Хезмәт

“Хезмәт” белән кемнәр бергә?

Бүген “Хезмәт” газетасы коллективы абунәчеләр арасында лотерея уйнатты. Башка еллардан аермалы буларак ул онлайн форматта узды.

“Хезмәт” (“Азьлане”) газетасы 2020 елның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында “Хезмәт” белән...” дигән бәйге оештырды. Бүген исә аның җиңүчеләре билгеле булды.

Абунәчеләребез “Хезмәт”кә (“Азьлане”га) язылу турындагы квитанция күчерелмәсе белән бергә газетабыз турында дүртьюллык шигырьләр юлларга тиеш иде. Барлыгы 74 квитанция һәм шигырь кабул иттек. (Киләчәктә шигырьләрне газета битләрендә бастырачакбыз).

Лотереяда җыелмалы өстәл, капчыгы-капчыгы белән шикәр комы һәм башкалар уйнатылды.
Урын-җыр комплекты – Рафис Дәминов (Кариле
Чәйнек – Тәнзилә Хөрмәтуллина (Борнак)
Табак – Гүзәлия Романова (Сосна)
Табак – Л. Игнатьева
Табак – Нурҗиһан Фәйзрахманова (Арбор)
Ваза – Гыйльмулла Зәкиев (Балтач)
Кувшин – Көшкәтбаш мәчете
Кыргычлар наборы – Айрат Хәкимҗанов (Балтач)
Савытлар җыелмасы – Рәүфә Галләметдинова (Арбаш)
Савытлар җыелмасы – Фәргать Гаязов (Чапшар)
Кувшин – Халисә Нәҗметдинова (Балтач)
 

Песок – Фарук Нуриев (Арбаш) , Эльвира Нәкыйпова (Көшкәтбаш), Лилия Шәрәфетдинова (Чепья), Әлфия Зәкиева (Сәрдек), Гүзәл Галимуллина (Балтач), Сәнирә Гәрәева (Балтач), Илшат Фатыйхов (Салавыч), Асия Шәрипова (Норма), Радик Сабиров (Балтач), Миннеяз Ризов (Балтач), Альбина Бариева (Югары Субаш), Нариман Кәримов (Түнтәр), Рәмзилә Сәгыйтова (Балтач), Гарифҗан Галимҗанов (Яңа Салавыч), Фәнис Сабирҗанов (Норма), Наҗия Хәйруллина (Карадуган), Наҗия Зыятдинова (Сосна), Мөбарәк Фәтхетдинов (Яңа Салавыч), Нургаян Ибраһимов (Кариле).
Төп бүләк җыелмалы өстәл иде. Аңа Карадуган авылыннан Гүзәлия Хәсәншина лаек булды. Абунәчеләребезне котлыйбыз! Киләчәктә дә безнең белән бергә булыгыз!

 

 

Фото: Наталья Жукова

Видео: веб-редактор

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: