Хезмәт

Нинди туфрак яхшы

Игенчелектән мул продукция алу өчен туфрак эшкәртүнең күп төрле алымнары билгеле. Әмма иген культураларын нинди басу туфрагына чәчәргә яраклы икәнен алдан белеп эшләү җитми әле. Көздән һәр басудан туфрак алабыз һәм аларны саклауга куябыз.

Басудагы туфрактагы температураны алган проба туфрагына тәңгәлләштереп саклыйбыз. Чәчүгә 1 ай кала проба туфрагын алып ике савытка салып, 6 тәүлек тотабыз (+20 градус). 6 тәүлектә туфрактагы микроорганизмнар уяна һәм чәчәргә әзер була. Шуннан соң ике культураның орлыгын алып, 25 минут жылы суда чылатып (30 градус) тотабыз һәм фильтр кәгазендә 3 сәгать киптерәбез. Бу орлыктагы микроорганизмнарның тигез уянуына китерә. Туфрак һәм орлык чәчәргә әзер булгач, һәр ике савытка 50шәр данә орлык чәчәбез. Ике культураны да 8-10 көн үстерәбез. Икесенең дә тишелеш процентын һәм үсемлекләрнең уртача озынлыкларын беләбез (см.).

Кайсы культураның тишелеше югары икәнен туфракта санап карап беләбез. Шуннан соң бу туфракта һәр ике культураның туфрак аруын (почвоутомлениесен) билгелибез. Туфрак аруы 3 төргә бүленә:
1. Түбән туфрак аруы - тишелеш 80 процент һәм аннан югары булганда.
2. Уртача туфрак аруы - тишелеш 55 проценттан 79 процент булганда.
3. Югары туфрак аруы - 54 проценттан түбән булганда.

Кайсы культураның тишелеше һәм үсемлек озынлыгы югары - шунысын чәчәргә яраклы дип табабыз. Бу очракта культураның һәм сортның контроль туфрагын төгәл алып булмый. Шуның өчен алган туфракның бер өлешен алып микроорганизмнарын махсус процедуралар аша юк итәбез, шул ук вакытта N44, N43 0,4 мг/ кг.га кадәр төшерәбез. Туфракта микроорганизмнар: аммонификатор, азотофиксатор, денитрификатор, минераль формадагы азотны кулланучы бактерия, фосфат туплаучанлыгы, актиномицит, микромицидлар юк ителгәч, орлыкның һәр партиясен он итеп тартып, 20 градус жылыда 6 тәүлек тотабыз. Шуннан соң махсус процедуралар аша 30 көн эчендә аммонификатор, денификатор, азотофиксатор, минераль формадагы азотны кулланучы бактерия, фосфат туплаучанлыгы, актиномицит, микромицит күпме күләмдә (млн/г) икәнен һәм сыйфатын билгелибез. Монда да югары күрсәткечкә ия булганнарын сайлап алабыз.

Микрофлорасыз туфракта чәчү өчен орлыкны 25 минут жылы суда (30 градус) чышатып фильтр кәгазендә 3 сәгать киптерәбез. Ике савытка да ике культурадан 50шәр данә чәчәбез. Үсемлекләргә бер тәүлеккә 12 сәгать яктылык (5 мең люкс) төшәргә тиеш.

Реклама

Үсемлекнең тишелешен 10-12 көннән ачыклыйбыз. Микрофлорасыз туфракта да туфрак аруын билгелибез. Ул 3 төргә бүленә:
1. Түбән туфрак аруы 75 процент тишелештән югары.
2. Уртача туфрак аруы 50-74 процент тишелеш булганда.
3. Югары туфрак аруы 49 проценттан түбән тишелеш булганда.

Авыш хужалыгы культурасының сортларында да нәкъ шулай башкарыла. Мәсәлән, арпаның «Вакулла» сорты, репродукциясе - суперэлита, тишелеше 94 процент. Микрофлорасыз туфракта химик элементларны алу потенциал көче 202,7 мг/л булса, микрофлоралы туфракта 112,8 мг/л, аерма - 89,9 мг/л. Бу элгәре культура микроорганизмнары каршылыгы нәтижәсендә 89,9 мг/л химик элементларны ала алмый дигән сүз. Шул ук туфракта арпаның «Эней» сорты, репродукциясе - суперэлита, тишелеше 94 процент. Микрофлорасыз туфракта орлыкның химик элементларны алу потенциал көче 201,3 мг/л булса, микрофлоралыда 109,5 мг/л, аерма - 91,8 мг/л. Монда да элгәре культура микроорганизмнары каршылыгы нәтижәсендә 91,8 мг/л химик элементларны ала алмый.

Микрофлорасыз туфракта арпаның «Тимерхан» сорты 34 процент тишелде, 1 гектарга 1,5 цн. исәбеннән катлаулы ашлама биргәч, 68 процентка күтәрелде. Микрофлоралы туфракта 1 гектарга 1,5 цн. исәбеннән катлаулы ашлама биргәч, 66 процент тишелештән 78 процент тишелешкә кадәр күтәрелде. Шул ук туфракның микрофлорасызында арпаның «Нур» сортының 66 процент тишелеше булса, 1 гектарга1,5 цн. исәбеннән катлаулы ашлама биргәч, 76 процент булды. Микрофлорада «Нур» сортының 78 процент тишелеше булса, 1 гектарга 1,5 цн. исәбеннән катлаулы ашлама биргәч, 82 процентка кадәр күтәрелде.

Мәсәлән, микрофлорасыз туфракта «Тимерхан»да тишелеш 32 процент булса, микрофлоралыда 66 процент тишелеш. Аерма - 34 процент. «Нур»да микрофлорасыз 66 процент, микрофлоралыда 76 процент, аерма - 10 процент. Моның белән һәр сортка элгәре культура каршылыгын белеп була. Каршылык зур булган саен туфракта үсемлекнең үсүе начарая.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: