Хезмәт

Осталарга бай авыл.

22 нче майда Смәел авыл китапханәсе, «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проектының йомгаклау чарасы итеп, 1нче сыйныф укучылары өчен "Осталарга бай авылым" исеме астында экскурсия оештырды.

Укучы балалар ат арбалары, тарантас ясаучы алтын куллы авылдашыбыз Фазылҗанов Фәрит абыйда кунакта булдылар. Ул балаларга, инде тарихи үткәнебездә калган тарантас хакында сөйләде.Ә яшелчәчелек белән шөгыльләнүче яшь оста Латыйпов Илнур балаларны үзләренең теплицалары белән таныштырды, искиткеч ямьле чәчәк үсентеләре балаларга аеруча ошады, дип хәһбәр итәләр Смәел китапханәсеннән.
Фото: http://baltasi.tatarstan.ru/rus/foto_report.htm/photoreport/666244.htm

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: