Хезмәт

Рәхмәт әни...ярый әле....бишәү итеп безне тапкансың...

1975 нче елның  февраль бураннары башланмаган иде әле. Шушы айның бишенче көнендә  әниебез Әкълимә кыз балалардан өченче, ә гаиләнең дүртенче сабыен дөньяга китерде.

Балтач хастаханәсенең  кызыгыз бар дигән хәбәрен җиткереп,  авылга бер генә булган каравыл өендәге дежур абзыйның сөенче алуы,  малай көткән әтиебез Илдарның бер дә кәефен кырмаган. Ул чиксез шат иде. Нәни сеңлекәш тууы безне дә шатландырды, тик әнинең берничә көнгә район больницасына китүе генә үзәкне өзә.   Балтач хастахәнәсе- безнең өчен бик ерак бер җир кебек иде.

  Сеңлекәшебез - матур, түгәрәк ачык йөзле, әмма беребезгә дә охшамаган җирән,  озынлыкка күпме үссә дә , басып тора торган тырпайган  чәчле кыз. Язга чыкса,  битен сипкел баса. Сипкелләр аңа бик килешә, ләкин аның  эчен пошыралар иде шул. Исемнәрне безнең барыбызга да әти кушкан.  Сеңлебезгә әти бик матур исем - Эльвира дип кушты. Бер дә тиктормас: уйнаса, уенның тәмен белә, шаярса, үзенең шаянлыгының  сәбәбен аңлатып бирә торган бала булды ул. Эльвираның кыюлыгы, җитезлеге, әлбәттә, әтинең күңеленә хуш килде.  Кызының  шуклыгы, шаянлыгы әтинең бер дә ачуын чыгармый, киресенчә, әти аның белән горурлана  сыман, чөнки аның хикмәтләрен кызык итеп һәрдаим сөйли иде. Ул  аңа нәни шигырьләр өйрәтә, баянын алып биетә. Ләкин җырларга дигәндә, кем әйтмешли, “колагына аю баскан” иде   Эльвираның. Әти белән әни икесе дә авыл сәхнәсендә җырчы сандугачлар  булса да, биш балаларының берсенә дә күчмәгән иде бу сәләт. Әти белән охшаш яклары тагы шул: икесе дә кесәлне бик яраталар иде.

  Эльвирага биш яшь тулган елны энекәшебез дөньяга килде. Әти  үзенең иң якын дусты хөрмәтенә аңа  Азат исемен кушты. Улына  ике ай тулганчы ук, биш баласын ятим калдырып, әтиебез бакыйлыкка күчте. Әтигә дә, әнигә дә нибары 41 яшь иде. Берсеннән –берсе  кечкенә биш бала, газиз улы хәсрәтеннән сәламәтлеге нык какшаган әби – барыбыз җыелып бер әни җилкәсенә калдык.  Ул вакытта кемгә,ничек авыр булганлыгын без чынлап аңлап та бетермәгәнбездер, мөгаен. Әни, елап алгаласа да, безгә ятимлекне сиздермәскә җаны - тәне белән тырышкан икән. Еллар узып,  газиз әниебезне, кадерле туганыбызны югалту хәсрәтен кичергәч кенә, сагыну сагышыннан да ачырак хис юк икәнен чын мәгънәсендә   аңлыйбыз инде. Хәзер заман икенче, шуңа да ул заманның ачылыгы безгә барыбер аңлашылып җитми.

Эльвира укырга керер алдыннан, Карадуганда балалар бакчасы эшли башлады. Шул бакчага бер ел туганнан –туган  сеңлебез Рәйхан белән бергә йөрделәр һәм укырга да бергә керделәр. Башлангыч мәктәптә дә Карадуганда укыдылар, чөнки Таузар авылындагы башлангыч мәктәпне, укырлык күләмдә балалар булуга  карамастан,   Карадуганга кушканнар иде.

   Өченче сыйныфтан соңгы җәйге ял вакытында, озын толымлы, гаҗәеп чибәр, акыллы сеңлебез Рәйхан хәвефле үлем белән арабыздан китте. Бик авыр кичерде ул хәсрәтне Эльвира. Туган гына түгел, иң  якын дусты да иде Рәйхан. Бала күңеле бу югалтуны  ничек итеп кичергәнен  үскәч сөйли иде.

    Үсмер чаклары Карадуган мәктәбендә үтте. Класста актив,  дуслары күп. Һәркем белән уртак тел таба. Иншаларны бик матур яза иде.

Безнең әтигә “аяклы энциклопедия” дип әйтә торган булганнар. Ул бик күп укый иде шул. Без үскәндә, өйдәге китапның иге- чиге булмады, чөнки әти, кая бармасын, ашарга дигән соңгы акчасына да китап алып кайта иде. Без дә укырга яраттык. Тик Эльваира  барыбыздан да күбрәк укыды.

  “ Без үскәндә өйдә шигырь китаплары, татар һәм рус классиклары әсәрләре бик күп иде. Кечкенәдән үк алар бер кат укылып чыкты инде. һәрбер әсәрнең баш герое урынында үземне хис итеп укый идем мин. Аннары, үсә төшкәч, шул ук китапларны тагын бер кат укып чыктым. Соңрак инде тагын берничә кабат укылды алар. Яраткан китапларым күп һәм аларны кабат-кабат укырга яратам мин. Шунысы кызык: укыган саен яңа яклары белән ачыла бара алар. Әни кушкан эштән качып, өйалды караватында китап укып ятулар, каз бибие саклаганда, әсәрдәге геройларың белән онытылып, бибиләрне тилгәнгә алдырулар, көтүгә яраткан китапны алып чыгып, тугайга төшке ялга тукталган җирдән бөтен көтүне таратып бетерүләр – алар барысы да шул укырга яратудандыр дип, үземне аклыйсым килә.
    Эльвира Ибраһимова .  Гыйнвар, 2017”   Бу аның соңгы язмаларының берседер, мөгаен.

    Без инде зур балалар, абый да мин дә мәктәпнең   8 нче сыйныфын тәмамлап чыгып киттек. Әни янында Саяра, Эльвира һәм бездән шактый кечкенә энебез Азат. Әти юк дип, әни мал –туарны бетермәде,  чөнки алар- гаиләнең ризык чыганагы. Ул малларны әни ни хәлләр ашатып яшәткәндер, ансын сөйләшкәндә, безнең тәннәр чымырдый. Хәзер вак- төяк тавык, куян ише малларга да ашау бетә башласа, әле алып кайтучы бар мәлдә дә, бер борчу кебек  эчне пошыра башлый. Эче тулы ут булган икән әниебезнең ул чакларда.

 Зур эшләрне бергә - бергә эшләсәк тә, көндәлек авыл эше өйдә калган ике кызга булган шул. Шуңа без нинди генә йомыш, нинди сорау булмасын, барыбыз да Эльвирага эндәшә идек: “Эльвира, шул кая, Эльвира, моны китер, тегене болай ит...”.  Шул рәвешчә тормыш иткәндә дә, нинди мәшәкать, борчу, шатлык булмасын, беребезнең бер эше, бер шөгыле дә Эльвирадан башка үтмәс иде. Без дә, туганнар да, күрше –күлән дә, авыл халкы да...  Эльвирасыз гына түгел, ике кулсыз калгандай булдык без...

    Күрше хакы- тәңре хакы диләр. Күршеләребез белән гомер буе туганнар кебек яшәдек. Бары- бергә, югы уртак булды. Гадения апайның улы Фәрит абый, Армия сафларыннан кайтуга,  Хәсәншәех авылы кызы Миләүшәгә өйләнеп, бер – бер артлы ике малайлары туды. Безнең  гаиләгә әле андый сабыйларга иртәрәк булгангамы, шундый ярата идек без аларны. Бер көн күрмәсәк тә сагына идек.  Нияз теле ачылыр- ачылмаста Эльвираны “Әблә апай”, дип йөри башлады. “Әблә” исеме аның икенче исеменә әйләнеп, гаиләдә дә, хәттә авылда да “Әблә”,  дип әйтәләр иде.

   Безнең гаиләдә   әти- әнидән килгән шигырь язу, әти як туганнардан  килгән шигырьне яттан сөйләү гадәте бар иде. Озын шигырь ятлап, аны гаиләдә, сәхнәдә сөйли идек. Аны ничәне, ничә тапкыр сөйләсәк тә тыңлап туймас идек. Ә әни безне көне буе да тыңларга риза иде. Ятлаган яки язган һәрбер шигырьне әнигә, кич утырырга җыелган күршеләргә  укыр идек.  Сөйләү язуга да этәргеч ясагандыр, һәрберебезнең үзе язган күңел шигырьләребез дә бар. Шул вакыттан ук  салынгандыр инде сеңлемә шигырь сөйләү сәләте.  Шулай ук проза язу, төрле котлаулар, кечкенә хикәяләрне бик үзенчәлекле итеп яза иде ул. Авыл халкы да , газетага яки радиога  нидер яздырасы булса, аңа киләләр иде.

   8 нче сыйныфтан соң авылдан Казанга китеп, Эльвира Казан медецина көллиятенә укырга керде. Хыялы да врач булу иде кебек, ләкин моргка беренче барудан ук гайрәте чиккән кыз педагогик көллиятне бетереп, бераз эшләп тә йөрде әле. Кияүгә чыгып, улы Данис  тугач, улы йөргән бакчада  тәрбияче булып  эшли башлады. Шул вакытта “Шәһри Казан” редакциясенә эләгеп, Гоосман абый Садә белән очрашырга туры килде  аңа. Госман абый белән сөйләшеп китеп,  матур итеп татарча сөйләшә белгәнгә микән, редакциягә эшкә чакырды ул аны. Шул вакытта  газетада мәкаләләре басылып, ул үзенең язу осталыгын күрсәтте. Госман Садә Эльвираның якын дустына әйләнде. Төпле, бик акыллы кеше иде ул. Ирләрчә киңәшләрен, шелтәләрен төбәп әйтә иде.   Ул чор турында үзе язган истәлеге дә бар аның:

“Очраклы гына булды ул дияр идем, әгәр бу сорауны яшь чагымда биргән булсалар. Казанда пед училище тәмамлап, балалар бакчасында эшләп йөргән чагым иде. Дәү абый үзе язган шигырьләрен “ШК” гәҗите редакциясенә илтергә кушып, миңа биреп җибәрде. Шулкадәр дулкынланып бардым мин ул редакциягә. Чөнки  кечкенә чакта гел хикәяләр, шигырьләр язып “Ялкын” журналына җибәрә идем. Ә аннан миңа гел хат язалар: “ Әле бераз эзләнәсең бар, күбрәк китаплар укы, өметеңне өзмә, безнең белән элемтәдә бул”, - дип. Шуңа күрә минем берөчтан редакцияләрдә утыра торган кешеләр нинди булганын да күреп чыгасым килә иде.  Шулай итеп “ШК” ның Илһамият бүлеге мөдире, шагыйрь Госман Садә янына килеп кердем. Күзлек астыннан сөзеп кенә карап шактый сөйләштерде бу кеше мине. Нигәдер, каләм тоттырып, бер ситуациягә карашымны кыскача гына сырлап куюымны сорады. Саубуллашканда, әгәр дә шундый мөмкинлек чыкса, безгә эшкә киләсеңме?- дип сорап, телефон номерымны алып калды. Очып кына кайттым ул көнне. Редакциянең рухы, кәгазь, кара исе , пәрдәсез, шыксыз тәрәзәләре , ничектер искечә киенгән кешеләре шулкадәр якын булды күңелемә. Баштарак гел шалтырату көтеп йөрдем, аннары инде өметемне өзеп онытылып та киткән идем. Беркөнне мөдир бүлегенә чакырталар үземне. Телефонга ди. Трубканы алсам, Госман абый. Үзе! “Сеңлем, йокысыз төннәр, ачлы-туклы тормыш куркытмаса кил, көтәбез үзеңне,”- ди. Бардым. Башымда кырык төрле уй. Кулымда Казан педагогия училищесы дипломы. Өстемдә апамның матур пәлтәсе. Үземнеке иске иде. Госман абый (без мәктәптә шигырьләрен укып үскән шагыйрь бит ул!!!) баш мөхәррир Илдус Илдарханов янына алып керде. Ә анысы әлләни сораштырып та тормады, 3 төрле задание бирде дә, иртәгә сәгать 9 да көтәм диде. Беренчесе:  Дәрвишләр бистәсендәге Ленин мәдәният йортында булган бер чараны яктыртырга. Икенчесе: Бауман урамындагы Родина кинотеатрында шул чорда яңартылган “Титаник” фильмын карап, аның турында язарга, өченчесе:  Казанның кайсыдыр мәктәбендә татар теле буенча ниндидер бер чарада булып, аннан мәгълүмат алып кайтырга иде. Башкалада тизйөрешле маршруткалар йөргән чор түгел иде әле ул. Озак йөри торган зур “Икарус”лар заманы. Киттем Дәрвишләр бистәсенә, ипи-тозлык кына белгән урысчам белән Ленин мәдәният йортын эзләп таптым. Госман абый ”журналист кеше кыю булырга тиеш, берәүдән дә оялып торма, сорауларыңны тутырып бир” дип өйрәтеп калган иде. Ничек итсәм-иттем, кирәкле мәгълүматны алып кайттым, шөкер. Аннан теге калган икесен дә белешеп кайтып, төн буе хәбәр яздым. Ике сәгать кенә йоклап, иртән эшкә әзер материалым белән бардым. Ул ниндиерәк булгандыр инде, хәтерләмим. Әмма  өчесен дә гәҗиткә бастырып чыгардылар аның. И, горурланган идем шул гәҗитне кулыма алгач. Менә шулай кереп киттем мин журналистикага…»

     Ульянов Ленин исемендәге Казан Университетының журналистика һәм социология бүлегенә укырга кереп, аны  читтән торып укыды ул.

 “Яңа гасыр” Татарстан радиоканалында продюсер булып, иртәнге каналга тапшырулар әзерли башлагач, аның радиодан сөйләү теләге дә кабынды. “Таң йолдызы” дип аталган тапшыруны үзе әзерләп, үзе сөйли башлады. Ул тапшыруны әле дә булса искә алалар. Аның узен дә аннары “Таң йолдызы” дип әйткәлиләр иде....

   2005 нече елда Эльвираны язмыш кинәт кенә Актанышка ташлады.  Актанышка китүе әни күңеленә дә, безнекенә дә бик хуш килмәде, әлбәттә. Беренчедән, бик ерак юл. Элеккеге кеше өчен, берничә елга бер кунакка кайтса кайта, кайтмаса юк җир. Икенчедән, сайлаган кешесе- ике бала белән тол калган ир. Аның кемлеген, гадәтен, тормышын белгән юк, белешеп тә булмый. Анда ияләнеп, аралаша башлагач тынычлангандай булды әни.  Әни бәгъремнең күңеле юкка бәргәләнмәгәндер, 7 ел тормыш иткәч кире кайтырга туры килде сеңлебезгә.  Әниләреннән әле сабый булып калган ике бала, Ләйсән белән Илһам,  инде әниләре булып  җиткән Эльвирадан каласылары килмәде. Аларны Казанга укырга кертеп, укытып, эшләргә урнаштырды.  Бигрәк тә Ләйсән:” Әнием, минем матур әнием”, -дип яныннан китмәде аның. Кечкенә генә сүзе булса да, болай гына да көнгә ничә шалтыратыр иде ул. Бер бәхетсез гел бәхетсез дигән сүз әллә дөрес микән? Кабаттан әнисез калдырды аларны язмыш.

 Актаныш безгә “җир чите” тоелса да, бер тамчы да эзне суытмады ул. Әни авырган чакларда, атна саен  диярлек кайтып торды, әнине сагындырып азапламады. Әнине барыбыз да бик яратсак та, Эльвира хәтле үк булмагандыр кебек ...Аныкы каяндыр ургылып чыккан сыман тоела иде миңа:

 “Әнием! Бәгырькәем! Кылган яхшы гамәлләремнең, кешеләргә күрсәткән игелекләремнең, Аллаһ Тәгалә ризалыгын теләп биргән сәдакәләремнең, укыган догаларымның әҗер - савапларын иң беренче синең рухыңа юлларга күнектем инде. Өченче бәйрәм "әниләр көне" синсез. Вакыт яраларны төзәтә, оныттыра, дәвалый дип юатучылар үзләре мондый югалтуны кичермәгән кешеләрдер... Әни! Һәр хәрәкәтең хәтергә уелган синең. Әйткән сүзләрең. Синең гадәтләрең. Без биш балаң бер - беребездә синең чалымнарыңны күреп сөенәбез. Олыгайган саен сиңа ошый барам кебек, мине күбрәк ошаталар сиңа. Ә берәр чит кеше "Әкълимә икәнсең чат" , - дип әйтеп куйса, шуннан да рәхәтерәк мизгел юк сыман. Бәйрәм белән үземне котлыйлар, мин дә дусларымны котлыйм, рәхмәт әйтәм, елмаям. Бар да яхшы кебек. Тормыш алга бара. Тик, синсез яшәү - ул инде башка. ... тик шулай да мин ятим. Синең җылың, синең бер сүзең, яратуың, ачулануың җитми, кулларың җитми, әни.

Реклама

   Олы яшьтәге апаларның кулларына карыйм. минем әниемнеке төсле матур тамырлы куллар очраганы юк. Йөзләрендәге җыерчыкларын сыйпап куясым килә кайчак. Һәрбер әни үзенчә матур. Тик әниемнең битендәге кебек газиз җыерчыклар таба алмыйм...
 Я, Раббем! Әниләр бәйрәме көнендә минем әниемнең дә рухын шат кылсаң иде. Яшьли вафат булган әтием белән аларны оҗмахыңда очраштырып, рухларына бәйрәм бүләк итсәң иде. Дөньялыкта кылган изгелекләренең савапларын арттырып үзләренә ирештер. Кылган гөнаһлары булса кичер, ярлыка, Аллаһым!”.

   Актаныш радиосында җиде ел  эшләде ул. Тавышына мөкиббән киткән Актаныш халкы ихлас күңелдән яратты аны . Үзе дә яратмады дип әйтеп булмый. Актанышның матурлыгын шундый итеп сөйләр иде, “Эх, апай, мин сиңа Агыйделдә боз киткәнен тыңлатыр идем”,- дип аны сөйләп күрсәтә иде. Хәтта ул аны үзенең репортерына яздыртып та алган иде. Андый зур сулыклар күреп үсмәдек шул без. Аңа шул гаҗәп булгандыр инде. Аннары безнең өчен “Чияле тау” дигән җыр бер уйдырма  хыял кебек иде. Бактың исә,  ул якларда чия үскән таулар да бар икән. Бу безнең өчен тагын бер могҗиза иде.

   Актаныштан кайтып киткәч, аны тыңлаган халыкның сагынуларын әйтеп кенә бетерә алмыйм. Аның тарафына килгән хәбәрләргә бер куана, бер көенә иде ул. Актанышта кичкән гомере, без туганнары өчен, бушка үткән вакыт кебек тоелды инде... Юк, алай булмаган ул. Актаныш  белән Эльвира арасындагы мәххәбәт чын булган икән. Югыйсә, җиде бөртек ел эшләп, инде киткәненә биш ел булган кызны шуның хәтле зурламаслар иде. Аның исемен мәңгеләштерү йөзеннән Эльвирага атап, шигырь сөйләүчеләр фестивале оештырдылар бит. Фестивальне хезмәттәш дуслары- шагыйрә Резидә Храмова, Руслан Усманов  һәм укучысы , хәзер журналист Илгиз Шәкуров оештырып җибәрде. Сокланам мин аларга һәм рәхмәтебез дә чиксез.

 Казанга кире кайтканнан соң, “Татмедиа”ның Биектау филиалы “Биектау FM” радиосына нигез салучы булды ул. Тапшыруларны үзе әзерләп, туры эфирда үзе эшләде. Туры эфирны бик тә яратты . “ Сөйләү миңа шулкадәр энергия, дәрт, омтылыш бирә, апай, гел сөйләп кенә торыр идем мин “, - дия иде.

  Машинасы булганчы, юлчы булып, төрле кешегә утырып кайта иде. “Балтачка кайтып җиткәнче шигырь сөйләдем, акча да алмады, әле тагы да сөйли ала идем”, -дип кайтып керер иде. “Әйдә, миңа да сөйлә әле”,- дип, мин дә рәхәтләнеп тыңлыйм. Күпме сөйләшсәк тә,  сүзебез һәрчак шигырь, спектакль, иҗатка барып төртелер иде. Иҗади күңелле иде шул.

 Һәр  кешегә  үз авылы кадерледер  инде ул. Кендек каны тамган, әти- әниең белән яшәгән, тәгәрәп үскән, буй җитеп олы юлга озаткан туган авыл, туган төбәгеңне ничек кенә яратмассың инде. Эльвираның да Таузарны яратуы  көчле иде. Бала чакларны, авылның элеккеге кешеләрен искә алып сөйләшүләр, ниндидер  яңалык кертергә теләп хыялланулар бездә еш була иде. Уйлый торгач, программа төзеп, Таузарда концерт куярга булдык. Үзе белән төрле җырчы, биючеләр алып кайтып, авыл халкына туйганчы шигырь сөйләве традициягә кереп бара иде инде.

   Кыска гына гомере буена милләт  язмышы, авыл язмышы үз борчуларына караганда алга куеп яшәде ул. Үләренә 2 сәгать  калгач та, аның  фикердәшләренә юлланган  сүзләре “Тәртип” радиосын якларга өндәү иде: ““Тәртип радиосын, алып баручыларның тавышын, тапшыруларга салган йөрәк җылысын җаны белән тоеп, алар белән бергә яшәргә өйрәнгән иде халык. Һәр гаиләнең алыштыргысыз әгъзасына әверелгән иде ул. Намазга чакыручы Азанын ишетеп күпме кешенең кальбендә пыскып яткан иманы ныгыгандыр... Мөхтәрәм кардәшләр, әйдәгез бергәләп тырышыйк, тавыш бирик "Тәртип" радиосы өчен!”.

  Авылда мәчет искерә башлагач  ремонт ясадылар. Тик  җитеп бетмәгән акча аркасында түбә ябу тукталып калды. Шуңа эче пошып йөргән Эльвира, ярдәм сорап, халыкка мөрәҗәгать итте, түбә тергезерлек акча тапты. Авылдашлар гына түгел, читтән дә ярдәм килде ул вакытта. Һәр тиен өчен рәхмәтен укыды ул:

  “Җәмәгааать, күрәсезме, мәчетебезнең түбәсе ничек матурланып килә. Сезнең ярдәм беләән, рәхмәәт авылдашларым!!! Кайларда гына яшәсәк тә, төп йортыбыз туган авылыбыз күкрәгендә бит, барыбызның да... 
 Шулай ук Актанышта яшәүче, Казанда яшәүче дусларым, сезгә дә зур рәхмәт. Бөтенләй күреп тә белмәгән авылның мәчете өчен акча күчерүегез өчен рәхмәт!”.

  Актанышта эшләгәндә, Эльвира Динебез турында тапшырулар алып барды. Ул сөйләгән, халыкка җиткергән вәгазьләр, дин әһелләре белән очрашу-чыгышлар күп кенә кешене дин сабакларын өйрәнүгә, намазга этәрде. Шулай ук үзе дә чын күңеленнән кызыксынып өйрәнде, намаз укый башлады. Бездән шактый яшь булса да, безгә дә өйрәтә иде ул. Укый торган кеше белән очрашса, аңа сәдәкасын биреп, укып торыгыз дип,  әрвахлар исемлеген калдыра иде. Ул исемлектә үзе да бар инде хәзер...

 Дин белән якынаюы аны Ярдәм мәчетенә китерде. Анда “Иман” радиосында баш мөхәррир булып эшли башлады. Бу мәчеттә без белмәгән , без күрмәгән аерым тормыш иде.  Халык телендә бу мәчетне “Сукырлар мәчете”  дип йөртәләр. Бөтенләй  берни дә күрмәүчеләр бу мәчеттә эшлиләр, өйрәнәләр, яшиләр. Тиз арада үз кеше булып эшкә чумды Эльвира.  Ярдәм мәчетендә эшләве белән ул чиксез горурлана иде.  Аның аркасында бу мәчет турында берни  белмәгән Балтач кешеләренең күбесе якыннан танышты  бу изгелек йорты белән. Ничә тапкыр экскурсияләр оештырды ул.  Балалар белән хәтта спектакльләр куярга да берничә тапкыр бардык. Ураза вакытларында көнне төнне белмичә эшли иде мәчеттә. Көн саен 1000 кешегә авыз ачтырып, анда булышып, булыша алуы белән, арыса да  рәхәт чигә иде аның күңеле.

Кышның бер көне... Кыш үзе биргән иде аны бу дөньяга. Үзе алды да... .

«Сулар һавабыз, җыясы ризыгыбыз, эчәр суыбыз тамчысына кадәр исәпләнеп, без туганчы ук тәгаенләнгән. Һәр кешенең үз язмышы. Тәкъдир диләр аны. Ни генә кыланса да, адәм баласы үзгәртә алмый шушы билгеләнгән күләмне. "Без күрәсен кеше күрмәс", - дип сабыр иткән борынгылар. Бер кешене дә үзе күтәрә алмастай авырлык белән сынамый Хак Тәгалә. Аның вәгъдәсе бар. Димәк, мин бүгенге көндә сабыр итәргә өйрәнергә тиеш. Шөкерана кылырга. Ярдәмне дә бер кодрәтле Аллаһының Үзеннән сорарга...
Эльвира Ибраһимова.
23 декабрь, 2015.”.... Бу юллар аның үзе язган сүзләре...

   Бик еш кайта иде шул Балтачка. Машина йөртүгә таныклык алып, рульдә йөри башлагач, шулхәтле куанды ул. Искедән яңарта барып, Һәрбер машинасын бик ярата иде. Кемне, кая гына алып бармагандыр ул. Ахыргы җәендә тирә-юндәге барлык чишмәләрне, җиләкле урыннарны йөреп чыкты, алардан илһам алып, канатланып кайта иде. Яшәүне, җиһанны, тормышны  җаны белән сөйгән олы йөрәкле сеңлем, күңелләрне буш калдырып, җаннарны теткәләп, юл һәлакте аркасында  бакыйлыкка  китеп барды... Аның китүен мең төрле сәбәп белән акларга, үзебезнең күңелләрне тынычландырырга ни тырышсак та, сагыну сагышлары үзәкләрне өзә.

Сөйләгән шигырьләре истәлек булып  колакта яңгырый. Авыл зиратындагы кабер ташында да, юл читендәгесенә  дә шигырь юллары.

Ә биредәгесе,  2017 елның февраль аенда язылды:


Рәхмәт әни... 
Ярый әле.... 
Бишәү итеп безне тапкансың. 
Нишләр идең авыр хәсрәт белән, 
Икең калсаң,  җирдә бер башың. 

Түзми хәл юк... 
Ташка орынсаң да, 
Һәр адымың - Ходай тәкъдире. 
Ядкарь генә хәзер... сеңлем булган, 
Ул яшәгән чакның һәр көне. 

Юл түгелдер... 
Күкләр чакыргандыр... 
Ул фәрештә иде җирдә дә. 
Кайгы үтте...кеше кичералмас, 
Сагыш хәзер безнең җилкәдә... 

Җиңел түгел ... 
Ничәү генә булма... 
Хәсрәт ала икән кирәген. 
Тик шулай да сагыш салкыная, 
Якыннарың куйса иңнәрен. 

Башым иям... 
Хөрмәт белән сезгә, 
Балтач халкы, Казан, Актаныш, 
Ирем, балаларым,туганнарым, 
Авылымның халкы, һәр таныш. 

Укучылар, 
Ата- аналары, 
Күрше- күләннәрем, кодалар, 
Биектаулар, сеңлем якыннары, 
Хезмәттәшләр, дуслар, хуҗалар. 

Һәрберегезне ... 
Саклап йөртсен Ходай... 
Мәшәкатьле шушы дөньяда. 
Тыныч, имин, хәерлесен бирсен, 
Юлларыгыз үтсә кайда да. 

Кышлар, сеңлем.... 
Сине җиргә бирде..... 
Шул ук кышлар алды куйнына. 
Күңел фәрештәсе булырсың син, 
Кадерлебез гомер буена.... 

Әле карда... 
Синең эзләрең бар. 
Без нишләрбез карлар эрегәч... 
Ә җаннарга уйган эзләреңне... 
Күңел саклар... алар эремәс....

Кабат барлый күңел, кат- кат кичерә
Җирдә торган һәрбер көнеңне.
Безнең сагну дога булып барып
Якты кылсын оҗмаһ түреңне.

Алсу Хәкимҗанова 


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: