Хезмәт

«Рәхәт тормыш җәннәттә генә булачак»

Аллаһы Тәгалә бу дөньяны сынау дөньясы итеп бар итте. Шуңа күрә кеше бу дөньяда яшәгәндә рәхәттә генә яши алмый, һәрдаим аны төрле сынаулар көтеп тора. Камил рәхәт тормыш фәкать җәннәттә генә булачак.

Ләкин Аллаһы Тәгалә адәм балалары төрле зарар һәм зыянга дучар булмасыннар өчен төрле юлларын өйрәткән. Коръән Кәримдә ике сүрә бар, без күбебез аларны беләбез, ләкин күбебез аларның әһәмиятен белеп бетерми.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) ул ике сүрә турында : «Миңа андый бөек сүрәләр иңгәне юк иде», – дип әйтте. Алар «Фәләкъ» һәм «Нәс» сүрәләре. «Фәләкъ » сүрәсенең беренче аятендә Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд галәйһиссәләмгә һәм аннан соң килгән кешеләргә Үзенә сыгынырга куша: «1. Әйт: мин таңның Раббысына сыгынамын».

Мөселман кеше һәрдаим Раббысына сыгынырга тиеш. Ошбу аятьтә Аллаһы Тәгалә Үзен таңның Раббысы дип атады, чөнки таң ату Аллаһының бөек билгеләренең берсе булып тора, билгеле ки, караңгы төннән соң иртә килә, авырлыктан соң җиңеллек килә һәм бу аятьтә Аллаһы Тәгалә үзен таңның Раббысы дип сыйфатлау шуңа ишарә булып тора.

Киләсе аятьләрдә Аллаһы Тәгалә адәм баласына зыян сала торган дүрт нәрсәдән Үзенә сыенырга куша.

«2. Бар кылынган, яратылган һәр мәхлукнең нинди дә булса зарарыннан.

3. Караңгы төннең зарарыннан...

4. Сихер төеннәренә өрүче сихерче хатыннар явызлыгыннан һәм зарарыннан.

5. Көнче дошманның явызлыкларыннан һәм зарарларыннан, һәркайчан ул көнчелек ачуы белән зарар тидерергә теләсә».

Фикерләп карасак, адәм баласы башкалардан курыкканда  иң курыккан әйберләре шушы. Бу дөньяда төрле ерткыч хайваннар, җәнлекләр һәм башка зыян сала торган җан ияләре – алар барысы да Аллаһ Раббыбыз бар иткән зыян салучы мәхлукләр җөмләсенә керә, шуның өчен безгә аларның зарарыннан Аллаһка сыенырга кушылды.

Караңгы төн һәрвакыт хәвеф-хәтәр салып тора; иң күп җинаятьләр караңгы төндә башкарыла, шуның өчен Аллаһы Тәгалә кешеләрнең калебләрен һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә баглап, Үзеннән ярдәм сорарга өнди.

Реклама

Хәзерге вакытта күрәзәчелек, сихерчелек, гороскопларга ышану киң колач җәйде. Боларга ышану, алар янына бару динебездә катгый тыелган. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Кем күрәзәче янына барса һәм аның сүзенә ышанса, ул Мөхәммәд Пәйгамбәргә иңгән китапка көферлек кылган булыр», – диде. Шуңа күрә күрәзәлек һәм сихерчелек белән шөгыльләнү динебездә тыелган. Һәм алар Аллаһының рөхсәтеннән башка кешегә бер зыян китерә алмыйлар. Ләкин Аллаһы Тәгалә безгә сакланырга боерды һәм ошбу сүрәдә аларның зыяныннан Аллаһка сыенырга өйрәтте.

Бу дөньяда яшәгәндә күпме кешегә зыян килә һәм аралары бозыла, ләкин күп вакытта сәбәпләрен белә алмыйлар. Җентекләп уйлап караганда аның асылы көнчелеккә барып тоташа, ә көнчелек кешедә бик яман чир булып тора. Чөнки башка кешедә булган нигъмәткә көнләшкән кеше чынлыкта, Аллаһны гаделсезлектә гаепли. Шуңа да Аллаһ Раббыбыз безгә көнче кешенең явызлыгыннан һәм зарарыннан Үзенә сыенырга кушты.

«Нәс» сүрәсендә Аллаһы Тәгалә Үзенә сыгынырга куша һәм Ул анда Үзен өч сыйфат белән атый: Адәмнәрнең Раббысы, Патшасы һәм Илаһы (гыйбадәт кылырга лаеклы зат). Һәм әйтте:

«1. Әйт: Адәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга сыгынамын.

2. Адәмнәрнең Патшасы булган Аллаһыга сыгынамын.

3. Адәмнәрнең гыйба-дәт кыла торган Илаһы булган Аллаһыга сыгынамын.

4. Чигенә-чигенә саваплы эштән тыеп, гөнаһлы эшкә өндәп вәсвәсә кылучы затларның зарарыннан.

5. Ул адәмнәрнең күңе-ленә явызлыкны сала.

6. Ул җеннәрдән дә һәм адәмнәрдән дә була».

Кешегә шайтан гына начарлыкка вәсвәсә итеп калмый, хәтта кайбер начар иптәшләр дә кешене начарлыкка этәрә. Фикерләп карасак, «Фәләкъ» сүрәсендә искә алынган дүрт зыян салучы әйбер һәм «Нәс» сүрәсендә шайтан һәм кешеләрнең начарлыкка өндәүләре адәм баласына иң нык зыян китергән әйберләр. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) ошбу сүрәләрне иңдергән һәм зыян китерүче әйберләрдән Үзенә сыгынырга кушкан. Пәйгамбәребез (с.г.в.) ул сүрәләрне кайбер сәхабәләргә һәрбер намаздан соң укырга кушканы билгеле. Ә кайберләренә иртә-кич «Ихлас», «Фә-ләкъ», «Нәс» сүрәләрен өчәр мәртәбә укырга әмер итте. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе дә әлеге сүрәләрне өч мәртәбә укып, йоклар алдыннан үз-үзен өшкерә иде.

Равил хәзрәт Бикбаев,

якташыбыз, Казандагы «Әмәт» мәчете имам-хатыйбы

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: