Хезмәт

Ничек акчасызлыктан котылырга һәм баеп китәргә?

Моның өчен кайбер йолалар бар.

Яхшы итеп камыр басыгыз. Ул күтәрелә башлагач, аңа өч тапкыр кулыгыз белән басыгыз һәм болай диегез: “Камыркай, син үскән, киңәйгән, кабарган кебек, минем өемдә дә акчалар күбәйсен һәм беркайчан да бетмәсен! Эшем ашыгыч, шулай булсын!”

Биш сумлык тимер акча алыгыз һәм болай диегез: “Сәүдәгә барам, баеп кайтам. Өемә байлык кертәм. Ходаем, өемдә күп-күп акчалар булсын!” Бу биш сумны ай буе үзең белән йөртергә кирәк. Бер ай үткәч, ул биш сумлыктан котылалар һәм яңа акчаны шулай салып йөртәләр, дип яза Кызыл юл.

Әлбәттә, бу – халык чарасызлыктан уйлап чыгарган сынамышлар гына. Ә шулай да утсыз төтен булмый бит, бик ышанып эшләп карасаң, бәлки файдасы тиядер. Ышаныч могҗизалар ясый бит. Бай булыгыз, дуслар!

Фото: pixabay.com/ru

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: