Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Шәфкатьле кешеләр күп икән... Кешеләр мине ишетте, аңлады», ди Чулпан

Без еш кына зарланырга, хәзер тормышта бөтен кеше үзе турында гына уйлый, битарафландык дияргә яратабыз. Әмма тормыш гел киресен раслый.

«Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Шактый еллар кулланган җиңел коляскам бик искерде, кайбер тимерләре дә сынды.Үземә яраклы колясканы бары Мәскәүдә генә эшләтеп алып була. Колясканың бәяләре гел үсеп тора, иң арзан дигәне 200 мең хәзер... Яңа коляска алу өчен бераз ярдәм итүчеләр булса бик рәхмәтле булыр идем». – Җәй ахырында интернет челтәрләре аша, кыенсынып кына, спорт коляскасы сатып алуда ярдәм сорап язган идем. Аллаһка шөкер, бик күп кешеләр мине ишетте, белгәне-белмәгәннәре барысы да мине аңлады. Аллаһның рәхмәте белән, аларның ихлас ярдәме миңа язмыш  сынаулары алдында тагын бирешмәскә ярдәм итте, яшәү өмете уяттты. Бик күпләрнең ярдәме белән мин үзем теләгән, уңайлы-җайлы коляска сатып алу бәхетенә ирештем.

Коляска сатып алу буенча кинәш бирүчеләр дә шактый булды. Монысы да миңа әйтеп бетергесез зур ярдәм иде. Бүгенге заман яңалыкларын, сату-алу тәртипләрен нечкәләп белү дә бик кирәк шул. Казанның «Ярдәм» мәчетендә эшләүче Римма ханым коляскалар табарга ярдәм итүче Руслан Ибраһимов белән таныштырды. Руслан әлеге изгелек юлында күп еллар эшли икән. Миңа да нинди коляска кирәклеген бер сөйләшүдән аңлап, шул арада Мәскәү кибетләре белән элемтәгә кереп, табып бирде. Аны кайтарту өчен дә нык булышты.

Без еш кына зарланырга, хәзер тормышта бөтен кеше үзе турында гына уйлый, битарафландык дияргә яратабыз. Әмма тормыш гел киресен раслый. Күрегез әле, минем гозеремне күпме кеше ишетте, ярдәм кулы сузды! Шәфкатьлелек түгелмени бу?! Һәркайсыгыз сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы белән яшәгез! Кылган изге гамәлләрегез савапка булсын!

Чулпан Габделганиева.

Кариле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев