылы

Фото: https://pixabay.com

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: