Хезмәт

«Һәр әйткән сүзебез - теләк», - ди билгесез булып калырга теләүче дәвалаучы ханым

- Халыкта: «Тели белсәң - теләк», дигән бик мәгънәле сүзләр бар…

- Ә дәвамы - тели белмәсәң имгәк, шулай бит? Әби-бабайлар шушы сүзләрне әйтә белгән, тик аның мәгънәсен генә бөтен тулылыгы белән алатып бирә алмаган. Бу - барлык сүзебезнең дә бумеранг кебек үзебезгә кире әйләнеп кайтуы турында сөйли. Алай гына да түгел, һәр сүзебезнең үзебез өчен теләк булуын аңлата. Мин шулай дисәм, кайберәүләр, ничек инде, һәр әйткән сүз теләк булсын, әле теләгән теләкләрнең дә һәммәсе кабул булмый, аларның да кабуллык сәгате бар диләр бит, дип каршы төшә. Сәгатьләп түгел, безнең авыздан чыккан һәр сүз секунды белән кабул ителә, ягъни безнең алдагы көнебез өчен чынбарлыкка әйләнә. Әйткән сүз - аткан ук дип тикмәгә әйтмиләр. Әле әйткән сүзебез генә түгел, башка килгән һәр уй да алдагы көнгә мәгълүмат булып бара. Сүз уңаеннан, «киләчәкне бик дөрес әйтә» диеп дан алган экстрасенслар нәкъ менә шушы мәгълүматны файдалана да инде. Чөнки киләчәкне беркем дә алдан күрә алмый, бернинди күрәзәче дә. Ул бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә мәгълүм. Кабатлап әйтәм, күрәзәче бары тик кешенең үз уен гына укый. Әлеге импульслы сигналны тоту сәләте меңнән бер кешегә генә бирелә.
- Әйткән һәр сүз теләк дисез. Чынбарлыкта ул ничек чагыла, нигәдер, әйткән бер сүзнең кабул булуын күзаллап бетереп булмый…
- Сүз генә түгел, уебыз да теләк. Бүген, менә шушы минутта синең башыңа килгән уй - начармы ул яхшымы, ул инде «компьютер»га кереп китә, ягъни ул синең киләчәгең. Кайберәүләр киләчәкне алдан язылган күрәчәкләр дәфтәре итеп күзаллый. Кеше өчен киләчәк тә юк, үткән дә юк, фәкать бүгенге көн, менә шушы секунд бар. Күрәчәгеңне шул секундта син үзең «язасың». Кеше үзе нәрсә күрергә тели - шул чынбарлыкка әйләнә. Әйтик, кайберәүләр, һай, бүген начар төш күрдем, нәрсә булыр дип хафалана башлый, аны ниндидер начарлыкка юрый. Һәм шулай була да. Төшем рас килде ди ул үзенчә. Гәрчә, бу төшне, шулай юрап, үзе чынбарлыкка әйләндерсә дә. Мин үзем нинди генә төш күрсәм дә, Аллага шөкер, бик әйбәт төш күрдем, дип аны һәрчак яхшыга юрыйм. Шулай була да. Ышанмаучылар шулай эшләп карасын. Әйткән сүзгә, уйга килгәндә, без еш кына башкалар турында начар сөйлибез, начар уйлыйбыз. Ике-өч кеше бергә җыйналса, китәләр инде кемнеңдер гайбәтен сөйләп. Белсә иде алар бу вакытта теге кешегә түгел, үзләренә никадәр зыян китергәннәрен! Башка беркайчан кеше турында начарлык белән авыз ачмаслар иде. Ә бит бу сөйләгән сүзләр, хакмы-нахакмы, барысы да үзебезгә, үзебезгә булмаса, балаларыбызга, оныкларыбызга әйләнеп кайта, үз «башыбызга төшә». Чөнки без шуны үзебез телибез килеп чыга. Димәк, кемнедер начар итеп сөйлисең икән, аны түгел, үзеңне начар дип сөйлисең килеп чыга, кемнедер пычракка батырырга теләсәң, шулай ук үзеңне пычракка батырасың. Шуңа күрә алдагы көнебезгә әйбәт информация китсен дисәк, тирә-юнебездә начарлык түгел, матурлыкны кубрәк күрергә тырышыйк. Начар яңалык бездән чыгарга тиеш түгел, ә менә әйбәт яналыкны беренче булып әйтергә тырышырга кирәк. Тагын шунысы бар: кешегә яхшылык эшләгәндә дә чын ихластан эшләргә кирәк, аннан нәрсәдер өметләнергә ярамый. Чөнки без кешегә түгел, шушы яхшылык белән үзебезгә яхшылык эшлибез. Кешегә эшләгән бер яхшылык җиде тапкырдан мең тапкырга кадәр артыграк кайтарыла һәм начарлык та. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр дигән сүзләр шуннан килеп чыккан. Ә без нишлибез, мин фәлән-фәләнгә акча биреп торган идем яки яхшылык эшләгән идем, ул миңа «должен» дибез. Аннан да ниндидер яхшылык көтәбез. Бу бик начар гадәт. Эшләгән яхшылыгыбызның бер әҗерен дә калдырмый торган нәрсә.
- Һәр сүзебез теләк икәнен аңладык шикелле, ә бит әле шул ук вакытта бездә теләк теләү дигән нәрсә дә бар.
- Теләкне мәгънәсен аңлап теләргә кирәк. Кайберәүләр балаларыбызны бездән калдырма дип тели. Ул, билгеле, балаларының ятим калуыннан куркып, шушы сүзне әйтә, әмма мәгънә бит алай килеп чыкмый. Балаларыбызга безне олылап, ислам дине кануннары буенча соңгы юлга озатырга, безгә догачы булырга насыйп ит дисәк, бу балаларга озын, игелекле, хәерле гомер теләү булыр иде. Гомумән, «хәерле озын гомер» дигән теләккә бөтен нәрсә дә керә.
- Кайбер әниләр (нишләтәсең, ана йөрәге!) күбрәк баласы өчен сорый, баласына теләк тели, үзе турында оныта. Минем якын танышларым мисалында нәкъ шулай. Гомер буе авырлык-юклык белән яшәгән, балаларын ялгызы үстергән ана, аларга гел Аллаһыдан муллык, бәхет сорап ялвара. Ананың өзгәләнеп теләгән теләкләре кабул була. Балаларның һәркайсы мул бәхетле яши. Тик әни кеше боларның рәхәтен татый алмый, чөнки сәламәтлеге тәмам какшаган… Мөгаен, аңа балалары белән беррәттән үзенә дә сәламәтлек сорарга кирәк булгандыр?
- Булгандыр гына түгел, һәр кеше иң элек үзенә сорарга тиеш. Менә сез әйткән мисалда да, әниләре сәламәт булса, бу балалар икеләтә бәхетле булыр иде бит! Бу һич кенә дә каприз, яки алдагы әңгәмәләрдә әйткәнчә, эгоистлык түгел. Кабатлану булса да, әйтәм, кеше үзен яратырга тиеш. Үзен яраткан кеше, һичшиксез, башкаларны да ярата. Беләсезме, әниләр күп очракта балалары өчен куркып, үзенә чир ала. Курку, гомумән, бик начар гадәт. Аллаһы Тәгаләнең берлегенә, барлыгына ихлас ышанган кеше бернәрсәдән дә курыкмый. Ул үзен һәм якыннарын Аллаһы Тәгалә саклаячагына ышана. Курку дигәннән, кайберәүләр башкалар сүзеннән, фикереннән курка. Болай эшләсәм, ни әйтерләр, янәсе. Монысы да ялгыш. Без конкрет үзебез өчен үзебез җавап бирергә тиеш, Аллаһ каршына нинди йөз белән барырбыз? - Менә шул турыда уйларга кирәк. Ә бүген без нәрсәдән һәм кемнән генә курыкмыйбыз?! Миңа килүчеләрне дәвалау өчен кайчакта өшкерү дә кирәкми, бер психологик сөйләшү, менә шушы гап-гади, бөтен кеше дә белә торган нәрсәләрне аңлату да җитә. Кайберәүләр «нишләргә инде миңа хәзер» дип килә. Андыйларга мин гафу үтенергә, гафу итәргә, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтергә һәм шөкер итәргә кирәк дим. Үзеңә-үзең булышмасаң - Аллаһтан сорамасаң, сиңа башка беркем дә ярдәм итә алмый. Бер-берең белән гармониядә, үзара ярату, кешеләргә яхшы теләк белән яшәргә кушкан Аллаһы Тәгалә, хәтта дошманыгызны да яратыгыз, дигән. Күршең өчен ни сорасаң, аңа да бирермен, сиңа шуны икеләтә бирермен, дигән. Гомумән, һәркем үзенең гамәлләрен үлчәү тәлинкәсенә салгандай уйлап кылырга, аларның һәркайсының , хәтта башкалар өчен дип эшләгәненең дә фәкать үзебез өчен булуын онытырга тиеш түгел.
Әңгәмәдәш - Гөлсинә Гарипова.
Киләсе әңгәмәнең темасы - "Тәмугтан куркып, кеше тәмугны үзе сайлый"
Фото: http://newgeneration.kiev.ua/prorochestva/

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: