Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«ӨЧЕНЧЕ БАЛА ӨЧЕН ҖИР БИРЕЛЕРМЕ?»

Җиргә мохтаҗ булулары расланса, бирелә

— Киленемнең беренче баласы туып, 1 айдан үлде. Аннары икенче балаларын алып кайттылар. Анысы өчен Ана капиталын бирделәр. Хәзер өченче сабыйлары туды. Өченче балага җир бирелергә тиеш, дип беләбез. Безнең очракта ничек булыр икән?

Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы белгече:
— Хәзер өченче баласы туган бөтен гаиләләргә дә җир бирелми. 2022 елның июленнән үзгәрешләр кертелде: гаиләнең җиргә мохтаҗ икәнлеген исбатлаган белешмә булу кирәк. Шундыйларга гына бирелә. Тагын шул ягы бар: аларга күпбалалы гаилә булуын күрсәткән кенәгә бирелдеме икән? Шушы кенәгә булса, безнең районда теркәлеп яшәсәләр, җиргә мохтаҗ булулары расланса, өченче балаларына бирелә. Килеп консультация алулары, җир бирелергә тиеш дип санала икән, гариза язып китүләре кирәк. Гаиләдәгеләрнең паспорты, СНИЛС, язылышу турында таныклык, күпбалалы гаилә кенәгәсе һәм һәр документның (паспортның прописка бите дә кирәк) копияләрен алып килергә.

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сорау-җавап