Хезмәт

Мәскәү табиблары исән кешене үлгән дип уйлаганнар

Мәскәүдә ашыгыч ярдәм бригадасы юл-транспорт һәлакәтендә җәрәхәтләнгән кешене үлгән, дип нәтиҗә чыгаралар.

Бер сәгатькә якын "мәет" салкын асфальтта полиэтилен белән капланган килеш ята. Шуннан соң гына табиблар аның әле үлмәгәнлеген аңлап алалар һәм авыр хәлдә реанимациягә озаталар. Берничә сәгатьтән соң инде ул барыбер җан бирә.

Бу вакыйгада дөрес булмаган диагноз куйган табиблар бригадасы эшеннән азат ителгән, дип хәбәр итә "Интертат.ру" сайты.
Фото: lenta.ru

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: