Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мондый уңган бабайны, күргән юк ич, дияләр!

Картлыгы да ашыкмый, Госман абый янына

(Госман Хәсәншинга багышлап)
Норма дигән авылда,
Яши ул Госман абый!
Көне буе эшләсен,
Аның куллары талмый!

Күп һөнәрләр иясе,
Озак санарга кирәк.
Әллә кайларда җиңә,
Мондый егетләр сирәк!

Бөтен җирдә беләләр,
Казаннан да киләләр.
Мондый уңган бабайны,
Күргән юк ич, дияләр!

Туган авылы Курмала,
Кечкенә генә авыл.
Янындагы тауны да,
Селкетәләр нәкъ давыл.

«Хезмәт батыры» да ул,
Бөтен җирдә мактыйлар.
Госман бабай күренсә,
Аңа карап атлыйлар.

Картлыгы да ашыкмый,
Госман абый янына.
Әле бит ди җитмәдек,
100 яшьлекнең санына!
Зөлфәт Хәйруллин шигыре һәм шаржы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев