Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Монголиядә бүләкләрне көтүче өләшә

Беләсезме? Бездә бүләкләрне Кыш бабай, Монголиядә көтүче, Италиядә Бефана әби... өләшә. Тагын кайда кемнәр Кыш бабай ролен үти?

Англиядә, АКШта, Канадада һәм инглиз телендә сөйләшә торган башка илләрдә аны Санта Клаус дип атыйлар. Кием-салымы безнең Кыш бабайныкына бик охшаш, ләкин туны гына кыскарак. Австриядә Яңа елны җәй уртасында каршылыйлар. Монда Санта Клаус туннан йөрми. Башында - калфак сыман җиңел башлык, өстендә - күлмәк, аягында гына киез итекләр.

Французларның Кыш бабае Пер Ноэль исемле. Ул гел актан киенгән. Бүләкләрен җылырак җиргә куярга ярата. Монголиядә Кыш бабай йонлач тун кигән көтүче образында. Италиядә бүләкләрне яхшы күңелле, ләкин бик ямьсез Бефана әби өләшә. Сүриядә аларны дөя, ә Гвинеядә фил китерә икән.

Ә безнең Кыш бабаебыз Чыршы бәйрәмнәренә Кар кызы белән бергә йөри. Аның тылсымлы таягы да була. Ул шул таяк "ярдәмендә" чыршының утларын кабыза.

Фото: Р. Нәҗипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыш бабай