Хезмәт

Раиф Мөҗипов: "Элек колхозлар тарафыннан су сиптерү өчен бөялгән сулыклар су коену урыны була алмый" (фото)

Ел саен су коену сезоны башлану белән сулыкларда кеше бату очраклары теркәлә. Мондый аяныч хәлләр, нигездә, җиһазланмаган урыннарда коену, суга салмыш килеш керү, балаларны игътибарсыз калдыру аркасында килеп чыга.

Гадәттә махсус җиһазланган су коену урыннары зур шәһәрләрдә генә була. Авылларда яшәүчеләр бөя, инешләрдә су керә. Аларның иминлеге өчен җирле үзидәрә органнары җавап тота. Әмма җирлекләрдә халык өчен махсус ял урыннары булдыру акча юклыкка кайтып кала. Рәсми пляж җиһазлау һәм аны тәртиптә тоту шактый чыгымлы эш. Биредә коткаручылар эшләргә, медицина пункты оештырылырга тиеш. Бүгенге көндә сулыклар тирәсендә "коенырга ярамый" дигән элмә такталарны очратырга туры килә. Күрәсең, җитәкчеләр шул рәвешле үз өсләреннән җаваплылыкны төшерә.
Җирлекләрдәге хәлләр белән танышу, су коенучылар белән күзгә-күз очрашып, саклык чаралары турында сөйләү, аны исләренә төшерү максатыннан без - янгын һәм яшьләр эшләре бүлеге, редакция хезмәткәреннән торган комиссия районның су коену урыннарына рейдка чыктык. Иң элек Шубан авылы плотинасына юл алдык.
- Якшәмбе көнне киләсегез калган, плотина яны Сабан туен хәтерләтә иде, - дип каршы алды безне җирлек башлыгы Раиф Мөҗипов.
Шубан плотинасына элек-электән кеше күп йөри. Биредә тәртипсезлек, чүп-чар өеме барып күргәч, исләребез китте, җирле халык та канәгатьсезлек белдерә. Раиф Мөҗипов әйтүенчә, һәр яз саен плотина тирәсен авыл активы белән чистарталар икән. Әмма су коену сезоны башлану белән тирә-як кабат чүпкә бата. Элек колхозлар тарафыннан су сиптерү өчен бөялгән сулыклар берничек тә су коену урыны булып хезмәт итә алмый, ди җитәкче.
Карадуган авылында исә халык яратып йөри торган Бакый күле беренче карашка ук күңелгә хуш килде. Әлеге территория койма белән әйләндереп алынган һәм бирегә машина белән кереп булмаганлыктан, тирә-ягы чиста, печәне чабылган. Махсус ясалган сулык булгач, артык тирән дә түгел.
Кече Лызи авылының "Романтик" лагеры янындагы күл тирәсендә су коенырга ярамый дигән язу куелмаган. Анысы булмаса да, халык ярамаганын аңлый ахры, күл янында үле тынлык, тирәсен камышлар баскан.
Балтачның Кара күле бистә, якын-тирә авыл халкының төп су коену урыны булып тора. Шунлыктан биредә өлешчә булса да, су коену өчен уңайлылыклар бар. Уңайлылыклар дигәне, суга керү урыннары һәм эскәмияләр генә инде.
Көек плотинасының суы да, тирә-ягы да чагыштырмача чиста. "Хәзер халык элеккеге кебек үк түгел инде, бераз тәртипләнде, үз артларыннан өем-өем чүп калдырмыйлар", диләр авылдагылар.
Сосна плотинасына да халык бик күп йөри торган урын. Биредә "коенырга ярамый" дигән элмә такта бар, әмма тирә-ягы чүпле. Биредә ял итүчеләр бары үзләре турында гына уйлый, күрәсең. Субаш плотинасында да шул ук күренеш.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: