Хезмәт

“Очрашу гына түгел, бик файдалы дәрес булды бу”

Татарстан китап нәшриятының 100 еллык юбилее уңаеннан “Ватаным Татарстан” газетасы белән берлектә республика районнарында “Уку бәйрәмнәре” үткәрелә башлады.

Әлеге проект буенча беренче очрашу безнең районда булды һәм бай тарихлы Түнтәр авылында башланып китте. Әлеге чараның дүрт гасырдан артык тарихлы, гомер-гомергә укымышлы, Ишми ишанлы, мәдрәсәләре белән данлыклы авыл булган, 150 ел элек, әле татар телендә матбугат чыкмаган вакытта Шәмсетдин хәзрәтләре Төркиядә чыга торган “Тәрҗеман” газетасын алдырган, соңрак аның улы Мөхәммәтнәҗип хәзрәт Галимҗан Баруди белән берлектә “Дин вә әхлак” журналы чыгарган, 59 ел элек “Кызыл Татарстан” (хәзерге “Ватаным Татарстан”) газетасында беренче язмасы басылган һәм алтмыш елга якын төрле газеталар белән язышкан актив хәбәрчесе Рәфхәт абый Зарипов булган Түнтәрдән башлануы бик табигый килеп чыкты.

Әлеге очрашуга – Түнтәр мәктәбенә килүгә, ап-ак шәл ябынган ике мөлаем әбине күреп, алар янына бармый булдыра алмадым. Газетабызның күптәнге дуслары – заманында иң актив хәбәрчеләребезнең берсе Әминә апа Сафиуллина һәм бик күп еллар алдынгы китапханәче булган Рашидә апа Мөхәммәтшина икән.

–Яшь чакта актив булган кешегә 80не үткәч тә тынгы юк инде ул, менә шулай очрашуларга чакырып торалар. Алар чакыра, без киләбез”, – дип сүз башлады Рашидә апа. Бәйрәм барган залда да урыннарыбыз янәшә туры килде. Каршымдагы өстәлдә шушы җирлектә яшәүчеләрнең иҗат әсәрләре: басылып чыккан китаплары шактый. Алар арасында да танышлар бар (иң сөенечлесе: бүген мәктәптә укучы балалар арасында да иҗат белән кызыксынучылар, “Алтын каләм”, “Илһам” бәйгеләрендә җиңү яулаучылар бар, буыннар бәйләнеше дәвам итә диделәр). Баксаң, Рашидә апаның да шигырьләре аерым китап булып басылган икән.

–Иии, үзем өчен язган шигырьләрем инде ул. Үзебез өчен, гаиләм өчен бер истәлек булсын ди бастырдык, – ди ул үзе, тыйнакланып. Кичә башланып, башкаладан килгән кунаклар залга үтүгә, әбиләрне алар белән таныштырам. Дөресрәге, алар сорый, мин әйтәм.

– Монысы язучы Галимҗан Гыйльманов, – димен.

– Әәә, аның новеллаларын, парчаларын укыдым, бик матур яза, – ди Рашидә апа. Әнә теге – таяклысы кем?

– “Ватаным Татарстан”ның журналисты Риман абый Гыйлемханов, – дим.

–Әәә, әле соңгы газетада гына бик кызык бабай турында зур язмасы чыкты, – ди ул. Мин исә Рашидә апаның бөтенесе белән хәбәрдар булуына, бөтенесен укып баруына эчтән генә сокланам (очрашу барышында башкала кунакларын да шундый сораулары белән сокландырачак әле ул). Залга танылган артист Әсхәт Хисмәт белән аның танылган баянчы улы Булат керүгә, әйтә башлаган идем: “Аларын таныйм, алар экранда бит инде”, – диде.

Алга китеп шунысын әйтим, башта Түнтәрдә, аннан Балтач үзәк китапханәсендә дәвам иткән очрашулар менә шундый кара-каршы сокланулардан торды дисәм дә, һич арттыру булмас. Безнекеләр башкаладан килгән кунакларның иҗатына, сөйләү осталыгына, талантына – берсеннән-берсе хисле чыгышларга сокланып, бихуш булып утырса, Казанныкылар исә галимнәр, тарихчылар югарылыгында туган як тарихын, данлыклы Түнтәр тарихын өйрәнгән, берничә китап бастырган, әле дә шушы изге эшен дәвам итүче Рәфхәт абый Зарипов алдында баш иде, алдагы көнне генә әйтелсә дә, искитмәле, мәгънәле кичә оештырган Түнтәр мәктәбе коллективына, берсеннән-берсе талантлы балалар чыгышларына сокланды, 40 ел фермада сыерлар сауган, булдыклы, тырыш биш егет әнисе Зөлфирә апа Шәйхетдинованың ялкынланып шигырь сөйләвен хисләнеп тыңлады...

Казанга, редакциягә барган саен: “Алияне һаман да җырлатасызмы әле?” – дип сорашкан Риман абый (сүз үткән гасырның сиксәненче елларында төрле конкурсларда күпсанлы җиңүләр яулаган Пыжмара кызы Алия Закирова – бүген район мәгариф идарәсе мөдире Алия Шагаева турында бара. Баксаң, шул елларда Риман абый аның җырлавына сокланып, газетага язган булган икән) бу көнне аның әле дә җырлавына шаһит булды – очрашудагы чыгышын Алия Юнысовна матур җыр белән тәмамлады.

Бу көнне тел турында да, милләт турында да, әдәбият-сәнгать-басма матбугат турында да күңелгә үткәреп сөйләштеләр.

–Гадәти, гади бер очрашу гына түгел бу, бу  – бик тирән мәгънәле дәрес булды. Моннан яхшы әдәбият дәресе була алмый”, – дип үзенең кичерешләре белән уртаклашты әлеге чараны оештыручыларның берсе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Нәкыйпова (ә икенчесе – Лилия Гарифуллина бу чараны бик матур итеп алып барды).

Бу чарада сәхнә белән зал үзеннән-үзе “бәйләнгән” иде кебек. Башкаланыкылар белән безнекеләр бәйләнеше дә иде ул.

Әнә, Әсхәт Хисмәт бәрхет тавышы белән “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй” дигән бик күпләргә таныш җырны суза. Аңа тулы зал кушыла... Җыр тәмамлануга, Риман абый торып баса: “Бу җырның көен бит сезнең район кияве Ифрат Хисамов (заманында Балтач мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли) язган. Бу җырны иң беренче булып Балтач егете Әнәс Сабиров белән җырладылар”...

–Мин Балтачка туган ягыма кайткандай кайтам... Пүскән, Арбор... бу авыллар миңа туган авылымдай якын (ник икәне сер булып калды, без сорамадык, ул әйтмәде). Мин анда Сабантуйларга, тау шуарга да кайтам, – ди Галимҗан абый да.

Менә шушындай нотада өч сәгать барган очрашу Балтач китапханәсенә күчте һәм... бернинди өзеклек булмаган кебек нәкъ шул рухта тагын өч сәгать дәвам итте. Һәм... сизелмәде дә.

Китапханәче Фәнзия Төхвәтуллина очрашуның беренче минутыннан ук катнашучыларны хисләр дөньясына алып кереп китте. Аны башка китапханәчеләр алыштырды. Галимҗан Гыйльмановның берсеннән-берсе тәэсирле әсәрләреннән өзекләр укып, авторның үзен дә елатты кызлар. Бу көнне ничектер барысы да ихлас иде. Ачылып, күңелдәгесен сөйләделәр. Башкала кунакларын бу залда да шаккатыра, сокландыра ала торган якташлар табылды. Шагыйрь Гарифҗан ага Мөхәммәтшинны залда күреп, Әсхәт Хисмәт, әнә, аңа олы хөрмәт билгесе итеп, чыгышына “Керим әле урманнарга” җырын өстәде. Гарифҗан абый исә ул җырлаган “Әрем тәме, әрем исе” җырыннан соң: “Җырның сүзләрен дә, мәгънәсен, көен дә бердәй аңлап, тоеп, сезнең кебек күңеле аша үткәреп тыңлаучыга җиткерә алучы җырчылар сирәк”, – диде. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел иде. Әле өйгә кайткач та, Әсхәт абыйның шул җыры, шул моңы колакларда яңгырап торды. Баксаң, бу җырны бик күп җырчылар җырлый икән. Интернеттан тыңлап карадым, юк, мең тапкыр хаклы Гарифҗан ага, Әсхәт абый кебек башкаручы юк! Улы Булат белән икесе генә дә зур заллар җыярга, сәгатьләр буе шул аудиторияне үзләренә каратып тотарга сәләтле Хисмәтуллиннар, чын мәгънәсендә ике очрашуда да төп бизәк булды. Алар исә нәни нәфис сүз остасы Зилия Әскарованың чыгышына, талантлы Мәгъмүрә апа Хөрмәтуллиннаның тормыш турындагы шигырьләренә, танылган якташыбыз Җәмилә апа Сибәгатуллинның үзе уйнап, үзе җырлавына таң калды. Соңгысында түзмәде Булат, акрын гына залдан чыгып китте дә, баянын алып, Җәмилә апабызга кушылып уйнап җибәрде...

“Мин монда тагын киләм әле”, – дип китте Балтачтан танылган журналист Риман абый, монда язарга кызыклы темалар, шәхесләр күплеккә ишарәләп. Районга килгән кеше фикер туплап китә, аларны менә шушылай тәэсирләнеп, тагын киләм әле дип китәрлек итеп, кызыктыра алган, шушындый чаралар оештыру өчен хезмәт куйган кешеләргә:  “Булдырдыгыз!” – диясе генә кала.

Гөлсинә ЯРУЛЛИНА

Реклама
Теги: очрашу
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: