Хезмәт

Полтергейст һәм пирокинез

Егерме беренче гасырда да галимнәр аңлата алмаган күренешләр бар

Безнең борынгы бабаларыбыз  “шайтан шаяртуы” дип атаган кайбер серле һәм сәер күренешләрне бүгенге галимнәр фән белән аңлатып булмаган вакыйгалар өлкәсенә кертә. Үзләре шулай дип атаган менә шул “аңлатып булмаган” нәрсәләрне алар... барыбер аңлатып бирә алмый.

Миндә... “ике мин”
Кешеләрнең үзләренә ике тамчы су кебек охшаш икенче берәүләрне очратуы еш булмаса да булгалаштырып тора. Доппельгенгерлар (шул ук “двойник”лар, төс-кыяфәттәшләр) турындагы язмалар медицинада да, тарихи документларда да, әдәби әсәрләрдә дә очрый. Язучы Ги де Мопассанның дусларына үзенең кыяфәт­тәшен очратуы турында сөйләгәнлеге билгеле. Математик Декарт, француз язучысы Жорж Санд, инглиз шагыйрьләре һәм язучылары Шелли, Байрон, Вальтер Скотт та үз копияләре белән очрашкан булган. Достоевскийның “Двойник” повесте турында сөйләп тә торасы юк...

Билгеле галим Фонс Гариссон фике­ренчә, кыяфәттәшләрнең сере безнең баш миенә яшеренгән булуы ихтимал. Мәгълүматны эшкәрткәндә безнең нерв системасы гәүдәбезнең пространство схемасын төзи, ул фәнгә билгесез сәбәпләр нәтиҗәсендә реаль һәм астраль образларга бүленә. Ләкин монысы да гипотеза гына...

Үлемнән соң яшәү

Караңгы тоннельнең аргы очында яктылык, нур чәчеп торучы билгесез зат, сине чакыручы тавыш, мәрхүм туганнарның өрәкләре – үлеп терелгән, ягъни клиник үлем кичергән кешеләр сөйләвенчә, кешеләрне “теге” дөньяда менә шушындыйрак күренешләр көтә.
Икенче дөньяның чыннан да барлыгы дәлилләренең берсе булып фән докторы Уильям Джеймсның медиум Леонора Пайпер белән үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре була ала. Дистә ел чамасы дәвамында доктор спиритик сеанслар оештыра, алар барышында Леонора һинд кызы Хлорин, командор Вандербильт, композитор Иоганн Бах һәм башкалар исеменнән сөйләшә. Мәрхүмнәр дөньясы белән элемтәнең чыннан да барлыгын расласыннар өчен Джеймс үзенең сеансларына тамашачыларны: журналистларны, башка медиумнарны, галимнәрне чакыра.
Кызганычка каршы, моңа бәйле фәнни нигезләнгән фактлар юк. Шул ук Фонс Гариссон әйтүенчә, аларның булмавы, бәлки, яхшырактыр да?..

Тавышлы өрәк

Полтергейст – аңлата алмаган феномен. Ул матбугатның даими геройларының да берсе, чөнки “Барабашка исерек Сәгыйтьнең айлык хезмәт хакын урлаган”, “Барабашка Рамилның заначкасы урынына сүгенү сүзе язып киткән”, “Кәримә полтергейсттан балага узган” дип аталган мәкаләләрне халык егылып ятып укый.

Полтергейст турында беренче тапкыр ике мең ел элек тарихчы Тит Ливий язып калдырган. Ул күзгә күренмәгән кемнеңдер Рим солдатларына таш ыргытуын бәян иткән. Шуннан соң мондый язмалар еш кабатланган.

Бер француз монастыре елъязмасында да искә алына ул. 1612 елның 16 сентябрендә рухани-гугенот Франсуа Перро өендә төнлә тәрәзә пәрдәләре үзеннән-үзе ачылып ябыла башлый, караваттан юрганны тартып төшерә, аш бүлмәсендә савыт-сабаны кыра... Алай гына да түгел, шул ук вакытта ул ачы итеп сүгенә дә! Шуннан соң чиркәү, гөнаһлы гугенотның өенә шайтан ияләшкән, дигән карарга килә.

Соңрак әлеге “тәртипсез өрәк”не Мартин Лютер “полтергейст” дип атарга тәкъдим итә, ә 375 елдан соң СССРда аңа “Барабашка” дигән кушамат бирәләр.

Пирокинез

Көтмәгәндә билгесез ялкын кабынып китеп, кешедән берничә минут эчендә көл генә торып калганлыгы борынгы заманнан күзәтелгән. Хәер, мондый хәлләр еш булмый, үткән гасырда 19 очрак кына теркәлгән. Бу ни өчен шулай була, ни өчен ялкын телләре бичара кеше тирәсендәге башка әйберләргә күчми – боларны галимнәр аңлата алмый.

1969 елда үз машинасында бер ир мәете табыла. Аның бите һәм куллары янган була, ә менә чәчләренә һәм кашларына янгын телләре, нишләптер, тимәгән. Канаданың Альберта штатында булган хәл бөтенләй фантастикага тиң: шәһәрдә бер-берсеннән ике-өч чакрымда булган бертуган ике кыз бер үк вакытта гөлтләп янып китә...

Пирокинезның барлыкка килү фаразлары төрлечә. Кешеләрнең үзеннән-үзе янып китүен кайбер табиблар аларның эчке халәте белән бәйләп аңлатмакчы, чөнки, билгеле булуынча, корбаннарның күбесе бик озак вакыт депрессия кичергән. Башкалар фикеренчә, пирокинез йогынтысына, күпчелек очракта, эчкечеләр таручан. Имеш, аларның организмында спирт шулкадәр күп ки, кабынып китүгә кечкенә очкын да сәбәпче була ала, алар тәмәке тарткан булса, бигрәк тә. Өченче версия буенча, ялкын телләре я шарлы яшеннән, я фәнгә билгеле булмаган энергетик нурдан да кабынып китәргә мөмкин. Күптән түгел барлыкка килгән теория буенча, билгеле  галим Фонс Гариссон әйтүенчә, тере күзәнәктә энергия чыганагы термоядер реакциядән булуы ихтимал, ягъни билгесез көч тәэсирендә күзәнәктә аңлашылмаган энергетик процесслар башланып китә, имеш. Монысы да галимнәрнең әлеге дә баягы “аңлашылмаган” нәрсәләре инде...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.

Кызыл таң.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: