Хезмәт

Музей бинасына 100 яшь

Карадугандагы Муса Җәлил һәм Себер тракты тарихы музейлары урнашкан бинага быел 100 ел тулды. Аны 1911 елда Балтачның иң зур капиталга ия булган бае Мортаза Мостафа улы Мөлеков төзеткән. Элек эшмәкәрләрне һәм сәүдәгәрләрне гомуми исем белән «бай» дип йөрткәннәр, ә руслар «купец» дип атаганнар. Мортаза бай әлеге йортны беренче хатыны...

Реклама


Карадуган авылы олы юл өстенә урнашкан, авылда зур почта станңиясе дә булганлыктан, Карадуган аша халык күп узган. Мортаза бай әлеге сәүдә йортын гадәти кибетләр кебек бер катлы гына түгел, ә ике катлы итеп салдырган. Беренче катында кибет, икенче катында дәрәҗәле юлаучылар өчен кунакханә (гостиница) тоткан. Ишек алдында атлы юлаучыларга кунып чыгу өчен агач йортлар һәм хуҗалык каралтылары да булган. Юлаучыларга самавыр бирелгән, солы, печән сату оештырылган.
Мортаза байның төп сәүдә һәм сәнәгать (промышленность) биналары Балтач авылында урнашкан. Балтачтагы элеккеге банк бинасы (элек ул бердәнбер иде), элеккеге саклык бинасы (хәзерге БТИ), мех фабрикасының баштагы төп бинасы бүген дә халыкка хезмәттә. Балтачта Мортаза бай мануфактура, бакалея товарлары белән сәүдә иткән, аның еллык сәүдә әйләнеше 2000 сумга җиткән, ә Карадугандагы кибетенеке 1000 сумны тәшкил иткән. Бу шактый зур сумма, чөнки күп авыллардагы кибетләрнең сәүдә әйләнеше 300-400 сумнан артмаган.
Мортаза бай сәүдәдән тыш киез итек бастыру эше белән дә шөгыльләнгән. Ул сезонга 1500 пар итек бастырган, фабрикасында кырыклап кеше эшләгән, эшчеләргә 1200 сум хезмәт хакы гүләгән, ә еллык товар әйләнеше 2100 сумны тәшкил иткән. Аның фабрикасында эшләнгән итекләр Казанда, Мәкәрҗәдә, Минзәлә, Уфа, Сембер якларында бик уңышлы сатылган. Ә рус географы һәм статисты Семенов-Тян-Шанский күрсәтеп үткәнчә, аның чуар салган итекләре Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Германиягә кадәр илтеп сатылган. Чуар салу дип, ак итеккә төсле җеп белән бизәк төшерүне әйтәләр. Мортаза бай итекләренең матур этикеткасын Карадуган музеенда күрергә мөмкин.
Казан милли архивыннан алдырган белешмәдән күренгәнчә, Казан губернасы төзелеш идарәсе 1910 елның 22 сентябрендә Мортаза Мостафа улы Мөлековка тегермән һәм нефть белән эшләүче двигатель (белешмәдә шулай язылган) урнаштырырга рөхсәт биргән. Ул тегермән халык телендә «пар тегермәне» (паровая мельница) дип йөртелгән. 1906 елда Сосна авылында туган Хуҗа абый Галиев әтисе белән шул тегермәндә он тартуын сөйли иде. Су тегермәннәре язгы ташу вакытында эшләмичә торганлыктан, бу тегермәннең әһәмияте халык өчен зур булган. Әлеге тегермән хәзерге БТИ бинасы артында урнашкан мәйданны алып торган. Ә Мортаза байның капка төбендә хезмәтчеләре белән төшкән фотосы Карадуган музеенда саклана.
Мортаза байның иң кече кызы Илһамия һәм оныклары музейга 1929 елның 3 декабрендә Мортаза Мөлековны хөкем иткән суд карары һәм 1996 елның 17 сентябрендә реабилитацияләнүе хакындагы белешмә күчермәләрен тапшырдылар. Суд карарыннан күренгәнчә, Мортаза байның еллык сәүдә әйләнеше 100000 сумга җиткән, аңа 150 кеше ялланып эшләгән. Революциядән соң НЭП чорында ул буяу өчен файдаланыла торган агач кайрысы җыю белән дә шөгыльләнгән. Югарыда әйтелгән суд карарларыннан күренгәнчә, аның иң зур гаебе - хезмәт ияләрен эксплуатацияләү (коммунистлар өчен кеше яллап эшләтү зур җинаять), Советка каршы корткычлык эшләве. Сәнәкчеләр сугышын оештыручы һәм тарихтан мәгълүм булган комиссарны, аның гаиләсен үтерүдә (суд карарларында аның фамилиясе Фролов дип күрсәтелгән) дә төп гаепле кеше итеп Мортаза Мөлеков табыла. Шушы җинаятьләре өчен ул мәгълүм сәяси 58нче статья (8, 11, 17 пунктлар) белән иң югары җәзага, атарга хөкем ителә, аның бөтен милке конфискацияләнә. Суд карарында аның 67 яшьтә, өч баласы булуы күрсәтелгән, грамоталы булуы ассызыкланган. Ә соңыннан җәза ун ел төрмә белән алыштырылган. Моның сәбәбе итеп Мортаза байның М.И.Калининга хат язуын һәм Октябрь революциясенең 10 еллыгы уңае белән амнистиягә эләгүен сөйлиләр. Суд карарында апелляциягә 72 сәгать вакыт бирелә диелгән. Ничек кенә булмасын, Мортаза Мөлеков төрмәдә үлә. Сәяси 58нче статья белән хөкем ителгәннәрнең бик сирәге генә исән калган, чөнки бу тоткыннарны Совет власте каракларга, бандитларга караганда да куркынычрак дошман дип бәяләгән. Ләкин халык хәтеренә Мортаза бай бик тырыш, ярдәмчел кеше буларак кереп калган. Ураза аенда тарантаска тутырып чәй таратып йөргән, ярлыларга сәдаканы бик мулдан өләшкән, корбан гаетенә эре хайван суеп, ит өләшкән, фабрикасында эшләүчеләргә ашханәдә ашау оештырган. Суд карарында Мортаза байның авылдагы мәдрәсәне тотуы әйтелгән, ләкин бу мәдрәсәнең иске метод белән эшләве, Ишми ишан һәм Ишморатов-лар белән яңача укытуга каршы килүләре күрсәтелгән. Ләкин тарих киресен раслый. Балтач мәдрәсәсендә яңача укытканнар, моны мин үземнең «Классташлар» китабымда фактларга нигезләп аңлаттым. Ә мәдрәсәне үз хисабына тотуы үзе үк игелекле эш бит. Күренекле райондашыбыз, тарих фәннәре докторы Равил Фәхретдинов үзенең «Кичке азан» китабында Мортаза байның хезмәтләрен югары бәяләп, байдан калган банк бинасында музей оештырырга, урамга аның исемен бирергә кирәк дигән тәкъдим язган иде. Ләкин ул хыял гына булып калды. Күп кенә музейлар, шул исәптән Чепья һәм Карадуган музейлары мәктәп музейлары нигезендә оешып, дәүләт музееның филиаллары булып киттеләр. Кызганыч, Балтач мәктәбендә туган як тарихын чынлап торып өйрәнүче, музей оештырырга тырышучы энтузиаст кеше табылмады. Мин үзем «Классташлар» китабыма язу өчен материаллар туплаганда да Балтач мәктәбе тарихының нигезләп өйрәнелмәвенә тап булдым.
Бераз читкәрәк киттем, «сүз башым бит шүрәле дигәндәй» Мөлековлар турында фикер сөрәбез бит. Мортаза байның туганнары Шәйхетдин, Муллаәлтаф, Мөхәммәгнәҗип (аның игезәк туганы Бибинәзифә) сәүдә, эшмәкәрлек белән шөгыльләнгәннәр. Балтач районы тарихын өйрәнү белән шөгыльләнгән тарихчы-га-лимнәр Рамил Хәйретдинов һәм Радик Салиховлар аларның бер ага-ана балалары булуы ачык түгел дип яздылар. Музейда Балтач авылының метрикә һәм ревизия материалларының күчермәләре саклана. Бу дүрт туган бер ата-ана балалары: әтиләре Мостафа, әниләре Фаизә, балалары Мөлек Яушев. Галимнәр телгә алган Латыйф метрикәдә дә, Балтач сәүдәгәрләре исемлегендә дә очрамады. Элеккеге райсоюздагы кирпеч бина Шәйхетдин байныкы булган. Шәйхетдин үз өендә бакалея һәм вак-төяк товарлар белән сәүдә иткән, базарда махсус лавка (кибет) тоткан. Анда мануфактура, бакалея, галантерея товарлары һәм үзе җитештергән тәмәке саткан. Сәүдә әйләнеше 2000 сумга җиткән. Әлтаф байның йорты күптән түгел сүтелгән милиция бинасы һәм элекке Ленин исемендәге колхоз конторасы янындагы таш бина да аныкы булган. Мин белгәндә ул төрмә дә булып торды. Әлтаф Мөлеков та мануфактура, бакалея товарлары белән сәүдә иткән, еллык сәүдә әйләнеше 1500 сумнан арткан. Ә Мөхәммәтнәҗип Мөлеков Чапшар, Курмала тирәсендә тегермән тоткан, анда ике он ташы, бер ярма ярдыру ташы эшләгән, елга 4 мең пот ашлык тарттырган. Еллык товар әйләнеше 400 сум тәшкил иткән. Мөлек Яушевның Әхмәтҗан исемле улыннан туган Галимҗан да күренекле бай булган. Ул үзенә әтисе исеменнән фамилия ясаган, бу татарларда киң таралган күренеш булган. Галимҗанда мануфактура, бакалея товарлары белән сәүдә иткән. Еллык товар әйләнеше 1825 сумга җитүе билгеле.
Билгеле, Мөлековлардан тыш та Балтачта байлар шактый булган. Шулардай иң күренеклесе - Кәләмет-дин Җиһаншин (аның йорты хәзерге почта бинасы). Кәләметдин Җиһаншинның мануфактура, бакалея товарлары белән сәүдә итүдән тыш, тире җыю, мех эшкәртү, скорняк (мех тегү) эше белән шөгыльләнүе дә билгеле. Аның сигез эшчесе булган, аларга 250 сум хезмәт хакы гүләгән, еллык товар әйләнеше 2000 сумнан арткан. Аның энесе Гыйльмулла да шул ук эш белән шөгыльләнгән.
Алардан башка да Балтачта сәүдәгәрләр күп булган. Балтач сәүдәгәрләре үз авылларында гына түгел, Арча, Апаз, Ашыт, Яңа Чүриле авылларындагы базарларда да сәүдә иткәннәр. Ул вакытта базарлар атнаның төрле көннәрендә эшләгән. Казанда сәүдә итүче Балтач байлары да булган. Мөхәммәтҗан Фәйзул-лин Казанда печән базарында күн, тиреләр белән сәүдә иткән, еллык товар әйләнеше 35000 сумга җиткән. Аның туганы Гозәер (Балтач үзәк хастаханәсендә рентгенолог булып эшләгән Рашидә Абдулловнаның бабасы) Түнтәрдә сәүдә иткән. Ул чордагы байлар мәчетләр төзеткәннәр, мәдрәсәләр тотканнар, кыскасы, иганәчелеккә үзләренең зур суммаларын сарыф иткәннәр.
Байларның күп булуы, Балтачта базар эшләве авыл кешеләренә эш урыны табарга мөмкинлек биргән. И.А. Износков үзенең «Список населенных мест Казанского уезда с кратким описанием» (Казань, 1885 год) дигән китабында Балтач кешеләрен бик әйбәт (очень достаточно) яши дип язган. Ә Балтач волостенда бу шундый бердәнбер авыл.
Революциядән соң бик күп байларның бер-ике катлы агач йортлары, мәдрәсәләр, мәчетләр җимерелеп, таланып, башка урынга күчерелеп, күпчелеге юкка чыктылар. Ә ике катлы, кирпеч-таш бина төзеткән Мор таза Мөлековның йорты әле дә игелекле хезмәттә. Революциядән соң, 1917-1925 елларда бу бинада почта-телеграф бүлеге эшләгән, 1925 елдан ул Карадуган мәктәбенең төп бинасы булып хезмәт иткән. Ә 1978 елда мәктәп өчен махсус типовой бина төзелгәч, анда музей урнашты һәм бүгенгәчә уңышлы эшләп килә. Без бу йорт өчен Мортаза байга гел рәхмәтле булырга тиеш. Музейда халкыбызның борынгы тормыш-көнкүрешен күрсәткән кыйммәтле экспонатлар байтак. Мәчетләр һәм мәдрәсәләр, мулла-имам нарыбыз, безнең якның байлары (купецлары) турында да бай мәгълүматлар табарга мөмкин. Музейда нәсел шәҗәрәләрен өйрәнү буенча зур эш башкарыла. Без бик күп кешеләргә нәсел шәҗәрәләрен төзергә ярдәм иттек, бу эш хәзер дә дәвам итә. Үз нәселе белән кызыксынучыларны музеебызда көтеп калабыз.
Халкыбызның бик тә гыйбрәтле бер сүзе бар. «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк», -ди ул. Районыбыз тарихын барлап һәм өйрәнеп, күренекле райондашыбыз Гарифҗан Мөхәммәтшин ике томлык энциклопедия чыгарды. Аннан һәрбер кеше үз авылының, аның мәчетләренең, байларының, мәктәпләренең, колхозларының тарихы белән таныша, күренекле кешеләре турында мәгълүмат таба ала. Бу энциклопедия үз ягы тарихы белән кызыксынучы һәр кешедә булырга тиеш, минемчә. Туган ягыбызның киләчәге матур булсын өчен аның үткәнен бергәләп өйрәник, бергәләп барлыйк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: