Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Райондашларыбыз хөрмәтләнде

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Нәтиҗәле хезмәтләре, милли мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Зоя Михайловна Никитина — Карык Сөрмә авыл клубы мөдире;
 Ирина Анатольевна Смирнова — «Дуслык» җәмгыятенең сыер савучысы;
Алина Александровна Филиппова — Яңгул дәвалау амбулаториясенең шәфкать туташы;
 Олеся Василиевна Яковлева — О. Н. Исаев исемендәге Урта Көшкәт мәктәбенең удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы.

***
2022-2023 уку елында олимпиадаларда, фәнни-практик конференцияләрдә, конкурсларда ирешелгән уңышлары өчен һәм Бөтенроссия олимпиадасында югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен Норма урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, район башлыгы Грантына лаек булган Ландыш Халит кызы Хәбибуллина Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Кулланучылар кооперациясе системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте, районның сәүдә үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Нөнәгәр авылы кибете мөдире Нурсия Мансур кызы Мифтахова Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Нәтиҗәле хезмәте, район мелиорациясе үсешенә зур өлеш керткәне өчен «Мелиоратор» җәмгыяте тракторчысы Александр Павлович Тихонов Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен һәм юбилейлары уңаеннан, «Арбор» җәмгыяте хезмәткәрләре Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
 Фәридә Гайнан кызы Гафиуллина — сыер савучы;
 Рафис Әсхадулла улы Гобәев — тирес чыгаручы;
 Хәмәтзакир Гыйльметдин улы Низамов — тирес чыгаручы.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 75 яшьлек юбилее уңаеннан, Шеңшеңәр авылыннан хезмәт ветераны Наил Мөхәммәтгали улы Мөхәммәтгалиев Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев