Хезмәт

Норманы страуслар да үз итә

Гадәттә, авыл җирлегендә яшәүче халык гаиләсенең финанс хәлен яхшырту исәбе белән хуҗалыгында сату өчен берничә баш мөгезле эре терлек үстерә яисә кош-корт, каз үрдәк үрчетү белән шөгыльләнә, арада дуңгыз сатып керем алучылар да юк түгел... Ә менә тормышыбызның матди ягын яхшырту исәбе белән алдык, дип страус үстерүне кәсеп иткән кешене...

Әйе, страус. Гади генә страус түгел, ә нәкъ менә Африканыкы! Норма авылына Норлат якларыннан ике улы белән күчеп кайткан Гөлсинә ханым Нәбиева бар халыкны шаккатырып страуслар үстереп ята. Дөрес, әле бу эшкә алынганына 8 айлап кына вакыт үтсә дә, үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашырдай мәгълүматлары күп булып чыкты аның.
- Былтыр улым Айрат Интернеттан бик кызыксынып страуслар турында мәгълүматлар туплады. Безнең шартларда аларның ничек яшәүләрен, туклануларын ачыклагач, әни, әйдә без дә алып үстереп карыйк әле, ите дә холестеринсыз, шикәр авырулы кешеләргә дә бик файдалы, дөнья базарында кыйммәт бәядән сатылучы диетик ит тә икән, дип әйткәч, тәвәккәлләп карарга булдык. Шуннан соң Яр Чаллы якларында үз хуҗалыгында шушы төр страуслар үстерү белән шөгыльләнүче бер гаиләгә барып аларның эшчәнлекләре белән якыннанрак танышып кайттык. Иң гаҗәпләндергәне хуҗаларның 1 баш уртача зурлыктагы страуска көненә бары 1 килограмм азык җитә, артыгын бирергә ярамый - аяклары бетә. Африка страуспары - «экономный» кошлар алар, дип әйтүләре булды, диде Гөлсинә ханым. Уллары белән бер фикергә килгәч, былтыр июль аенда Пермь өлкәсендә махсус страуслар үрчетү, күкәй салдырып, чебешләр чыгару белән специальләшкән фермадан берсе 7 мең сумлык 5 страус чебеше алып кайталар. Әле алар ул вакытта бер-ике көнлек кенә, бер гадәти йорт тавыгы зурлыгында гына булалар. Бер страус йомыркасы 24 тавык йомыркасын сыйдыра ала икән. Чебешләрне сатканда тиешле прививкасын ясап, тукландыру үзенчәлекләрен сөйләп, витаминнар бирүнең графигын аңлатып озатып калалар аларны пермьлеләр.
- Үзебезгә алып кайтып җибәргәч, чебешләргә карап, берара аптырап та калдык: үстерә алырбызмы икән, салкын кышларны ничек чыгарлар?.. Инде менә хәзер, Аллага шөкер, үсеп буй җиткәннәрен күрү үзе бер бәхет! Кышның зәмһәрир суыкларына да чыдадылар бит, торган урыннары гадәти такта лапас кына булса да, - дип сөенә чын күңелдән Гөлсинә ханым. (Рәсемдә).
- Әлеге үзенчәлекле һөнәрегезне районда беләләрме соң, 58 мең 800 сум алып шәхси эшмәкәрлек юлына бастыгызмы?,-дип мөрәҗәгать итәм.
- Юк, хөкүмәттән бер тиен дә ярдәм алмадык.
Банктан кредитлар алып, үз көчебезгә генә таяндык. Шәхси эшмәкәр булу өчен ул сумманы алуның да үз мәшәкатьләре бар икән. Документлар тутырасы, бизнес-план төзеп, аны якларга кирәк, диделәр. Ә моның өчен район мәшгульлек үзәгендә эшсез булып исәпләнү дә кирәк. Үзебез бирегә 2003нче елда ук күченеп кайтсак та һөнәрем буенча эш булмау сәбәпле, әйдә булдым, каралты-кура тирәсендә мәш килдем. Һөнәрем буенча башлангыч сыйныфлар укытучысы идем. 20 елдан артык стажым бар, сәламәтлегем буенча өченче төркем инвалидмын да, дип кыска гына үзе турында сөйләп үтте әңгәмәдәшем.
Уллары бүгенге көндә югары белем алып Казанда яшиләр икән. Шулай булса да, әниләрен һәрвакыт кайгыртып, ярдәм итеп торалар. Апарга миннән дә ярдәм булсын, күчтәнәчкә җибәрергә дә булыр дип, Гөлсинә апа башка елларда күпләп каз-үрдәк, тавык-чебешләр алып үстерә торган булган. Зур терлек алырга мөмкинлегем юк инде, боларына азык табуда да улларыма гына таянам, ди олы йөрәкле ана.
Сүзе янәдән Африка «дуслары»на әйләнеп кайта. Көннәр бик суыткач курыккан идек. Идәненә салам түшәгәч, җылыткыч куйгач, борчылулар кимеде. Көннәр кояшлы, җылы торганда ачык һавада йөртәм, дип киртә белән уратып алынган утарына төртеп күрсәтә. Йөгереп-йөгереп уйнаклыйлар, төрле тавышлар чыгарып кычкыргалыйлар, дип тә өсти безнең як өчен ят булган үзенчәлекле кошлар турында.
- Тукландыру мәсьәләсенә килгәндә әлләни үзенчәлеге юк үзе, дип сөйләп китте Гөлсинә апа, чираттагы соравыма җавап итеп, - арпа, солы, бодай кебек бөртекле культураларны бер тапкыр тегермәннән тарттырып, азыкларына печән кушып бирергә кирәк. Җәй көне яшел печән, люцерна бирә идем, ә хәзер коры печәнне ваклап салам. Страусларның ашкайнату системасы каз-үрдәк, тавыклардан аермалы буларак үзенчәлеклерәк, шуның өчен азыкларын бераз су белән чылатып бирәм. Алларында һәрчак су һәм ком тора..., дип бәйнә-бәйнә аңлата хуҗабикә. Тукландыруда тиешле норманы үтәү, һәр айда витаминнар бирүнең дә тәртибен саклау зарур.
Әгәр тиешенчә тәрбия булса, страус чебеше бер айга 18 сантиметр үсеп, әнисен куып җитә ала икән. Үсә барган саен каурыйлары ныгый, зурая бара. Апардан декоратив бизәнү әйберләре ясыйлар, киемнәрне бизәүдә файдаланалар, керфекләрен дә табигый ясалма керфек итеп кыйммәт бәядән саталар. Бәяләр турында сүз чыккач, 1 килограмм страус итенең базар икътисадындагы хакы белән дә кызыксындым. Уртача бер страус 90-100 килограмм авырлыкка төшә икән. 1 килограмм әзер итенең бәясе бозау итеннән байтакка кыйммәтрәк, ә бер йомыркасы 2 мең сум булуын белгәч, бер страус үзен аклый алырлык, үстергән мәшәкатьләрен оныттырырлык табыш бирә ала икән, дигән нәтиҗә ясадым.
Әйе, сабый балалар кебек аларны чын күңелдән яратып, үскәннәренә сокланып, үзенчәлекле кошларны тәрбияли алудан үзенә рухи ләззәт ала Гөлсинә апа Нәбиева. Тагын бер елдан күкәй салып чебешләр дә чыгарырлар әле, Алла боерса, дигән өметтә кала ул.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: