Хезмәт

Һәр колбасаның... үз төсе

Бөрбаштагы шәхси эшмәкәр Илшат Гыйльмуллинның ит эшкәртү цехы турында күп ишетсәм дә, моңа кадәр анда барырга туры килмәгән иде. Шуңа күрә бөтенесе турында җентекләп сорашырга, үземне кызыксындырган сорауларга җавап табарга тырыштым.

Без килгәндә ысланган әзер продукцияләрне бушаталар иде. Төрле-төрле коробкалар, савытлар тезелеп киткән. Кайсы зур, кайсы кечкенә дигәндәй. Барысы тулы. Аларда әллә ничә төрле ит ризыгы: колбаса, бастырма, сардельки... ысланган казлар.   Һәркайсының өстендә кечкенә кәгазьләр күреп, сүзне шуннан башладык. Илшат әфәнде үзе эш белән киткән булып чыкты, шуңа күрә әңгәмәбезне аның җәмәгате, уң кулы Рамилә (уңдагы рәсемдә) белән алып бардык.

– Бу кәгазьләргә хуҗаларының-ияләренең исем-фамилиясе, әзер продукциянең күләме, бәясе языла, – дип таныштырды ул (әле алар әллә ничә журналга да теркәлеп бара). – Без бит күбесенчә кешеләр үзләре алып килгән иттән, үзләре биргән заказ буенча продукция ясыйбыз.

Миндә исә шунда ук сорау туды: “Заказлар күпме? Итләр бер-берсе белән буташа алмыймы?”

– Заказлар, шөкер, күп, – ди Рамилә. – Кышкы сугым чорында аеруча күп була, бер тәмен, җаен белгән кеше ел да күп итеп, төрлесеннән эшләтә. Калган чорларда да тик торганыбыз юк. Итләр бер-берсе белән берничек тә буташа алмый. Ул яктан бездә контроль көчле... Менә, карагыз, бу коробкалардагы һәр колбасаның үз төсе (дөресен әйтим, анысына кергәч тә игътибар иткән идем инде), ул итләр төрле булганга әнә шулай төрлечә килеп чыга. Кемдер майлырак ит алып килә, кемдер, киресенчә, майсызны, кемдер үпкә-йөрәк-ит катнашмасы дигәндәй...

Баксаң, итне кабул итеп алганда ук, авырлыгы, хуҗасының исеме язылып, аңа махсус кәгазь-белешмә куела (шулай ук аерым журналга да языла). Һәм әнә шул кәгазь ит белән бергә соңгы “нокта”га кадәр бергә килә. Итне махсус ваннада югач, әлеге кәгазь ит белән бергә тураучылар янына күчә, аны мясорубка янәшәсендә “көтеп тора”, фарш белән бергә, тутырыла торган урынга күчә, аннан ярымәзер продукция өстенә “кунаклый”. Ысланырга кергәндә исә һәр кешенең ит ризыгына аерым тамга куела (бу хакта – нинди тамга икәнлеге шулай ук журналга языла). Ә теге кәгазь әзер продукцияне җибәрүче Рамилә өстәленә килә. Мичтән чыккан әзер булган ризыклар исә, тамгаларга карап, аерым коробкаларга тутырыла. Һәм аларның өстенә инде, алда әйтелгәнчә, әзер булган проукциянең үлчәнгән күләме, бәясе, хуҗасының исеме язылган кәгазь куела.

– Хәзерге сугым чорында заказлар күп була дисез. Димәк, чират та шактый була. Килгән итләр көнендә генә эшкәртелми бит, алар кайда саклана?

Реклама

– Итләрне кабул итүгә, туңдыргычка кертәбез. Шөкер, зур күләмдә сыйдырышлы яхшы туңдыргычыбыз бар. Әзер продукцияне дә, үлчәп, тәртипләп бетерүгә, суыткычларга кертәбез (шундый ике бүлмәләре бар). Дөрес, продукция бездә озак тормый, заказлары әзер булуга шалтыратабыз, тиз арада килеп алып та китәләр.

