Хезмәт

Рәхмәт хөкүмәткә! (уены-чыны бергә)

Ни булгандыр, белмим, бу араларда гел менә хөкүмәткә рәхмәт әйтәсем генә килеп тора. Авырмыйм да инде үзе.

Нәрсәдәдер хикмәт, бер адым атлавым була, "Рәхмәт хөкүмәткә!" дигәнемне сизми дә калам. Кая баруым, кая атлавым да мөһим түгел. Аптырагач инде, нәкъ Ленинча итеп, бер адым алга, ике адым артка да атлап карадым. Юк, барыбер, аяклар хәрәкәткә килүгә, тел дә, көйләп куелган автомат кебек, рәхмәтен укый башлый.
Әле бит кайчакта рәхмәт дигәне күңелдә генә калмый, кычкырыплар әйтеп ташлыйм. Мондый чакларда инде тиз генә ялт-йолт каранам. Кеше-кара күрсә, ишетсә, ычкынган диячәк бит, билләһи! Шулай булмыйни, борчак кадәр генә акылы булган кеше дә бүген хөкүмәткә рәхмәт әйтә димени.
Башы эшләгәннәр дә, башы урынына теле генә эшләгәннәр дә хөкүмәтнең тетмәсен тетә ләбаса! Хәтта ирләр хатыннарын, хатыннар ирләрен дә бу кадәр тиргәми һәм сөйләми торгандыр. Менә шуларны уйлыйм да, рәхмәт әйтеп дөрес эшлим ахрысы дип куям кайчакларда. Соң, бу хөкүмәткә кем дә булса берәү рәхмәт әйтергә тиештер ич инде? "Мин булмасам - кем?" дип өйрәттеләр бит безне. Мин әйтмәсәм, рәхмәтне кем әйтер, ягъни мәсәлән.
Әллә сез хөкүмәт башында утырганнар аларга дип дөньялыктагы җиде кат җәннәтнең бөтен ишекләрен шыр ачып куйган кавем - замана байлары, җиде кат тәхеттә утыргандай кыланучы замана түрәләре хөкүмәткә рәхмәт укып утыра дип уйлыйсызмы? Көтегез. Аларның рәхмәт әйтергә түгел, ул якка борылып карарга, гомумән, ул турыда уйларга да вакытлары юк ич.
Миңа калса, әйтер исәпләре дә, теләкләре дә юкка охшап тора. Бар булган игътибарлары акча дигән мишеньга төбәлгән, чөнки. Шушы кадәр мәшәкатьне үз өстенә алган (акчасы да, тәхете дә гомерлек чир бит әле аның) бу кавемне кырыкка ярылудан коткару нәкъ менә безнең кебек хөкүмәт күзенә карап утыручылар намусында булып чыга.
Хөкүмәт үзе дә бит алардан әллә нәрсә таләп итми. Артык "шаярган" бер-икесен почмакка "утыртып" куя да, еламыйча ашаганнарына шөкер итеп, тамаклары тук, өсләре бөтен булганга сөенеп яши бирә. Юк-барны күреп, сорап аптыратмасыннар гына! Аларга да рәхәт, үзенә дә җайлы.
Әти-әни үзенең балалары турында кайгырткан шикеллерәк килеп чыга инде бу. Без дә бит балалардан еш кына тиешлесен дә таләп итәргә онытабыз, үзләре белерләр әле дип өмет итәбез. Хөкүмәт тә, менә шулай, аларга белми генә ирек куймас, бер көн килеп, машина арты машина, фатир арты фатир алыштырып, өй арты өй төзеп, бер илдән икенчесенә күршесенә кергәндәй генә йөреп туярлар дип көтә торгандыр инде.
Акча дигәндә бар дөньясын онытырга сәләтле иптәшләр бер көн килеп аны күралмаска әйләнсәләрме... - Туктале, тирәнгәрәк кереп барам бит, сүзем бит хөкүмәткә рәхмәт турында иде ләбаса!..
Рәхмәт хөкүмәткә! Акчамны кайсы банкка салыйм, кайда саклыйм, бу дустымнан, бу көндәшемнән ничек сакланыйм, череп баеганымны башкалар сизмәсен өчен ничек хәерчегә салыныйм... диясе юк (у-у, саный китсәң, алардагы без белгән, күзаллаган проблемалар гына да баштан ашкан икән бит. Әле безнең баш җитмәгәннәре аннан да күбрәктер). Тәк шту, хөкүмәт биргәнгә риза булып, артыгын ватылмый, баш ватмый, тыныч кына яшисез икән, димәк, һәрберегез аңа нәкъ менә минем кебек, аяк атлаган саен рәхмәт әйтергә бурычлы.
Анысы, элегрәк тә, хөкүмәтне гел тиргәп кенә торган кешеләргә ачуым килә торган иде. Артыграк зарланганнарының авызларына гына күз ташлыйм да, ничек оялмыйсың, авызыңдагы тешеңә кадәр хөкүмәтнеке бит дип, момент туктата идем. Туктыйлар, хөкүмәттән бер файда да күргәнем юк дип әйтә алмыйлар чөнки. Хәзер инде би-ик күпләр файдалана бит бу рәхәтлектән. Дөрес, аның тешләре дә шул үзеңнең какшаган тешләреңнән аз гына уңайрак була икән. Каян беләмме? Үзем дә берничә ел инде михнәтен, әй, рәхәтен татыйм шул хөкүмәт тешләренең.
Рәхәт димәктән, бик рәхәт заманда яшибез бит, җәмәгать. Иртәгеге көнгә ни буласын белмәвебезне генә алыйк. Психологлар гына түгел, хөкүмәт тә безгә фәкать бүгенге көн белән генә яшәргә куша. Сәламәтлегебезне кайгырта, димәк. Бер көнлек эш урыннары, бер көнлек хезмәт хакы, ахыр килеп, бер көнлек дөнья. Йә шуның өчен нигә чүчәләнергә ди инде?
Бәяләр арта бит дип инде, алар да шул бер көнлек булырга тиештер ич? Көнләп артып, көн саен үзгәреп торуын әйтәм. Нишләп бер дә кимеми дисезме? Соң, урамда егерме беренче гасыр, җәмгыять көнләп түгел, сәгатьләп алга бара. Бер бәяләр генә нишләп кире якка хәрәкәт итәргә тиеш ди? Ә-ә, хезмәт хаклары инде бөтенләй башка мәсьәлә.
Соң, миңа калса, инде ничә еллар шулай яши торгач, боларга гына күнегергә тиеш идек ләбаса. Күнегеп өлгермәгәннәр бар икән, ничава, күнегерләр. Хөкүмәт ничә еллардан бирле безне чыныктырам дип тәккә генә тырыша дип беләсезме? Аның ярдәме белән йомшак кына итеп базарга кердек, әле дә шунда йомшак кына гомер итәбез. Кем кырын ятып, кем утырып, кем басып... Монысы үзебездән тора. Ә калганы өчен без хөкүмәткә бурычлы. Рәхмәт хөкүмәткә!..
Фото: http://vk.com/lifeisgoodbehappy

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: