Мөрәҗәгать!
Хөрмәтле райондашлар!
Ямьле язлар җитте. Районыбызда оешкан төстә өмәләр үтте. Һәр атнаның чәршәмбесе «Чисталык көне» дип игълан ителде. Һәркемгә янәдән аерым мөрәҗәгать белән чыгасы килә: «Мөхтәрәм райондашыбыз! Чисталыкка игътибарлы бул. Теләсә кайда чүп өеме ясама, вак-төягеңне дә анда-монда ташлама, конфет кәгазе, я булмаса юеш салфеткаңны салыр өчен сумкаңда пакет йөртсәң дә начар булмас. Әйләнә-тирә мохитне сакла, урманнарны рәнҗетмә, каен бөресе җыям, каен суы эчәм дип, каеннарны каһәрләмә, бөрене җайлап кына, бөртекләп тә җыярга була, сабырлыгың җитсә, әлбәттә. Җитми икән, тотынма, үзеңә гөнаһ алма, каен суы эчәсең килсә, кәүсәнең яралы урынын дәвалап кит, каенга күз яше түгәрлек итмә. Сулыкларны пычратма, урман яннарында учак якма. Үзеңне дә, тирә-юньдәгеләрне дә янгыннардан сакла. Табигатьтә ял иткәндә үз артыңнан чүп-чар калдырма. Алда Май бәйрәмнәре. Бәйрәмнәр һәм хезмәт көннәре тыныч, имин үтсен. Чисталыкка игътибарлы булып, сәламәтлегебезне ныгытуга бер адым ясыйк. Мәнле эшләрдә бердәм булыйк! Чисталык мәсьәләсендә үзегезнең киңәш-тәкъдимнәрегезне, чисталык икеайлыгы дәвамында, газетабызның «Әйтер сүзегез булса» рубрикасына шалтыратып әйтә аласыз. Телефон: 2-43-82.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 гыйнвар 2021 - 14:30Бүген "'Балтач" спорткомплексында Балтач районы башлыгы призына көрәш ярышлары башланды. Район башлыгы призына татарча көрәш ярышларында 20 команда катнаша.600
-
23 гыйнвар 2021 - 14:11Иске Көшкәт - Герой авылы Иске Көшкәт авылы – районыбыздагы, нигездә, удмуртлар яши торган авылларның иң борынгыларыннан берсе. Галимнәр аның 15нче гасырда ук барлыкка килгән булу ихтималын әйтә.5701
-
23 гыйнвар 2021 - 12:41Хезмәт кешесенә хөрмәт зурдан Районыбызның төрле тармагында эшләп, тырыш хезмәте белән макталган райондашларыбыз белән танышып узыгыз7001
-
23 гыйнвар 2021 - 12:18Балтачта район башлыгы призына көрәш ярышларында 20 команда катнаша
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар42800
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар131300
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.286602
-
22 гыйнвар 2021 - 08:11Саба районында булган коточкыч авариянең корбаннары дүрткә җиткән Саба районында Ике басу Арташ авылы янында булган коточкыч юл-транспорт фаҗигасе 4 кешенең гомерен өзгән.94704
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика