Хезмәт

Сабантуйлар тыныч үтсен

Бәйрәм вакытында күңелсез хәлләрне булдырмау максатыннан райондашларыбызга һәм хезмәт күрсәтүче сәүдә нокталары хезмәткәрләренә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне сорап мөрәжәгать итәбез. Хөрмәтле сәүдә хезмәткәрләре сату нокталарыгызда янгын сүндерү җиһазлары булдырыгыз. Электр җиһазларын бары тик төзек килеш кулланыгыз, шашлык пешерү урыннарын чүп-чардан арындырырыгыз һәм аларны сату нокталарыннан куркынычсыз аралыкта куярга онытмагыз. Шашлык...

Бәйрәм вакытында күңелсез хәлләрне булдырмау максатыннан райондашларыбызга һәм хезмәт күрсәтүче сәүдә нокталары хезмәткәрләренә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне сорап мөрәжәгать итәбез.
Хөрмәтле сәүдә хезмәткәрләре сату нокталарыгызда янгын сүндерү җиһазлары булдырыгыз. Электр җиһазларын бары тик төзек килеш кулланыгыз, шашлык пешерү урыннарын чүп-чардан арындырырыгыз һәм аларны сату нокталарыннан куркынычсыз аралыкта куярга онытмагыз. Шашлык пешергәндә махсус күмер генә кулланып, ахырдан сүндереп урыннарын чистартып китәргә киңәш итәбез.
Шулай ук бәйрәм вакытында урман эчләренә керү чикләнә, тиеш булмаган урыннарда тәмәке тартмавыгызны һәм аларны махсус урыннарга гына ташлавыгызны сорыйбыз.
Рәдиф ӘХӘТОВ
Балтач һәм Кукмара районара
янгын күзәтчелеге бүлеге.
Фото: http://upprb.bashkortostan.ru/news/press_news/440.html?SHOWALL_1=1&type=pda

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: