Республика электрчылары Балтачка җыйналып көч сынашты
158
0
0
Кара күл янындагы үзәндә республикабызның 9 районыннан килгән электрчылар көч сынашты.
Дистәдән артык төрле юнәлештә һәркем үз хезмәтенә кагылышлы өлкәдә осталыгын күрсәтте. Районыбызның электр челтәре эшчәннәре барлык юнәлешләр буенча да үзләрен хуҗаларча иркен тоттылар. Хәзерлекләре яхшы дип табылды.
Узган ел Балык Бистәсендә узган шундый очрашуда диспетчерлар арасында беренче призны алган Рифат Гыйбадуллин быел да сынатмады. Балтач командасы составындагы Алмаз Фатихов: Фәнзил Гыйльмуллин, Алексей Хамбалов, гомумән, барысы да үз өлкәләрендә белемле икәнлекләрен, осталыкларын расладылар. Безнең электрчылар 9 район арасында 1 урынга лаек булдылар.
Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында линиядәге авария урынына тиз арада җыенып барырлык, һәр төзексезлекне төзәтерлек әзерлектә алар. Кайда нинди чыбык уздырасы, аларны ничек тоташтырасы, багана башларында ничек эшлисе, янгын вакытында нинди чаралар күрәсе, ток сукканда беренче ярдәм күрсәтү кебек дистәләгән төрдә үзләрен күрсәтте электрчылар.
«Бу команда җиңү өчен жюри каршында тырышу гына түгел, киләчәктә эш өчен дә бик зур ярдәм булып тора», - ди Балтач командасыннан жюри члены һәм хөкемдар Данияр Тәҗиев. Район электр челтәренең баш инженеры Айдар Сабирҗанов та шушында, үз егетләре өчен ут йотып йөри. «Мондый очрашулар күршеләр белән якыннанрак аралашырга бер мөмкинлек булып тора. Бер-беребездән өйрәнәбез, тәҗрибә туплыйбыз», - ди ул.
Һөнәрдәшләре белән бү очрашуда да районыбыз электрчылары Балтач даннына тап төшермәделәр. Көндәлек эштә дә шулай булсыннар. Моңарчы электр уты булмый торып халыкны зур хафага салганнары булмады. Моннан соң да без көнкүрештә куллана торган электр йортларыбыз да көн саен янып торсын. Районда үткәрелгән бу зур чараны ачу һәм ябу тантаналарында катнашкан районыбыз җитәкчеләре дә шундый фикер белдерде.
Теги:
250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
17 февраль 2019 - 21:41Укучылар - Җәлил залында Фильм карадылар, соңыннан Идел -Урал легионы турында әңгәмә тыңладылар.7301
-
17 февраль 2019 - 20:11Чеберлыко кылъя усточиос 8-тӥ тулыспалэ Балтасьысь центральной библиотекаын, бигер калыклэн дано кылбурчиезлэн Г.Тукайлэн вордскемез дырысен 133 ар тырмонлы сӥзьыса, чеберлыко кылъя усточиос пӧлын районной конкурс ортчиз.6601
-
17 февраль 2019 - 19:56Йөргән кызлары белән "Гашыйклар көне"н бәйрәм итәргә барган игезәк егетләр авариядә һәлак булган Егетләр ятим булган. Аларның әбиләре һәм апалары гына бар53200
-
15 февраль 2019 - 10:59Күпбалалы гаиләләр фестивале_6
-
15 февраль 2019 - 10:59Күпбалалы гаиләләр фестивале_5
-
11 февраль 2019 - 16:11Газетаның 5нче санында (8 февраль, 2019 ел) басылган белдерүләр һәм рекламалар. Сатыла, сатып алына, хезмәт күрсәтү, эшкә чакыру.
-
4 февраль 2019 - 13:51Газетаның 4нче санында (1 февраль, 2019 ел) басылган белдерүләр һәм рекламалар. Сатыла, сатып алына, хезмәт күрсәтү, эшкә чакыру.
-
16 февраль 2019 - 21:41Татарстанда 6 балалы мөхтәрәм хәзрәт фаҗигале төстә һәлак була Хәзрәткә 36 яшь иде, аның тормыш иптәше һәм алты баласы калды.74201
-
16 февраль 2019 - 14:11Айгөлебез кабат чемпион! Ике кулы белән дә беренче урын алды, алтын медальләр яулады.65515
-
17 февраль 2019 - 19:56Йөргән кызлары белән "Гашыйклар көне"н бәйрәм итәргә барган игезәк егетләр авариядә һәлак булган Егетләр ятим булган. Аларның әбиләре һәм апалары гына бар53200
© 2011 - 2019. Хезмәт. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт (Труд)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47643 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, п.г.т Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+