Хезмәт

Район кибетләрендә үзебездә җитештерелгән продукцияләр ни сәбәпле аз сатыла?

Район кибетләре буйлап йөргәндә күңелгә һаман бер сорау килә: нигә үзебездә - районда җитештерелгән продукцияләр аз?

Нигә һаман да читтән кайткан, чит-ятлар җитештергәннәргә өстенлек бирәбез?
Ипине генә алыйк. Бүген кибетләргә ул кайлардан гына килми: Казаннан, Чаллыдан да кайта, Малмыждан да... Юкса, үзебездә дә икмәкханәләр аз түгел, алар да берсеннән-берсе тәмле, сыйфатлы һәм төрледән-төрле икмәк, булкалар һәм башкасын пешерә. Атналар буе искерми торган читтән кергән икмәкләргә караганда сыйфатлары ягыннан өстенрәктер дә әле алар. Юри генә санап карадым, бүген районда дистәгә якын икмәкханә бар. Аларның дүртесе инде заманча җиһазлар белән «коралланган», яңа технологияләр үзләштергән. Җитештерә торган продукцияләренең ассортименты да арта бара. Сохари-прәннекләр, круасан, пирог-кабартмалар, чәк-чәк, зур клиндер... - кызганычка, үзебезнекеләр пешергән бу ризыклар барлык кибетләрдә дә сатылмый. Булганы да аз күләмдә. Һәм төштән соң инде кибетләрдә йомшак икмәк-булкалар табып булмый. Шимбә-якшәмбе көннәрендә дә аерым кибетләрдән кала бу мәсьәлә, гомумән, хәл ителмәгән. Арчадан, Малмыж, Мамадыш, Казан, Чаллыдан кайтарылган продукцияләр исә бөтен кибетләрдә дә бар. Үзебезнең лимонад, кваслар белән дә шул ук хәл.
Сыер мае, сыр, творогның да Балтачныкына түгел, башка өлкәләрдән кадәр, озын юл үтеп кайтканнарына өстенлек бирәбез.
Шунлыктан Балтач сөт-май комбинатында җитештерелгән бу төр товарларның ун процент чамасы гына безнең кибетләргә чыгуына аптырыйсы түгел.
- Үзебез дә күбрәк күмәртәләп (оптом) сатарга тырышабыз. Сорау булганда, район кибетләренә дә теләп җибәрәбез, кызыксынып, белешеп торабыз, тәкъдим итәбез, - ди комбинат директоры урынбасары Алмаз Әхмәтханов.
Бәлки җитештерүчеләр ягыннан нәкъ менә тәкъдим итү дигәнең дә җитеп бетмидер. Берничә ел эчендә Татарстанда танылу алган «Хәләл» индустриаль паркы җитештергән хәләл пилмәннәр дә барлык кибетләрдә күренми. Безнең сатучылар башка пилмәннәрне мактап сата.
- Бездә ясалган пилмәннәрнең, мәсәлән, март аенда 13 проценты райондагы сәүдә нокталарына озатылды, - ди әлеге оешма хисапчысы Сәрия Хәбибуллина.
Ә бит бүгенге көндә хәләл продукциягә ихтыяҗ зур. Шуңа да мондый вәзгыять каршылыклы уйларга нигез калдыра. Әйтик, ни өчен ерактан кадәр кайткан ашамлыклар бездә җитештерелгәннән очсызрак? Юл чыгымнарын гына исәпләп карасаң да, бу реаль хәл түгел. Бәлки сәбәп башкада - очсызлы, сыйфатсыз чималдадыр?
Әллә инде сату нокталары - кибет хуҗалары арасында: «Үзебезнекеләр баеганчы, читләр игелекләнсен», - дигән гап-гади көнчелеккә нигезләнгән фикер дә бер каршылык булып торамы? Бер караганда, кайсы кибеткә, кайда җитештерелгән һәм нинди товарга өстенлек бирү һәр сатып алучының үз хокукы. Товарның күплеге, бәяләр төрлелеге дә начар түгел кебек.
Ә шулай да, гомумән, патриотлармы без?
Фото: http://makesiteyourself.ru/upakovka-xlebobulochnyx-izdelij-kakaya-ona/

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: