Хезмәт

“Рәнҗеттеләр мине, сеңлем...” Нахак сүз аяктан еккач, соң була. Нишләргә?

Берәр ел элек иде булса кирәк, өй телефоным шалтырады. 50-55 яшьләрдәге шактый хәлсез тавышлы бер апа. "Сеңлем, мине бик нык рәнҗеттеләр. Шушы яшькә җитеп, нахак сүзләр ишеткәнем булмаган икән...

Нишләргә дә белмим, елый-елый, авыруга сабыштым. Менә РКБда ятам. Лечениеның да файдасын күрмим. Ире үлгәч, моның яклаучысы калмады дип мыскыл итәләрдер инде... Кемнәр диген әле, гомер буе бергә эшләгән хезмәттәшләрем бит,"- дип өзгәләнә генә. Бүлдермичә тыңлап торам. Ә күз алдыма шушындый ук язмышка дучар булган танышларым килеп баса. Алар да авыруга сабышкан иде. Әйе, нахак сүзне күтәрүе бик авыр. Бигрәк тә аның, бу апа очрагындагы кебек, пар канатың каерылып, күңелең болай да кителгән чакта әйтелгәне адәм баласын чарасыз итә торгандыр. Минем дәшми торуымны үзенчә аңлап, трубкадагы апа: "Тыңлыйсыңмы соң син, сеңлем?"- дип сорарга мәҗбүр булды. "Телефоннан бик озакка китә бит, менә сез хастаханәдән кайткач, очрашып сөйләшербез", - минәйтәм. "Юк, зинһар, тыңлап бетер. Әллә тереләм, әллә юк. Үлә-нитә калсам да, язып чыгарсың, яме", - ди ул, күз яшенә буылып.
Берничә көннән ул тагын шалтырата. Алдагы көнне ниндидер киңәш бирергә аптырап калсам да, бу юлы инде ничектер әзеррәк идем. "Апа, - минәйтәм, - сүз артыннан җитә алган кеше юк. Мин язсам да, бер нәрсә үзгәрмәячәк, гайбәтчеләрнең авызын тегеп булмый. Сөйләрләр-сөйләрләр дә, туктарлар әле. Тыңламагыз сез аларны. Ул әкиятне сезгә килеп әйтүчеләрне дә тыңламагыз. Тереләм дип тырышыгыз". Ярар, ярар дип торса да, миңа калса, ул минем язмыйм дигәнемә үпкәләде шикелле. Хастаханәдән дә, аннан чыккач та кабат шалтыратмавы шул сәбәпле дип аңлыйм. Үпкә-рәнҗүең шул чиккә җитеп ташып акканда читләрнең мондый сүзе колакка керсә дә, күңелгә кермидер шул. Ә бит мондый хәлдә калуың бик тиз. Тормыш күргән өлкәннәр тикмәгә генә: "Хагыннан-нахагыннан сакла, Раббым!" -дип теләк теләмидер.
Шушындый гайбәткә дучар булсаң, нишләргә соң? Сер бирмәскә, сынатмаска кайдан көч алырга? Урынга егылгач, дөньядан ваз кичкәч инде соң булырга мөмкин бит. Дөрес, ислам дине сине урынсызга, хәтта нахакка рәнҗеткән кешеләрне дә кичерергә, күңелдәге үпкә-рәнҗүләрне озак саклап, кинә тотып йөрмәскә, онытырга куша. Табиблар да "авыр алмаска, үзеңне кулда тотарга" чакыра. Минем бер таныш дәвалаучым бар. Ул һәрвакыт: "Безнең һәр гамәлебез, сүзебез, теләгебез бумеранг кебек. Һәммәсе үзебезгә әйләнеп кайта. Шуңа күрә сине рәнҗеткән, сиңа төрлечә золым салган кешеләргә изгелек, яхшылык теләргә кирәк", - дип кабатларга ярата. Килешәсездер, бу шартларның берсен генә үтәр өчен дә кимендә нык ихтыярлы, изге күңелле булырга кирәк. Хәтерең калганда, үпкә-әрнүең зур булганда исә күбебез нәрсә турында булса да уйларга сәләтсез хәлгә җитә бит. Менә шуңа да, миңа калса, иң яхшы чара - мондый психологик атакалардан дөрес саклану дип санаучылар алгарак карап эш итә шикелле. Ни дисәң дә, мондый алымнарга күнеккән кеше йөрәген яралаудан ук имин кала дип ышандыралар бит.
Игътибар иткәнегез бардыр: арабызда бик тыныч, сабыр кешеләр бар. Беренче карашка алар хәтта ваемсыз кебек үк күренәләр. "Арба ватылса - утын, үгез үлсә - ит" дип яши, туфан күтәрелеп, дөнья бетә дисәң дә, исләре китми кебек тоела андыйлар. Сүз-гайбәтләргә дә, кеше сүзенә дә исләре китми. Кем генә, нәрсә генә дип әйтсә дә, дәшмиләр, үз алларына карап, китеп бара яки җавап бирми битараф кына тыңлап кына торалар. Әйтерсең, телсез вә чукрак! Баксаң, тормышта иң дөрес яшәүче кешеләр дә шулар икән. Дөресрәге, үз сәламәтлеге, тынычлыгы турында кайгыртучылар, алдан-ала чарасын күрүчеләр.
Бәлки аларның күбесе бүген психологлар бирә торган киңәшләр турында ишетеп тә белмидер, үзенең холкына тиң яшәү рәвеше генә сайлагандыр. Әмма алар шулкадәр камил чагылышта, әйтерсең, бу кешеләр кулында һәрчак психология китабы!
Гади генә булган әлеге чараларны зурлап психологик атакалардан саклану технологиясе дип йөртәләр икән. Мәсәлән, гадел булмаган, авыр сүз әйтәләр икән, үзеңне ачык ишек төбендә дип хис итәргә һәм әлеге сүзләрне "ишетмәскә" кирәк. Шул вакытта аларны җилләр "алып китә", ягъни хис-кичерешләрне "җилләтәсең" килеп чыга. Яки әлеге сүзләрне, килеп туган хәлне абсурдка әйләндерәсең, үзең өчен, күңелдән генә ахмаклыкка "күтәрәсең". Тагын да җайлысы - әңгәмәдәш белән ике арада калын пыяла стена хис итәсең. Үзеңне әйләндереп алынгандай күзаллыйсың. Начар энергетика сиңа килеп җитә алмый, калын стенада бәрелеп, юкка чыга. "Курчаклар театры" оештырып, сине рәнҗетергә теләүчене бала-чага итеп хис итү (сабый әйткән сүзгә үпкәләп утырмабыз бит инде, янәсе) яки аларны бөтенләй зур курчак дип күзаллау да бу ситуациядә җиңүче булып калырга ярдәм итәргә тиеш ди белгечләр. Һәрхәлдә, авыр хәлдә калганда үзеңнең бөтен көчеңне каршы җавап бирүгә (отпор) түгел, ә, бәлки үзеңә, организмыңа азрак зыян салып, бу хәлдән чыгуга юнәлтергә кирәк - психологларның төп киңәше әнә шундый. Кызганычка, акыл белән моны аңласак та, безнең белән еш кына хисләр идарә итә шул әле.
Ә шулай да тырышып карарга кирәктер. Адәм баласына акыл тикмәгә бүләк ителмәгән бит. Хисләребезгә ирек биреп, үзебезне мәңгелек чиргә дучар итсәк тә, моннан фәкать үзебезгә генә зыян.
Фото: http://kinovegas.ru/news/trezubec_boga_shivy_po_zakonu_chesti_trident_trishul_1978/2011-01-14-8642

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: