Хезмәт

"Нигә мине озак коткармый тордыгыз?!"

Рөстәм Нәбиев Омск шәһәренә үзен хәрабәләр арасыннан коткаручылар белән очрашырга барган һәм анда үзен борчыган сорауларга җавап тапкан. Бу хакта ул инстаграмда язган.

Хәрби хезмәттә зур фаҗигагә очраган Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиевның Омск шәһәренә килүенең сәбәбе — ВДВ 242 УЦ казармасының хәрабәләре арасыннан алып чыккан коткаручылар белән очрашу.

Коткару операциясендә катнашучыларның берсе сөйләвенчә, Светлый хәрби шәһәрчегендәге гадәттән тыш хәл турында хәбәр кичке 11дә килеп ирешкән. Аларның барысын да җыеп, инструктаж үткәргәннән соң, һәлакәт булган урынга җибәргәннәр.

– Ул вакытта әле фаҗиганең тулы масштабын белми һәм күз алдына да китерми идек. Уку үзәгенә барып җиткәннән соң, безне КППГА кертмәделәр. Һәр минут исәптә иде, ә без югарыдагыларның территориягә керү өчен рөхсәт бирүен көтәргә мәҗбүр булдык. Рөхсәт бирелгәч, без территориягә кердек һәм, казарманы күргәч, сүссез калдык. Нәрсә булган монда?! Җимерелү характеры буенча без монда көчле шартлау булган дип уйладык, чөнки хәрабәләр киң колачлы иде, — ди коткаручыларның берсе.

Рөстәм Нәбиевка үзен ни өчен озак коткармыйча торулары күптән инде тынгылык бирмәгән. Коткаручылар егетне фаҗигадән соң 2-3 сәгать узгач кына тапканнар. Аның исәнлеген белдерүче тавышларны ишеткәннәр, ләкин операция белән җитәкчелек итүчеләр аны җимереклекләр астыннан казып алырга рөхсәт итмәгән, чөнки нәкъ солдатның өстендә зур таш плитә эленеп торган. Ул теләсә кайсы вакытта килеп төшеп, аны сытарга мөмкин булган. Коткаручылар әйтүенчә, операция белән җитәкчелек итүчеләр җаваплылыкны үз өстенә алырга курыккан, әгәр егет белән нәрсә дә булса, аларның барысын да суд көтә иде.

Рөстәмнең анда икәнен белсәләр дә, эшләргә рөхсәт бирмәгәннәр. Ә коткаручылар төне буе рөхсәт көткән, күпме кыйммәтле вакытны югалткан. Альпинистлар эленеп торган барлык конструкцияләрне беркетеп куйгач кына, алар коткару эшенә керешкән. – Әйе, мин кайдадыр казый башлаганны ишеттем һәм сезгә даими рәвештә үземне белгертеп кычкырып тордым, — ди Рөстәм.

– Зур плитәләр, җимерекләр аркасында, без сиңа тиз генә үтеп чыга алмадык. Син капланган, күмелгән идең. Сине күргәч, без синең исән булуыңа гына түгел, ә аңыңда булуыңа һәм сөйләшә алуыңа шаккатык. Гомумән, мондый хәлдә кеше ничек исән калырга мөмкин, минем әле дә башыма сыймый. Синең ни дәрәҗәдә изелгәнеңне күреп, мин нинди көчле егет дип сокландым. Син могҗиза белән исән калдың, мин мондый очракларны эш вакытында ике-өч тапкыр гына күрдем. Бер аягың тиредә генә эленеп тора иде. Сине алып киткәннән соң, син исән калдыңмы-юкмы, без белмәдек, безгә бу хакта хәбәр итүче булмады, — дип җавап бирә коткаручыларның берсе.

Коткаручыларның хәтеренә уелып калган иң авыр вакыйга — Рөстәм өстендә үк кулына ручка тоткан солдатның мәете. Ул фаҗига вакытында хат язгандыр һәм шунда ук җан биргән, хәтта ручкасын да ычкындырырга өлгермәгән.

Рөстәм коткаручылар белән бер сәгатькә якын сөйләшеп утыра һәм дүрт ел дәвамында тынгы бирмәгән күп кенә сорауларына җаваплар таба. Рөстәмгә коткаручыларның янгын часте буенча экскурсия оештырулары бик ошый. Бу хакта Татар.тудей яза.

Фото: instagram.com

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: