Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рөстәм Нәбиев Арарат тавына менәргә җыена

Төркия белән Әрмәнстан чигендәге легендар Арарат тавына менәргә җыена.

Уфада яшәүче блогер Рөстәм Нәбиев үз мөмкинлекләрен яңадан сынамакчы була. Бу юлы ул Төркия белән Әрмәнстан чигендәге легендар Арарат тавына менәргә җыена.

«Мин сезгә бу тауга менгәндә һәр адымымны күрсәтеп барырмын», — дип вәгъдә итте ул үзенең язылучыларына.

Арарат — армия казармасында ике аяксыз калган Нәбиев менгән таулар исемлегендә җиденче тау түбәсе булачак. Ул инде ике тапкыр Европаның иң биек ноктасы булган Эльбруска күтәрелде, шулай ук Непалда Манаслага, Африкада Килиманджарога, Кавказда Казбекка һәм Көньяк Америкада Аконкагуага экспедицияләр ясады.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/rostam-nabiev-ararat-tavyna-menarga-yena-5867816

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөстәм Нәбиев