Онытылмый мәктәп еллары
372
0
0
Мәктәп еллары һәркемнең гомерендә аерым урын алып тора. Нинди генә чорда белем алсаң да, 19нчы гасырдамы, 20нче гасырдамы, укытучылар, сыйныфташлар, мәктәпнең үзенә генә хас ыгы-зыгылы тормышы матур хатирә булып күңел түрендә саклана.
Мәктәп коллективлары укучылар белән элемтәне беркайчан да өзми. Һәр елны февральнең беренче шимбәсендә белем учаклары үз карлыгачларын туган йортка җыя. Бу матур традиция Балтач урта мәктәбендә дә яши.
Быел үземнең дә мәктәпне тәмамлаганыма 20 ел. Әле кайчан гына елый-елый мәктәп белән саубуллашкан идек. Күз ачып йомганчы ике дистә ел үтеп тә киткән. Әмма барысы да кичә генә кебек. Рәмзия Рамилевна, Фәридә Әхәтовнаның дәрес биргәннәре бүгенгедәй күз алдымда. Сыйныф җитәкчебезнең безне үз балаларыдай яклап, еш кына үзенә дә шелтә сүзләре эләгүләре хәтердән чыкмый. Еллар үткән саен мәктәп чорының һәр мизгеле күңелдә яңара. Ярый әле шул истәлекләрне уртаклашырга очрашу кичәләре үткәрелә.
Балтач урта мәктәбе очырган кошларын быел да кабат бергә җыеп, аралашырга, үткәннәрне искә алырга, яраткан укытучыларыбызга рәхмәт белдерергә мөмкинлек тудыра. Үзен моннан 10, 20, 30, 40 ел элек тәмамлаучыларга ишекләрен кабат ача. 1нче февральдә 15 сәгатьтә башланачак очрашу кичәсендә укучышар тагын бер мәртәбә мәктәп елларына кайтып, сыйныфташлары, укытучылары белән күрешә, үткәннәргә сәяхәт ясый алачак.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Теги:
250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
17 гыйнвар 2021 - 21:41Дин буенча аз проценты ипотека алу рөхсәт ителәме? Хәзер авыл җиреннән торак алу өчен аз процентлы кредитлар бирелә. Мондый шартларда ипотека алу рөхсәт ителмиме?4701
-
17 гыйнвар 2021 - 20:11Сантехника һәм кафельне химик чаралар кулланмыйча чистарту алымнары 200 гр балалар сабыны, 3-6 аш кашыгы сода, 200 мл кайнар су, берничә тамчы ароматизатор (булмаса да ярый) алабыз.6401
-
17 гыйнвар 2021 - 18:41“Башкалардан калышасы килми” Алтын урталык махсус уйланылган план буенча түгел. Шулай килеп чыккан икән, димәк, сәбәпләре-сәбәпчеләре булган. Әлеге позицияне үзгәртергә дип тырышулары.14503
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
18 декабрь 2020 - 11:36Якташыбыз, танылган җырлар авторы, шагыйрь, публицист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе - Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин турында "Замандаш" тапшыруының чираттагы язмасы эшләнгән
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар15400
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар90900
-
16 гыйнвар 2021 - 21:41Алтмышны куучы сөяркә.... Уфаның бер дәваханәсенә 54 яшьлек ир китерелгән.83202
-
15 гыйнвар 2021 - 14:46Үтерелгәннәр кабат терелми, яки виртуаль дөньяның агулы җимешләре Узган атнада бер бәдбәхет адәм актыгы, өйләренә кереп, унсигез яшьлек кызны һәм аның ата-анасын – тулы бер гаиләне! – үтереп чыккан.80801
-
15 гыйнвар 2021 - 21:21Битендәге бетчәне сыткач, пневмония белән чирләгән Бер ир, иягендәге бетчәне сыткач, бер айга реанимациягә эләккән.58901
© 2011 - 2021. Хезмәт. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: BaltasiRed2005@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+