Хезмәт

Миңсылу балалары

Мәрхүмә туганым Миңсылу рухына багышлыйм

Минем әнием Хәдичә һәм аның бертуган энесе Бәдыгетдин Борнак авылында күренекле кешеләрдән санала иде. Әнием барлык эшләрне дә башкарырга сәләтле: чабата да ясады, кап-чыпта да сукты, хәтта камыштан намазлыклар да үрде, ир-ат эшләрен дә үзе башкарды. Бәдыгетдин абзый балаларны бик ярата иде. 1932нче елда аның тормыш иптәше Фәсәхәтбану кыз бала тапты, аңа үзләре дә, барлык туганнар да бик сөенде, балага Миңсылу дип исем куштылар.
Әмма Бәдыгетдин абзыйга балалары янында яшәргә насыйп булмый, ул Бөек Ватан сугышында һәлак була.
Туганыбыз Миңсылу бик әдәпле, кешеләргә карата игътибарлы, игелекле бала булды, үсеп буйга җиткәндә инде ул авылның иң чибәр кызларының берсе иде. 1952нче елда авылыбыз егете Нәкыйпкә тормышка чыкты.
Ул вакытта Чапаев исемендәге колхоз рәисе Хөрмәт Абдуллин аларның икесен дә кошчылык фермасына эшкә кабул итте. Миңсылуга тавыклар карау, ә Нәкыйпкә инкубатордан яшь чебиләр алып, шуларны тәрбияләп үстерү йөкләнде.
Икесе дә эшкә күңел биреп алына. 1969нчы елның башында колхозда рәисләр алышына. Абдуллин лаеклы ялга китә, аның урынына Дамир Габдрахманов билгеләнә. Ул кергән көннән үк тавык фермасының эшчәнлеге белән кызыксына башлый, тавыклардан күп продукция алу максатында фермада яхшы эш шартлары булдырыла. Яңа технологияләр кертелә. Терлекләргә азык фәкать эшкәртелеп, төрләндерелеп бирелә, рационнар төрле витаминнар белән баетыла. Йомырка сатуны арттыру максатыннан, төрле ысуллар уйлап табыла. Алар көнне-төнгә ялгап, намуслы хезмәт куялар һәм районда әйдәп баручы ролен үтиләр. Тавыклардан мул продукция алу буенча район күләмендә генә түгел, Татарстанда да аларга тиңнәр булмый, хезмәтләре даими рәвештә район газетасы битләрендә яктыртылып барыла. Кошчылык фермасы бик уңайлы урынга, авылдан читтә, Көшкәт суы буена, чирәмлеккә урнашкан иде.
Миңсылу туганыбыз беренче елда ук югары күрсәткечләргә ирешә, 1200 тавыктан 1000 данә йомырка алу бурычын тиешенчә үти. 1974-1975нче елларда районның иң алдынгы тавык караучысы була, районның Мактау тактасына кертелә, тугызынчы бишьеллык ударнигы була. 1971нче елда Ватанның иң югары бүләге - Ленин ордены белән бүләкләнә. Бу орден тавык караучыга тарихта беренче мәртәбә бирелә, эшләү дәверендә төрле дәрәҗәдәге медальләргә дә лаек була һәм күп мәртәбәләр кыйммәтле бүләкләр ала. Миңсылу туганыбызның намуслы хезмәте нәтиҗәсендә районның күчмә «Кызыл байрагы» озак вакытлар шушы хуҗалыкта калдырыла.
Миңсылу сеңлебез эшне дә, тормышны да бик ярата иде. Әмма ни кызганыч, 1991нче елда 59 яшендә вафат була. Билгеле, аның үлеме барлык туганнар өчен дә зур югалту булды, без аны барыбыз да бик юксынабыз.
Шунысы куанычлы, алар үзләре кебек җәмгыятькә файдалы, әхлакый яктан тотрыклы балалар үстереп калдырдылар. Тормыш иптәше Нәкыйп җәмәгате үлгәч мәчеткә йөри башлый, үзлегеннән торып гарәпчә укырга өйрәнә һәм авылда иман вазыйфасын башкара, бишвакыт азан әйтә, намаз укый. Бүгенге көндә Борнак авылы мәчете «Нәкыйп мәчете» исемен йөртә. Миңсылу туганыбызның алты баласы булып, олы улы Тәбрис Борнак җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә баш инженер, икенче уллары Рәис районның «Кама» җәмгятендә баш зоотехник, өченче балалары Миңниса I группа инвалид- төп йортта Рәфхәт тәрбиясендә яши, дүртенчесе Гөлйөзем озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә икътисадчы, бишенчесе Рәкыйп «Кама» хуҗалыгын җитәкли, алтынчы уллары Рәфхәт Борнак җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә директор. Алты баланың бишесе югары белем алуга ирешкән.
Әнә шулай, Миңсылу туганыбыз тормыш иптәше Нәкыйп белән үзләреннән якты эз калдырдылар, җәмгыятькә файдалы балалар үстерделәр.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: