Сагынам ла мәктәп елларын!
1743
0
0
Беренче сыйныфка 38 бала кердек без. Әйтергә генә ансат. Сыйныф җитәкчебез Зәйтүнә апа Галиева безне һәркайсыбызны аркадан сөеп, яратып каршы алды.
Төрле характерлы балаларны ничек тыңлата, ничек һәрберебезгә ныклы белем бирә алган? Арабызда дистәдән артык 5кә генә укучы, 20дән артык 4-5кә укучы булу үзе генә дә ни тора?! Хәер, көчле рухлы, белемле иде шул безнең Зәйтүнә апабыз. Өстәвенә өздереп җырлый һәм бик матур бии дә иде. Шуңадыр инде, арабызда оста җырчылар, матур биючеләр дә күп булды. Зәйтүнә апа безнең беребезне дә какмады, киресенчә, дус, тату булырга өйрәтте. Өч ел буе без башлангычлар арасында беренчелекне бирмәдек. Шуклар да, шаяннар да булдык, шул ук вакытта без бик бердәм дә идек. Без укыганда «Аҗаган» уеннары бик «сугышчан» рухта уза иде. Шушы уеннарда чыныгу алган егетләребез армия сафларында да сынатмадылар: кемдер командир дәрәҗәсенә иреште, күп егетләребез сержант, өлкән сержант дәрәҗәләре алды. Югары сыйныфта укыганда да без гел алдынгылар рәтендә булдык. Үзешчән сәнгатьтә дә иң актив сыйныф идек. Металл ватыклары, макулатура, көл җыйнау өмәләрендә дә безгә тиңнәр булмады. Олы тормыш юлында да югалып калмадык. Төрле һөнәр сайлап, шул һөнәрләргә һәркайсыбыз тугрылыклы калдык. Инде беренче сыйныфка кабул иткән Зәйтүнә апабыз да, дүртенчедә укыткан Рәсүлә апабыз да, кайбер яшьтәшләребез дә ара-бызда юк. Алар безнең күңелләрдә саклана, урыннары оҗмахта булсын берүк. Ә Фирая апабыз бүген исән-сау, һәрчак безнең белән кызыксынып, хәлебезне сорашып тора. Гомер уза аккан сулар кебек дип җырлана. Инде еллар узып, без дә иллегә җиткәнбез. Кыңгыраулы мәктәп еллары ничәгә җитсәң дә, һаман күңел түрендә саклана. Сагынам сезне, бергә укыган сыйныфташлар: кызларның чәч толымын тартып елаткан малайлар, бүрәнә ярыгыннан да чыркылдап көлгән кызлар, безгә акыллы киңәшләр, төпле белем биргән укытучылар.
Фото: http://forum.bakililar.az/index.php?showtopic=65216
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Теги:
250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
25 май 2022 - 13:21Түнтәрнең чыгарылыш сыйныф укучылары бар яктан булганлыклары белән үрнәк (+фото) Түнтәр мәктәбендә 2022нче елның "Соңгы кыңгырау" бәйрәме аеруча әһәмияткә ия, чөнки бүгенге чыгарылыш сыйныфы мәктәбебез тарихында үзенең бердәмлеге, татулыгы, тырышлыгы, бар яктан да булганлыгы белән ФГОС арбасын беренче булып ерып баручы сыйныф.200
-
25 май 2022 - 10:48АО «Транснефть - Прикамье» провело технический семинар молодых специалистов в Татарстане Ежегодный технический семинар молодых специалистов прошел на базе Альметьевского РНУ. В нем приняли участие 30 молодых специалистов из пяти филиалов и аппарата управления АО «Транснефть - Прикамье».4600
-
25 май 2022 - 10:46Авыр хәлдә калганнарга ярдәм кулы сузыйк! Татарстан Республикасыныӊ Ижтимагый палатасы ярдәме белән Казан шәһәрендә "Приют человека" дип исемләнгән тернәкләндерү үзәге эшли. Монда авыр хәлдә калган кешеләргә ризык, кием тәкъдим ителә һәм төн куну урыннары оештырылган.5200
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
20 май 2022 - 10:10Газетаның 19нче санында (20 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар40000
-
24 май 2022 - 13:21Балтач мәктәбендә узган "Соңгы кыңгырау" бәйрәменнән фоторепортаж Балтач урта мәктәбендә соңгы кыңгырау гадәттәгечә һәр чара кебек искиткеч матур һәм оешкан төстә үтте.49502
-
24 май 2022 - 16:11Балтач гимназиясендә дә бүген "Соңгы кыңгырау" чыңлады (+фото) Балтач гимназиясе. Соңгы кыңгырау. Бәхет ачкычлары. Гитарага җыр һәм ике мәртәбә вальс.42301
-
23 май 2022 - 21:21«Халык күбрәк ике төс кергән тәрәзә йөзлекләрен ярата» , ди райондашыбыз Ранил Кариле авылында яшәүче Ранил Гарифуллин тәрәзә йөзлекләре, почта әрҗәсе, капка бизәкләре ясый. Бу эшкә ул студент вакытында акча эшләү теләге белән генә тотынган булган.40601
© 2011 - 2022. Хезмәт. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: BaltasiRed2005@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+