–“Хәләл” дигән сертификатыгыз юкмы?

– Әлегә юк. Артыннан бер йөри башлаган идек, бик зур суммада булса да, алмакчы идек, төрле сәбәпләр белән тукталып калды. Әмма без дуңгыз итен бөтенләй алмыйбыз, “без дини гаилә идек” дип әйтүчеләрнең итләрен бөтен табак-савытлар юылган чакта – иң беренче эшкәртәбез. Без бит әле болардан тыш өстәмә продукция дә эшлибез. Анысына да теләсә нинди ит алмыйбыз, сугым цехында эшкәртелгән, бөтен тиешле белешмәләре булган итләрне генә алабыз. Сату өчен эшләнгән андый эшләнмәләр дә бик әйбәт үтә. Үзебезнең клиентларыбыз бар. Алар аерым этикеткалар белән сатыла. Үз итләрен Актаныштан кадәр безгә алып килеп, колбаса, башка төрле эшләнмәләр ясатучылар бар. Кукмара, Вятка Аланы, Арча, Мамадышлардан кадәр киләләр. Соңгы елларда кабыргалар, казлар ыслатучылар да артты. Үзләре өчен генә каз китерүчеләр дә бар, сату өчен күпләп ыслатучылар да. Әле менә бу көннәрдә берәү 85 каз алып килде. Үз казыңны ыслату 200 сумга төшсә, әзер, ысланган  казлар да сатабыз, анысы инде 2000 сум тора.

– Бу эш белән шөгыльләнә башлавыгызга ничә ел?

– Башта үзебез өчен генә, өйдә ат казылыклары эшли идек. Күчтәнәчләргә биргәләгәч, кеше бигрәк тәмле икән дип мактагач, күбрәк ясый, артканын сата башладык. 30 килограмм иттән башлаган идек, аннан бер сан, ике сан, аннан тулы бер ат итеннән эшләүгә күчтек. Сораучы артты да Илшат: “Әйдә, үз эшебезне башлап карыйк”, – диде. Риза булдык...

Эш башларга дип әйткәндә генә җиңел. Отасыңны, отыласыңны белмисең. Гыйльмуллиннар да баштагы елларда шактый авырлыклар белән бәрелешә, отылган чаклары да була. Әмма алар тукталып калмый. Башта өйләрендә эшлиләр, дүрт ел элек менә шушы бинаны корып, монда күченәләр.  Бөтенесен үз көчләре белән башкарганнар, бүгенгә кадәр бернинди ярдәм алмаганнар. Цех артык зур түгел, эшләүчеләр дә санаулы гына, шуңа күрә җитештерүчәнлекләре дә тонналарда исәпләнми. Бу, бердән, сыйфатка игътибарны арттырырга мөмкинлек бирсә, икенче яктан, сугым чорларында клиентларга, заказ бирүчеләргә унбиш көнләп чират җиткәнен көтәргә туры килә икән. Җәй көне берничә көн эчендә әзер була, диләр. Рамилә цехта эшләүчеләрнең һәркайсын мактап, эшләреннән канәгать булып сөйли. Рифнур Хафизов, әнә, берүзе әллә ничә төрле эш башкара икән. Клиентлар килүгә, аларны каршы ала, итләрен алып кала, урнаштыра, көне буе диярлек туңдыргыч камерага кереп-чыгып йөри (анда озак торып булмый, диләр), нинди күтәрү-төшерү-бушату эше бар – һәммәсенә өлгерә. “Көнгә ничә вагонетка колбаса гына бушата”, – диделәр аның турында. Зөлфирә Мортазина, Гөлчәчәк Гафарова, Рәзинә Тукранова, Ильяс Нотфуллиннар да үз эшләренең остасы. Бик бердәм булып эшлиләр. “Һәркайсының үз эше, алай ит, болай ит дип өйрәтәсе юк”, – ди Рамилә. Гел шулай аңлашып эшләргә язсын.

Гөлсинә ЯРУЛЛИНА язмалары.

Булат СӘЙФЕТДИНОВ фотолары.

Реклама хокукларында.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: