Хезмәт

Пособие һәм түләүләр артты

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә ел саен 1нче гыйнвардан айлык акчалата түләү, балага айлык пособие һәм түләүләрнең башка төрләре индексацияләнә. 2014нче елның гыйнварыннан барлык түләүләр 1,05 коэффициентына артты.

Мәсәлән, хезмәт ветераннарына, Татарстан хөкүмәтенең орден, медальләре белән бүләкләнүчеләргә, «Ана даны» медале булган гражданнарга, пенсионерларга айлык акчалата түләү (ЕДВ) 380 сум, тыл ветераннарына, реабилитацияләнгән гражданнарга 566 сум, ятим, әти-әнисез тәрбияләнүче укучы балаларга, күп балалы гаиләдән мәктәптә, училище, техникумнарда укучы 18 яшькә кадәр булган балаларга юлда йөрү өчен субсидия 229 сум, күп балалы гаиләдән 6 яшькә кадәр булган балаларга дару алу өчен субсидия 101 сум, 16 яшькә кадәр мәктәптә укучы балаларга айлык пособие 249 сум, ялгыз әнинең баласына 662 сум, бала туган очракта бер тапкыр бирелә торган пособиенең суммасы 13741 сум 99 тиен, бер яшь ярымга кадәр бала карап өйдә утыручы, эш урыны булмаган әниләргә беренче баласын караган очракта 2576 сум 63 тиен, ә икенче һәм аннан соңгы балалар өчен 5153 сум 24 тиен, армия сафларына чакырылып хезмәт итүченең йөкле хатынына пособие 21761 сум 88 тиен, ә ай саен баласына 9326 сум 52 тиен булды. Күмү мәшәкатьләре өчен түләнүче пособие күләме 5002 сум 16 тиенне тәшкил итә.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: